Әлдермешнең уңыш сере — бердәмлектә

Җырларда җырланган, исеме театр сәхнәләренә менеп, дан казанган Әлдермеш бит ул! Даны-горурлыгы белән бергә җаваплылыгы да җитәрлек, дип елмая шушы авыл советы башлыгы Тәлгать Сабиров. Хәер, бу яктан авыл сынатмый. Шәхси хуҗалыкларда сыерлар тоту буенча районда Әлдермеш халкына тиңнәр юк. Өч авылда 258 сөтлебикә асрыйлар. Мәктәпләре, балалар бакчалары эшли. Балалар саны күп булганлыктан, бакчага чират торалар хәтта.

Җирлеккә өч авыл (Әлдермеш, Өбрә, Сая) керә. Аларда барлыгы 1063 кеше яши.

– Бездә халык эшчән. Сыер тотучылар, ат үрчетүчеләр бар. Терлекчелек белән шөгыльләнмәгәннәр яшелчәчелек, һөнәрчелекне сайлый. Зур-зур теплицалар тотучылар, пластиктан тәрәзә кысалары ясаучыларыбыз бар. Авылыбызда пилорама, сыр заводы эшли. Әлдермеш авылының элеккеге сыер фермаларында үрдәк үстерәләр. Ел әйләнәсе 60 мең кош үстереп сатыла. Моннан тыш, күптән түгел генә тавык фермасын эшләп тәмамладылар, – ди авыл башлыгы Тәлгать Сабиров. – Сая авылында 10–11 баш сыер савучылар да бар. Аларның саны артуда, әлбәттә, республика программаларының да роле зур. Биш, сигез сыер асраучылар мини-фермалар төзеп керде. Өч авыл халкы арасында саялылар терлекчелеккә аеруча зур игътибар бирә.

Кыскасы, авыл халкы эшле дә, ашлы да бу җирлектә. Һәркайсының мәнфәгатен кайгыртып, борчыган сорауларына җавап табарга булышу авыл советы башлыгы җилкәсенә төшә. Әңгәмәдәшебез үзе әлеге җаваплы вазыйфада 11 ел эшли икән.

– Һәр эшнең нигезендә ярату һәм хөрмәт ята, – диде ул, эшенең уңышлы булуына ишарәләп. – Башкарган эшемне һәм халыкны яратмасам, алар белән аңлашып эшләмәсәм, сүзләренә, теләкләренә колак салмасам, бер урында шуның кадәрле эшли алмас идем. Безнең хезмәттә ялгызың гына берни дә эшләп булмый. Халык белән бердәм булганда гына уңышка ирешергә мөмкин.

Хәер, бу очракта авылларда берничә ел эчендә популярлык казанган үзара салым программасының уңышлы эшләп килүен генә дә мисалга китерергә була торгандыр.       Әлеге акчага өч авылда да урам утлары бишенче чыбыкка тоташтырылган. Ягъни бер үк вакытта сүнеп-яна торган лампочкалар куелган. Футбол мәйданчыгы, парк, тротуарлар эшләнгән, су трассасы салынган, юллар төзекләндерелгән. Кыскасы, саный китсәң, авылдашлар ярдәме белән башкарылган эшләр шактый җыела.

Менә шулай тырышып, яшим, дип яши Әлдермеш авылы халкы. Дөрес, хәл итәсе, күңелне борчып торган проблема да бар авылда.

– Бүген иң авырткан, эчебезне пошырып торган мәсьәлә ул – балтырган. Юл, су буйларын, үзәннәрне менә шушы зәһәр үсемлек басты. Үзебезчә аларга каршы көрәшәбез дә, ләкин халык, авыл җирлеге көче белән генә җиңеп чыга торган түгел. Быел Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә ярдәмгә килмәкче була икән, дип беләбез. Балтырганнарга каршы махсус программа булдырып, ярдәмгә белгечләр киләчәк, дип хәбәр иттеләр. Без аңа бик өметләнеп торабыз инде, – диде Тәлгать Сабиров.

Әйе, бу якларга килеп чыккан кеше биек булып үскән әлеге агулы үсемлеккә игътибар итмичә калмый торгандыр…

– Авыл хуҗалыгын күтәрергә ярдәм итә торган программалар саны артсын иде, – дигән теләген дә җиткерде башлык. –  Безнең авылда яшь гаиләләр күп. Балалар саны да шактый. Киләчәктә дә аларны авылда калдырырга иде, дип тырышабыз. Бу мәсьәләдә программаларның ярдәме зур бит. Ә авылның киләчәге – ничек кенә баналь яңгырамасын, яшьләрдә һәм балаларда. Дөрес, Казанга якын булгач, йөреп эшләүчеләр дә күп.

Авыл башлыгы белән сөйләшүебезне исә әлеге дә баягы җыр турындагы фикерләр белән тәмамладык.

– Кем белән генә танышып-аралашсак та, Әлдермеш авылыннан икәнлекне белгәч, һәркемгә билгеле булган җырны искә алмаган кеше юк, – диде ул. – Бу – безнең өчен җаваплылык та. Шуңа күрә матур итеп яшәргә һәм эшләргә тырышабыз. Җырда искә алынган Сөйдеркә чишмәсен дә гел карап, тәрбияләп торабыз. Чишмәдән су ала торган урынын уңайлы, матур итеп ясадык. Машина куярга җире дә бар. Ә суы чыннан да бик тәмле.

 

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү