«Сугыш 1941 елда ук бетәргә мөмкин иде…»

Хәрби күзәтүче Владимир Карпов эзләнүләрдән торган бер язмасына баш исемне әнә шулай куйган. Бу ни дигән сүзме? Әгәр дә милләттәшебез, легендар разведчик Исхак Әхмәров уйлап тапкан «Кар» операциясе тормышка ашмаса, бәлки, безгә Җиңү көнен күрергә насыйп та булмас иде дигән фикергә килә ул. Әлбәттә инде, шундук башта мең төрле сорау туа. Кем ул Исхак Әхмәров? «Кар» операциясе нидән гыйбарәт? Бу хакта без ник белмибез?

Әлеге сорауларга без язучы Рафис Корбан белән ачыклык керттек. Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә легендар разведчикның тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды һәм шунда ук язучының озак еллар эзләнүләренә нигезләнеп язылган «Әхмәров» китабын тәкъдим итү дә булды.

– Рафис Харисович, Бөек Ватан сугышында Мәскәү янындагы кискен борылышны, ягъни фашистларның чигенүен тәэмин итәрлек «Кар» операциясе ул, чыннан да, нидән гыйбарәт?

– «Кар» операциясенең асылы Япония белән Америка Кушма Штатларын үзара бәрелештерүдән һәм шуның белән Ерак Көнчыгышта икенче фронт ачылу куркынычын бетерүдән гыйбарәт була. 1941 елның көзе. Дошманны Мәскәүгә җибәрмәс өчен хәлиткеч сугышлар бара. Фашистлар инде, Мәскәүне бүген-иртәгә алабыз дип, үзләрен җиңүчеләрдәй хис итә. Шул ук вакытта Ерак Көнчыгышта Советлар Союзына каршы Германиянең союздашы булган Япония сугыш башлар дигән куркыныч бар. Әмма 1941 елның 7 декабрендә Япониянең Квантун армиясе көтмәгәндә Америка Кушма Штатларының Перл-Харбор атауларында тупланган хәрби диңгез һәм һава көчләрен тар-мар итеп ташлый. Нәтиҗәдә Япония белән АКШ арасында сугыш башлана. Бу исә Ерак Көнчыгышта Япония Советлар Союзына каршы сугыш башлый-нитә калса дип, шунда тупланган кырык дивизиянең егерме сигезен Мәскәү янына кайтарырга мөмкинлек бирә. Мәскәүгә килеп җиткән немец фашистларына каршы сугышучы Кызыл Армия гаскәрләренә бу дивизияләрнең кайтып кушылуы фашистларны йөзләрчә километрга көнбатышка чигендерергә мөмкинлек тудыра. Бу – Бөек Ватан сугышында тамырдан борылышның башы була. Япония менә-менә СССРга каршы сугыш башлар дип торганда, аның Америка флотилиясен тар-мар итеп ташлавы бөтенләй көтелмәгән хәл була. Һәм моның совет разведчиклары оештырган яшерен операция  нәтиҗәсендә килеп чыгуын ул чакта санаулы кешеләр генә белә. Шул куркусыз каһарманнарның берсе һәм «Кар» операциясе идеясен уйлап чыгарган кеше – безнең якташыбыз, чыгышы белән хәзерге Биектау районының Кече Битаман авылыннан булган Исхак Әхмәров.

– «Яшерен» тамгасы куелган операция булу сәбәпле, халык бу хакта белмәде…

– Сталин әлеге операция хакында мәңгелеккә онытырга куша, чөнки союздаш Америка СССРның мондый операция үткәрүен белсә, берничек тә кичермәячәк. Ул моны бик яхшы аңлый. Бу операция хакында документлар хәтта Тышкы разведка идарәсе архивыннан да юк ителә. Ләкин операцияне оештырган, аны үткәргән шаһитлар бар. Илдә хәбәрдарлык чоры килгәч, алар аның турында үзләренең истәлекләрендә, мемуарларында язалар. Исхак Әхмәров белән бергә эшләгән Виталий Павловның «Операция «Снег». Полвека во внешней разведке КГБ» китабы – шуның бер дәлиле. Әлбәттә инде, ул бу китапны КГБ архивлары ачылгач кына яза алган.

Сез үзегез мондый эзләнүләр эшенә ничек кереп киттегез?

1999 елгы татар календаренда Индүсә Минһаҗеваның кыска гына язмасын укып, СССРда Исхак Әхмәров исемле разведчик булганлыгын белдем. Ул озак еллар Америка Кушма Штатларында яшерен разведка эшчәнлеге алып барган һәм Советлар Союзы иминлеге өчен бик мөһим операцияләр башкарган. Иң гаҗәпләндергәне: ул минем авылдашым булып чыкты. 1901 елда Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә туган Исхакның әти-әнисе хәзерге Биектау районының Кече Битаман авылыннан чыккан. Исхакка алты ай чагында әтисе Габдулла үлеп китә. Әнисе Бибихәдичә, улын алып, туган авылына, әтисе Хәкимҗан абзый гаиләсенә кайтып яши башлый. Исхак унбер яше тулганчы бабасы тәрбиясендә үсә. Авыл мәдрәсәсендә укып, дин сабагы һәм башлангыч белем ала. Тире иләп тун тегү, күн эшкәртү белән шөгыльләнүче Хәкимҗан абзый үз һөнәрләренә оныгы Исхакны да өйрәтә. Бу аңа Америкада разведчик булып эшләгәндә конспирация өчен бик ярап куя, ул анда тун эшләнмәләр тегү ательесы ачып җибәрә.

– Авылда Әхмәровлар нәселен дәвам итүчеләр бармы?

– Мин, архивларда утырып, аның нәсел шәҗәрәсен эзләп таптым. Ул гына түгел, авылга нигез салучыларны ачыкладым. 1770 нче елларда хәзерге Әтнә районының Күәм авылыннан күченеп, Кече Битаман авылына нигез салган унөч гаиләнең берсенең башлыгы Әхмәр Муксимов атлы кеше була. Шул Әхмәрнең өченче улы Хәлилулланың беренче улы Габдулвәли, аның улы – Габдулла, Габдулланың улы – безнең героебыз Исхак. Минем өчен тагын шунысы әһәмиятле: Хәлилулланың хатыны Зөбәйдә Вәлитова минем үз шәҗәрәм башында торучы Вәлит Бәширов дигән кешенең кызы булып чыкты. Димәк, болай булгач, мин үзем дә Исхак Әхмәровның туганы булып чыгам! Ни кызганыч, Казан архивларында авылның XIX гасыр ахырына караган метрика кәгазьләрен таба алмадым. Бибихәдичә атасы Хәкимҗан вафатыннан соң, улын алып, Казанга киткән, авылда алар турында белүчеләр инде калмаган. Мәгълүматлардан күренгәнчә, малай бәләкәйдән кибеттә йомышчы, типографиядә хәреф шомартучы, икмәк пешерүче булып эшли, электромонтер һөнәрен үзләштерә. Яшьли иҗтимагый-сәяси тормышта кайный башлый. Мәскәүдә махсус курсларда укып кайткач, Азык-төлек наркомында хисапчы булып эшли. 1919 елда большевиклар партиясенә керә. Казан шәһәр советына депутат булып сайлана. Наркомда тәэминат идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. 1921 елда Мәскәүгә китә, университетның халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укып чыккан егетне акрынлап тышкы разведка эшчәнлегенә әзерли башлыйлар.

Роман язу өчен мәгълүматларны  ничек туплый алдыгыз?

Иң элек «Кар» операциясе…» китабын  укып чыктым. Индүсә ханым икенче бер мәкаләсендә Әхмәровның Мәскәүдә кызлары яшәве хакында да язган иде. Башкалада яшәүче бер танышым аркылы ул кызларның адресларын эзләп таптым. Махсус барып, алар белән очраштым. Исхак Әхмәровның икенче хатыны Хелен Лауридан дүрт баласы булган. 1943 елда туган кызлары Маргарита инде исән түгел иде. Индүсә ханым аның белән очрашып, музей өчен күп кенә мәгълүматлар, Әхмәровның шәхси әйберләрен алып калган булган. Хелен 1947 елда берьюлы өч бала таба: ике кыз һәм бер малай – Екатерина, Елена һәм Михаил. Михаил 1967 елда армиядә хезмәт иткәндә үлә. Екатерина белән Елена исән-саулар, Мәскәүдә яшиләр. Екатерина Әхмәрованың Михаил исемле улы бар. Екатерина ханым Казандагы музейга әтисенең Америкада чакта тагып йөргән алтын сәгатен һәм кояштан саклый торган кара күзлеген бирергә вәгъдә итте. Соңыннан Индүсә ханым ул әйберләрне Мәскәүдән алып кайтты.

Мин шулай ук Исхак Әхмәров туган якларда, Чиләбедә һәм Троицкига барып, аның белән бәйле урыннарда булып, аның хакында өйрәнгән белгечләр белән очраштым. Күп кенә кызыклы мәгълүматлар ачтым. Троицкида ул туган йорт сакланмаган, аның урында салынган техникум бинасының диварына «Бу йорт урынындагы өйдә легендар якташыбыз, разведчик Исхак Әхмәров туган» дигән элмә такта урнаштырылган. Чиләбенең үзәгендә урнашкан паркка һәйкәлен бастырып куйганнар.

Әхмәров Троицкида алты ай гына яшәгән дисез бит. Шулай да чиләбелеләр аны легендар якташыбыз дип атый…

Бу хәл үзем өчен дә сәер тоела. Мин Троицк татар китапханәсендә тарихчы, туган якны өйрәнүче Рәүф Гыйззәтуллин атлы кеше белән очраштым. Ул Исхакның туу турындагы метрика кәгазьләрен тапкан. Исхакның әтисе Габдулла Габдулвәли улы Троицкида атаклы сәүдәгәр Яушевлар кибетендә йомышчы булып эшләгән. Яушевлар нәселендә ул елларда Габдулвәли исемле кеше булган. Чиләбе тарихчылары Исхакны әнә шушы Габдулвәлинең оныгы дип баралар, ләкин моны раслый торган бернинди дәлил дә таба алмаганнар. Шулай ук Исхак Әхмәровның чыгышын Көньяк Уралның атаклы бае, беренче гильдия сәүдәгәр Гайсә Мөхәммәт-Йосыф улы Әхмәров фамилиясе белән бәйлиләр. Исхакның Кече Битаман авылыннан чыккан Габдулла улы булуы турында реаль документлар булу аларны аптырашта калдырган. Шуңа да карамастан, Чиләбедә Исхак Әхмәровны үзләренең атаклы якташлары дип саныйлар. 120 еллык юбилеен да зурлап билгеләп үттеләр.

Китапны тәкъдим иткәндә аны озак, бер башлаганнан соң яңадан язарга туры килде дип сөйләдегез. Ни өчен шулай килеп чыкты?

Романны яза башлаганда әле Исхак Әхмәровның хатыны Хелен Лаури дигән белешмә генә бар иде. Павлов китабында да аның Америкада гаиләсе белән булуы, Валентина исемле хатыны һәм соңыннан әтисе кебек үк разведчик булып киткән уллары Роберт турында берни дә әйтелми. 2018 елда ФСБ архивларында Әхмәров турында яңа мәгълүматлар ачылды. Аның 1923 елда, Мәскәүдә укып йөргәндә, Можайск каласыннан Валентина Неугодова исемле укытучы кызга өйләнүе, 1924 елда аларның Роберт исемле уллары тууы билгеле булды. Исхак яшерен разведка эшендә булган илләргә, Төркиягә дә, Америкага да гаиләсе белән җибәрелгән. Әле сугышка кадәр үк, троцкийчы булуда гаепләнеп, башта СССРга аның гаиләсен кайтаралар, аннан үзенә хәбәр килә. Шулвакыт Әхмәров гаиләсенең һәм үзенең тормышын саклап калу өчен гади булмаган адымга бара: Америка коммунистлар партиясе генераль секретаре Эрл Браудерның сеңлесенең кызына өйләнеп кайта. Башка хезмәттәшләре атып үтерелгәндә, бу гамәл аларның гомерен  саклап кала. Сталин  коммунист Эрл Браудерның туганына кул салырга җөрьәт итми. Ул гына да түгел. Тәҗрибәле разведчик буларак, Әхмәровка эшен дәвам итү йөкләнә. Шулай итеп, аның бу адымы соңрак хәтта илебезне саклап калырга ярдәм итә.

Исхак Әхмәров – халкыбызның Муса Җәлил, Александр Матросов һәм башка күпләгән каһарман уллары белән бер рәттә тора торган күренекле улы. Аның турында әле яңа белә башладык һәм аның исемен мәңгеләштерү – республикабыз җитәкчелеге алдында торган мөкатдәс бурыч. Аңа багышланган күргәзмә 22 июньгә хәтле эшләячәк. Мәктәпләрдә укучыларның бу күргәзмәгә сәяхәтләрен оештырсыннар иде дигән теләктә калам. Аеруча Исхак Әхмәров үскән һәм шәхес буларак формалаша башлаган Биектау районы җитәкчеләренә һәм халкына үз якташларын дөньяга таныту буенча эшли башларга киңәш бирер идем. Алар Әхмәровны күтәрсәләр, Әхмәровның аларны күтәрәчәгенә иманым камил.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү