Казан Кремле: Җиңү көнен бәйрәм итү форматы әле билгеле түгел

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республикада Җиңү көнен үткәрү буенча карар әле кабул ителмәгән. Шулай ук “Үлемсез полк” йөрешен уздыру форматы да билгеле түгел.

– Безнең бурыч – 9 майда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгырту, һәлак булганнарны искә алу. Минемчә, көне җитәрәк барысы да хәл ителер. Әлегә ниндидер төгәл карарлар юк. Формат һәм куркынычсызлык ягын караячакбыз, – диде ул. – “Үлемсез полк” акциясен уздыру форматы да билгеле түгел. Федераль штаб тәкъдимнәре бар. Әлегә без эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып эш итәрбез.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү