Риэлторлар әйтүенчә, хәзерге вакытта югарырак каттан фатир сатып алырга теләүчеләр ешайган. Янәсе, күрше йортның соры диварларына карап утырганчы, шәһәргә өстән карап соклану әйбәтрәк. Аннан килеп, югарыда тавыш та, машиналардан чыккан төтен дә азрак, һава да чистарак. Тәрәз төбендә бүлмәгә яктылык төшүгә комачаулаган агачлар да юк, имеш.
Югарыда яшәүнең рәхәтме-түгелме икәнлегенә бераз гына ачыклык кертү ниятеннән, Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында 22 катлы йортның 20нче катында яшәүче Роза Низамова белән элемтәгә кердек. Безгә ул биектәге тормыш турында түбәндәгеләрне сөйләде.
– Беренчедән, лифтны озак көтәргә кирәк булганлыктан, өйгә тиз генә кайтып җитеп булмый. Ни дисәк тә, 20 катны узу 5-6нчы катка күтәрелү генә түгел. Белгечләр кан тамырларындагы басымны “уйната”, дип, чиктән тыш тиз йөри торган лифтларны торак йортларга урнаштырырга киңәш итми бит. Шуңа ташбака тизлегендәгесе белән канәгатьләнергә мәҗбүрбез. Аннан килеп, лифтның ватылу гадәте дә бар. Арбадагы баланы шуның кадәр биеклеккә күтәреп кара?! Өлкән кеше өчен исә бу бөтенләй дә баш бәласенә әйләнергә мөмкин.
Икенчедән, йорт никадәр биегрәк икән, анда яшәүчеләр, машиналар да шуның кадәр күбрәк. Шуңа биек йортларда яшәүчеләргә бер машина урыны өчен дә зур гына акчалар чыгарып салырга туры килә.
Югары катларда яшәүнең башка тискәре яклары да бар: басымы түбәндәге катлардагыга караганда азрак булганлыктан, су акрын килә, һава бөркүрәк яки корырак була. Шул ук вакытта кайбер тәрәзәләр тулысынча ачылып бетми яки бөтенләй ачылмый. Бина эчендә җил йөреп, хәвеф-хәтәргә китермәсен өчен махсус шулай эшләнә.
Ул гына да түгел әле. Биеклек авыруы дигән әйбер бар. Биектә кешенең каны кислород белән азрак баетыла, организмга туклыклы матдәләр начаррак сеңә һәм начар үзләштерелә. Аннан килеп, биегрәк катларда геомагнит кырлар да зәгыйфьрәк була (заманча төзелеш материаллары моңа йогынты ясый). Геомагнит кыры йомшак булган мохиттә даими яшәүче кешенең башы еш авырта, иммунитеты начарая.
Галимнәр нәрсә ди
Биш ел буе биектә яшәүнең бөтен хикмәтләренә төшенергә өлгергән гади кешенең фикерләре белән генә чикләнеп калмыйча, бу җәһәттән галимнәр чыгарган нәтиҗәләрне дә барлыйсы иттек.
Аларның әйтүенчә, алтынчы катка кадәрге катлар сәламәтлек өчен иң кулае булып санала. Тик экологлар бу катта яшәргә киңәш итми, чөнки зыянлы газлар нәкъ менә шунда туплана ди. Иммунологлар исә 8нче катка кадәрге фатир сайларга киңәш итә.
Шунысы да бар: һәр өч кешенең берсенә клаустрофобия (ябык урыннардан курку) хас. Үзеннән-үзе генә барлыкка килми, ниндидер бер тышкы көч уята аны. Әйтик, кошлар очышы биеклегендәге фатир. Организмы биеклектә яшәүне гайре табигый халәт буларак кабул иткәнлектән, кеше анда тынычланып, үзен тулысынча иминлектә тоеп яши алмый.
Биек йортларның өске өлеше тибрәнеп торырга мөмкин. Кеше аны сизми дә, күрми дә. Әмма нерв системасы “күрә” һәм шуңа тынгысызлана. Аеруча көчле җил вакытында зур тибрәнеш барлыкка килә. Мондый тибрәнешләр организмы һава торышына сизгер кешеләргә бигрәк тә начар тәэсир итә.
Әмма биек катлар буш торырга тиеш, дигән сүз түгел бу. Ләкин галимнәр әйтүенчә, соңгы катлар күпчелек вакытын эштә уздыручы яшь гаиләләр, студентлар өчен кулайрак. Ә инде өлкәннәргә астагы катларда яшәү җайлырак кына түгел, сәламәтлекләре өчен зыянсызрак та.
Валентина Семенова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat