Климат үзгәрешләре коронавирустан куркынычрак

Үткән 2020 ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссесе булды. Бөтендөнья метеорология оешмасы үзенең «Глобаль климат» дигән докладында шундый нәтиҗә ясый.

БМОның Генераль секретаре Антониу Гутерриш дөнья лидерларын әлеге документ белән танышырга өндәде һәм 2021 ел һава торышының котылгысыз үзгәрешләрен туктату өчен борылыш елы булырга тиешлеген әйтте. «Үткән ел уртача глобаль температура индустриаль эпохага кадәрге чордан Цельсий буенча 1,2 градуска югарырак булды. Без гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләнгән 1,5 градуслык куркыныч чиккә якынлашабыз. Без упкын читендә басып торабыз», – диде ул.

22–23 апрельдә климат буенча саммит узачак. Анда дөньяның 40 иле лидеры чакырылган, Россия Президенты Владимир Путин да катнашачак. Очрашу алдыннан АКШ Президентының климат буенча махсус илчесе Джон Керри Көньяк Корея һәм Кытайда йөрде. Сөйләшүләрнең темасы климатның глобаль үзгәрешләренә каршы көрәш иде.

Һава торышының җылынуы мәсьәләсенә җәмәгатьчелек нәкъ коронавирус пандемиясенә караган кебек карый. Бернинди дә җылыну юк, бу – уйлап чыгарылган проблема, диючеләр дә җитәрлек. Җылытмый, киресенчә суыта, дип тәкрарлаучылар да буа буарлык. Табигать үзгәрә, бетәбез, дип чаң сугучылар да ишле. АКШның элекке Президеты Трамп глобаль җылынуга бармак аша караучылардан иде. 2017 елда аның инициативасы белән ил климат буенча Париж килешүеннән чыгуын игълан итте. Байден идарәгә килү белән, бу мәсьәләдә 180 градуска борылыш булды. Алдагы саммитның инициаторы да – алар.

Мәсьәләнең бәясе шул: атмосферага парник газларын чыгаруны киметү көн тәртибендә булачак. Бу исә ягулык файдалы казылмаларны чыгару һәм куллануны чикләүне күз алдында тота. Яңа технологияләргә күчү таләп ителә. Ул технологияләр – алга киткән берничә держава кулында. Аңлашыла инде: алар үсеп килүче илләргә басым ясаячаклар, проблемага үз карашларын һәм таләпләрен көчләп тагачаклар. Сүз триллионлаган долларлык инвестицияләр, углеводордларга төшәчәк бәя хакында бара. Чимал сатучы илләрнең тез астына сугачак карарлар кабул итү күз алдында тотыла. Яңа технологияләр дигәне дә бик күп башка төр чимал: сирәк очраучы металлар куллану, көмешне зур масштабларда файдалануны сорый. Шуңа күрә көмеш бәясе күтәреләчәк дигән фаразлар күптән йөри инде.

Россиянең рәсми позициясе шул сәбәпле ул технологияләрне тәнкыйтьләүдән гыйбарәт булды. Экологик яктан зыянлы һәм кыйбатка төшәчәк дигән караш уздырылды. Әмма чор үзенекен итә: иртәме-соңмы углеводородлар ягуны киметергә һәм туктатырга туры киләчәк. 22–23 апрель саммиты – Россия өчен катлаулы һәм кыен чишелешләр турында килешүләргә яңадан бер адым ул. Кремльгә Россия позициясен яклау өчен зур тырышлык куярга туры киләчәк ул очрашуда. Әмма вазгыять кискен үзгәрештә. Моннан ел ярым элек саммит, лидерларның кул кысышуыннан куркулары сәбәпле, онлайн форматта булачак дисәләр, берәү дә ышанмас иде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү