Индус Таһиров: «Үзләре наданлыкта гомер кичерүче карагруһлар да әлегә юк түгел»

Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасында милләттәшебез Наил Шәрифуллин «Тыйнаклыгың тыя белмәсәң…» исемле эчтәлекле һәм тирән фикерле мәкаләсендә кайбер шовинистларның татарларны түбәнсетеп язган сүзләренә борчылуын, аларга тиешле җавап бирмәвебезгә уфтануын белдергән иде.

Чыннан да, җавапларыбыз җитеп бетмидер. Ләкин сүз көрәштерүнең кирәге юк. Чөнки аларның күбесе, исемнәрен белдерүдән куркып, татарны тик аноним рәвештә генә каһәрли. Аларны һичничек тә үзгәртеп булмый, ничек карагруһ булып яралган булсалар, шулай булып калачаклар да.

Аларча безнең Тукаебыз гап-гади уртакул шагыйрь генә булган икән, аны башка бөек шагыйрьләребез булмаганга гына күтәреп йөрибез икән. Моны чеп-чи ялган, дөреслектән ерак  тора торган уйдырма итеп кенә татарның чын мәгънәсендәге бөеклегеннән, ныклыгыннан, тарихтагы тирән эзләреннән, бернәрсәгә дә карамастан алга бара алуыннан көнләшү дип кенә кабул итеп була.

Дөресендә исә Тукай татар дөньясында бердәнбер бөек  шагыйрь булмый. Ул яшәгән чорда халкыбызның дистәләгән берсеннән-берсе сәләтле, әсәрләре халык тарафыннан укыла торган Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал һәм башка бик күп язучылары, шагыйрьләре, галимнәре һәм журналистлары була. Ул чорда халкыбызның шундый йолдызлары күп булган, ләкин Тукай – алар арасында иң якты йолдыз. Мөселман дөньясының Тукай үлемен иң зур фаҗига буларак кабул итүе – шагыйрьнең иҗатын бәяләүнең  чагыштырмастай күренеше.

1913 елның апрелендә Бакуда рус телендә чыккан мөселман газетасы «Каспий»да «Дагестани» имзасы белән «Мөселман язмалары. Бер үлем тирәсендә» дип аталган бер мәкалә бастыра. Анда мондый сүзләр бар: «Сүзе белән йөрәкләрне яндырган шагыйрьнең истәлеге һәркем өчен дә кадерле. Сигез ел буе иҗтимагый эшләрдә катнаша килсәм дә, әле беркайчан да мөселманнарның сәнгатъ остазын /жрец/ югалтулары өчен бу кадәр кайгырганнарын күргәнем юк иде… Идел буе мөселманнары культура һәм аң дәрәҗәләре белән без кавказлыларны уздырдылар. Русия мөселманнары үз шагыйрьләренең  бәясен аңладылар һәм аңа тиешле бәя бирә башладылар».

Күренә ки, шушы журналист Тукай яшәгән җирләрдән читтә гомер кичергән кавказлы булуына да карамастан, шагыйрьнең никадәр халык йөрәгенә  үтеп кергәнлеген билгели алган.

Тукайны төркиләр генә түгел, барлык башка мөселман халыклары да яраткан, әсәрләрен яратып укыганнар, үз иткәннәр. Күренекле таҗик язучысы Садретдин Әйнидән: «Революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме», дип сорагач, ул моңа: «Әйе, белә идем, Тукай аша», – дип җавап биргән. Әйе, Тукай рус әдәбиятын тирәнтен белгән һәм аны пропагандалауга да үз өлешен керткән.

Тукай иҗаты өлгергән милли җирлектә чәчәк ата. Татарлар революциягә кадәр үк Россиянең иң укымышлы халкына әверелгән булалар. Бу очракта   С. Монастырский исемле галимнең 1884 елда язып калдырган: «татары оказываются более развитыми, нежели окружающие их русские», дигән  сүзләре игътибарга лаек.

Бүген Владимир шәһәрендә яшәүче тарихчы А.К. Тихонов язганча, руслар үзләренә караганда укымышлы булган татарларга тартыла һәм бик күп мәсьәләләр буенча киңәшә торган булалар.

Идел буендагы рус булмаган мәктәпләр инспекторы Я.Д. Коблов реаль фактларга таянып, болай дип язган: «Среди народностей, населяющих восточную часть России, татары магометане занимают первое место. Процент грамотных среди них очень велик даже по сравнению с русскими. Из какого бы класса не происходил татарин, он непременно знает начатки вероучения, умеет читать и писать по-татарски. Объясняется столь обширное распространение грамотности среди татар тем, что у них в каждой деревне, не исключая самых незначительных по количеству населения, есть школы, в которых муллы занимаются обучением детей, за самую ничтожную плату или даже бесплатно».

Татарлар гомер-гомергә китап язу һәм аны бастырып халыкка тарату буенча Россиядә беренче урында булганнар. Менә бер чагыштыру. 1913 елда татар телендә 340 китап бастырыла. Шул ук вакытта  әрмән телендә – 257, грузин  телендә  – 232, украин телендә 228 китап бастырылган була. Халык китапка, гомумән, белемгә омтыла. 1911 елны Чиләбе шәһәренең мөселман китапханәсенең 13767 укучысы булган. Аларның кулларына 4435 китап бирелгән. Шуларның 2386сы – татар, ә 2982се рус телләрендә булган.

Шушы елларны халыкның күп сорауларын истә тотып Казан нәшриятлары  рус язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгара торган булалар. Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Куприн, Андреев кебек классикларның әсәрләрен кабат-кабат бастыралар. Белемгә, мәдәнияткә  омтылу татар яшәешенең һәр өлкәсендә чагылыш таба. Лекцияләр оештыру, дәреслекләр әзерләү, театр, музыка сәнгате белән кызыксыну – болар барысы да шул алгарыш елгасының агымнары.

Боларга һич кенә дә көнләшмәслек түгел. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: Горький, Бунин кебек ак көнләшүче руслар элек тә булганнар һәм алар,  Аллага шөкер, хәзер дә бар, аларның саннары арта тора. Нәкъ Тукай үзе язганча: «рус белән тормыш кичердек аңлашып, тел, лөгатъ вә гореф гадәтләр алмашып».

Үзләре наданлыкта гомер кичерүче карагруһлар да әлегә юк түгел. Алар – татардан гына түгел, үз-үзләреннән дә көнләшеп яшәүче бәндәләр. Шунлыктан алар белән бәхәсләшүнең кирәге юк. Алар безнең рухи кыйммәтләребезне аңлаудан бик ерак.

Ләкин шул ук вакытта башка милләт җәмәгатьчелеге өчен культурабыз тарихы турындагы фактларны җиткерә тору кирәк. Моның өчен Наил Шәрифуллин кебек әзерлекле һәм мәгълүмати җанатар шәхесләребез җитәрлек. Аралашу татар өчен һәрвакыт яшәү рәвеше булган һәм шулай калсын иде.

 

Индус Таһиров

Фото: tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү