Татарстандагы туризм: Алабуга прәннеге, Балык Бистәсе боланнары, Кама елгасы

Төркиягә юл ябык дип боегасы түгел. Экзотик җимешләрне – Алабуга прәннеге, җәнлекләрне – Балык Бистәсе боланнары, диңгезне Кама алмаштыра. Татарстанда карарлык нәрсәләр бар дип ышандыралар. Кесәгә сукмый, күңелне төшерми торган тәкъдимнәр дә шактый.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, республика май бәйрәмнәрендә үк күп турист киләсенә әзерләнә.  Татарстан кунакханәләре 100 процентка тулыр дип көтелә.

– Туристлар кунакханәләр генә түгел, фатир, шәһәр читендәге йортлар, апартаментлар белән дә кызыксына, – диде Сергей Иванов. – Без иң кызыклы урыннарны күрсәтергә, тәмле ашатырга, үзебез турында иң яхшы тәэсирләр калдырырга әзер булырга тиеш. Татарстанда күрсәтерлек урыннар күп. Май бәйрәмнәрендә барлык туристик инфраструктура эшләячәк, экскурсия программалары әзер.

Былтыр, билгеле, туристларны күпләп кабул итеп булмады. Аларның агымы ике тапкыр диярлек кимеде. Сергей Иванов, нидер фаразлаудан тыелып: «Быел һич югы 2019 елгы күрсәткечләргә ирешәсе иде», – ди.

Комитет җитәкчесе әйтүенчә, май бәйрәмнәрендә республикага Мәскәү, Мәскәү өлкәсеннән туристлар күп килә. Икенче-өченче урыннарда – Санкт- Петербург белән Ленинград өлкәсе һәм Урал төбәкләре. Кунаклар Татарстанда озаккарак туктала башлаган: элек 1 төн кунсалар, хәзер кимендә 3 көнне бездә уздыралар, ди.

Комитет башлыгы Төркия чикләре ябылуга бәйле фикерен дә җиткерде.

– Чит илгә бара алмаганнар ял итәр өчен Татарстанны сайлар дип өметләнәбез. Төркиягә яхшы алмаш була алырбыз дип саныйм, – диде Сергей Иванов.

Быелгы туристик сезонда кунакларга нәрсә ашатырга, нәрсә күрсәтергә, кая алып барырга җыеналар соң? Сергей Иванов бөтен Россия буенча гамәлдә булган туристик кешбэк (акчаның билгеле бер күләме кире кайта. – Ред.) программасы турында искә төшерде. Аны кулланып, ил халкы сәфәр бәясенең 20 процентын кире кайтарырга мөмкин. Әмма кайтарыласы акча 20 мең сумнан артык булмаска, шулай ук сәяхәт вакыты 2 көн һәм 3 төнне тәшкил итәргә тиеш. Программадан 15 июньгә кадәр файдаланырга мөмкин.

Былтыргы «1001 ләззәт» программасы быел да туристлар өчен гамәлдә булачак. Аның буенча 2200 сум түләп, Татарстан районнарына (Алабуга, Болгар, Мамадыш, Чистай, Кама Тамагы, Кукмара, Балык Бистәсе, Арча, Саба, Алексеевск) сәфәргә чыгарга мөмкин. Һәр җирлекнең үзенчәлекләре белән таныштыру, ашату-эчертү, 2 көн, 1 төн кундыру каралган. Музейга йөрү, остаханәләрдә катнашу, җирле продукция, сувенирлар сатып алу мөмкинлеге бар.

Сергей Иванов бу программага карата бик яхшы сүзләр ишетүләрен әйтеп сөендерде. «Программадан бик канәгать калдылар. Бәясе дә кулай, кесәгә сукмый торган. Әле күпләр арттырырга кирәк, дип тәкъдим итте. Әмма без элеккеге бәясен калдырачакбыз», – диде ул. Былтыр аның буенча 1 меңнән артык кеше Татарстанда ял иткән. Киләчәктә башка төбәкләр дә Татарстан тәҗрибәсен файдаланыр дигән өметләре бар.

Кайчан? Кайда? Нәрсә?
1 Май

 

3 июль

 

14–15 август

Болгар музей-тыюлыгы «Чәк-чәй» гастрономия фестивале

«Ага Базар» фестивале

 

«Бөек Болгар» фестивале

Июнь – сентябрь Зөя утрау-шәһәрчеге Театраль сезон
Июль – август «Рудни» документаль кино фестивале
15–18 июль

 

6–8 август

Алабуга «Алабугадагы җәйге кичләр» музыка фестивале

Спас ярминкәсе

 САН

Апрель – майга ярты миллион россияле Төркиягә тур сатып алган.

Федерация Советы киңәшмәсендә билгеле булганча, Төркиягә турларын кичектереп торырга мәҗбүр булган ил халкының 15 проценты гына Россиядә ял итүне сайлаган.  Тагын 20 проценты ял итү юнәлешен үзгәртергә җыена. 60 проценты Төркиягә соңарып булса да эләгергә хыяллана.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү