Коронавируска бәйле чикләүләр алынырмы?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Казан Кремле коронавируска бәйле чикләүләрне бетерү буенча административ карарлар кабул итми. Барысы да Роспотребнадзорның вазгыятькә карата нинди бәя бирүенә бәйле.

– Әгәр Роспотребнадзор тиешле карар кабул итсә, ул хупланса — бары тик шул очракта гына дәүләт дәрәҗәсендә тиешле документ кабул ителәчәк. Күрсәткечләрнең тотрыклы булуы коронавирусның бетеүен аңлатмый. Чит илләрдә дә вазгыять тынычсыз. Мәскәү мэры да күптән түгел кабаттан авыруның үсешен күрүләре турында әйтте. Элеккеге тормыш рәвешенә кайтачагыбыз турында ышандырып булмый әле, – диде Лилия Галимова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү