Президент фикеренчә, вирус куркынычы кала бирә. Бүгенге көндә Россиядә өч ышанычлы вакцина бар. Владимир Путин сүзләренә караганда, көзгә коллектив иммунитеты барлыкка килсен өчен, хөкүмәткә вакцина ясату мәсьәләсе белән шөгыльләнергә туры киләчәк.
– Прививка ясатыгыз! Без бары тик шулай гына коронавирус эпидемиясен бетерә алачакбыз. Икенче юл тагын да авыррак. Бу – катлаулы өзлегүләр белән авыру, – дип мөрәҗәгать итте Ил башлыгы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat