Ркаил Зәйдулла: “Кайбер кешеләргә үзләренең исемнәрен гауга аркылы халыкка җиткерү кирәктер”

Быел шигырь бәйрәме Кырлайда үтәчәк дигән хәбәр таралгач, социаль челтәрләрдә бәхәс чыккан иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бу уңайдан үз фикерен белдерде.

– Тукайга багышланган чаралар апрель башында ул кузгалып китте. Гомумән, һәр үткәргән кичә Тукай йолдызлыгы астында уза. Бүген, мәсәлән, бер төркем язучылар Балтач районы Сасна Пүчинкәсе авылында, Тукайның әнисе каберен зиярәт итәчәкләр, Балтач мәдәният йортында зур әдәби кичә үткәреләчәк. Күптән түгел яшь шагыйрләрнең кичәсе булды. Кызганыч, аңа, чакырып хатлар язсак та, журналистлар килмәгән иде.

26 апрель көненә килгәндә, төрле сүзләр булды. Без, ничегрәк үткәрергә шигырь бәйрәмен дип, төрле формалар уйладык. Әле төпле карарга килгәнче, матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә татар шигъриятен саклаучылар, Тукайны татар телен Казаннан куасыз дип, нәгърә ордылар. Әлбәттә, рәсми белдерү булганчы тавыш куптарырга, паровоздан алдан йөгерергә ярамый да инде ул. Ләкин кайбер кешеләргә үзләренең исемнәрен гауга аркылы халыкка җиткерү кирәктер.
26 апрель иртәнге сәгать тугызда Тукайга чәчәкләр салудан башлана, шуннан соң бер төркем татар зыялылары Кырлайга китә. Анда татар зыялыларының Президент белән очрашуы каралган. Шуннан соң Кырлайда зур шигырь бәйрәме булачак. Лауреатлар игълан ителәчәк, кунаклар катнашачак. Башкортстан, Чуашия, Удмуртия язучылары чакырылган.
Казанда көндезге сәгать бердә китап сәүдәсе башланып китә, традицион рәвештә шигырь бәйрәме була. Татар әдәбияты вәкилләренең барысына да шигырь сөйләргә мөмкинлек биреләчәк. Элегрәк чыгышлар исемлек белән бара иде, быел, атлыгып тора икән, ул сөйли алачак. Кичен Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Президент быелгы Тукай премиясе ияләренә дәүләт бүләкләрен тапшырачак, – диде берлек рәисе.

Ркаил Зәйдулла Президентның татар зыялылары белән ни өчен нәкъ менә Кырлайда очрашуы сәбәбен дә аңлатты. Биредә Тукай яшәгән урыннарның инфраструктурасын яхшырту турында фикер алышачаклар.


Фикер өстәү