Мәдинә Маликова / Берәгәйле бәрәңге / Х и к ә я

Көзге кичтә поездда  кайтып килә идем. Купеда без бер егет белән икәү генә булып чыктык. Андый очракта инде, телисеңме-теләмисеңме,  танышырга туры килә. Хәер, егет  авыл  баласы булып чыкты, минем кайсыдыр китабымны укыган да икән, шулай итеп, танышу  җиңел булды.

Без үзебезне апалы-энеле кебек хис  итә башладык. Аны-моны сөйләшә торгач, бөтенләй диярлек ачылып китте егет, ике ел элек институт тәмамлаганын, заводта эшләвен, тулай торакта яшәвен әйтте. Һәм, тотлыгыбрак, әле өйләнмәгәнен  өстәп куйды. Мин инде, сүз  җаена туры килгәнгә: «Синдәй егет йоклап йөрмәс,  ниятләгән кешең бардыр шәт», – дидем. Шунда, купедагы ярымкараңгыда да егетнең  кызарынып чыкканы, нык каушаганы сизелде. Авырткан  җиренә кагылганым көн кебек ачык иде. Мин инде сүзне икенчегә бормакчы идем, ләкин ул кичерешләренә шулкадәр нык чумган, мине ишетми дә иде шикелле.  «Бар иде лә… – диде ул, тирән көрсенеп, шактый вакыт тын торгач. – Бар иде. Ә хәзер… белмим дә инде. Ышанасызмы-юкмы, бәрәңге бозды безнең араны. Бәрәңге!.. Шундый итеп бозды, төзәтеп тә булмастыр инде… Бигрәк берәгәйле булды ул бәрәңге».  Бәрәңге?!. Берәгәйле?.. Гаҗәп!..  Моның хикмәтен бик беләсе килә иде, билгеле.  Тик Данил – егетнең исеме шулай иде – сөйләрлек хәлдә түгел иде. Поезд да Казанга җитеп килә иде инде. Данил  сумкасыннан бер дәфтәр алды да: «Менә  монда бер хат, – дип миңа сузды. –  Укып карагыз әле». – «Хәзер генә укып бетереп булмас бит», – дидем дәфтәр битләрен актарып.  Аларның күбесе  язылган иде. «Вакытыгыз булгач укырсыз», – диде ул. «Кая соң, адресыгызны язып куйыйм, кире кайтарырга  кирәк бит». – «Кирәкми… Яңасын язармын.  Андый хатларны күп яздым инде мин. Тик берсен дә җибәрә алмадым. Ә сез… укып карагыз… Мин сезне каян табарга икәнен беләм бит… Сау булыгыз…»  Шулай диде дә, ашыгып, купедан  чыгып та китте.

Бу очрашудан соң шактый вакыт узды. Данил килмәде, күренмәде. Ә хат минем күңелне һаман тырнап, тынгысызлап тора. Ул бит Луизага язылган, аны Луиза укырга тиеш… Һәм Данил өчен дә, Луиза өчен дә бу хат бик тә, бик тә мөһим кебек тоела миңа. Ә бәлки, шушы хатның  барып ирешмәве аркасында, ике яшь  йөрәк бер-берсенә талпынып та, күрешә-кавыша алмый яшиләрдер… Ә мин кызны каян табарга белмим.  Ахыр чиктә  мин, Данилның хатын журналда  басып чыгарсаң яхшы булыр, дигән фикергә килдем.  Бәлки, ул журналны Луиза кулына алыр, сөйгән ярының хатын укыр… Укыр да, йөрәге сулкылдап куяр. Аңлар ул егетне, аңламый калмас… Шул өмет мине бу адымга этәрде.

Менә ул хат:

«Иззи-үзәккәем, Иззикәй-йөземкәем! Минем сиңа болай элеккечә сөеп дәшүемә үпкәләмәссең микән? Үзеңнең дә миңа, Данилем-Дилкәем, юләрем-тилекәем, дип үртәп-яратып дәшкән чакларыңны онытмадың микән? Безнең беренче очрашканны хәтерлисең микән? Ах, ул язгы кичтә  автобус артыннан чапканда таеп китеп, тротуар киртенә егылуым нинди бәхеткә  булган икән бит!  Скорый белән сезнең травматология бүлегенә илтүләре язмышның елмайган чагына туры килгәндер! Бинт тотып, тубыгыма  орынуың белән мине ток суккандай булды… Хәер, син моны сизмәдең. Сез, шәфкать туташлары, кешенең сынган аяк-кулларын гына күрергә күнегеп беткән бит. Син минем күзләремә күтәрелеп карасын өчен, миңа күпме аксап-туксап йөрергә туры килде аннары. Әйе, ул чакта син минем хәлемә керә идең, авыртмаган  җиремне авырта дисәм дә, ышана идең, җылы-йомшак кулың белән  иркәләп сыйпый идең… Ә хәзер ни булды соң? Ник син мине кызганмыйсың? Ник килеп хәлемне дә белмисең?   Мин тагын абынып егылдым бит… Тик тубыгым белән түгел… Ярам тыштан күренми… Чөнки җаным дисәм, җаным түгел, күңелем дисәм, күңелем түгел, акылым белән егылдым мин. Бәрәңгегә абынып егылдым!..  Егылдым,  бәгырем сынды, йөрәкнең януларына, үзәкнең өзелүенә  түзәр әмәл юк, тик монда бер врач та ярдәм итми, бер шәфкать туташы да яраларны бәйләми. Хәлем тән  җәрәхәтләнгәннән күпкә авыр югыйсә!

Хәер, син моны беләсең, белми мөмкин түгел. Язмыш миңа күңел яраларын, алай ук тирән булмасалар да, шактыйдан ясап килде бит инде. Китапларда, мәхәббәт байлыктан өстен, яшьлек  фәкыйрьлеккә бирешми, дип күп язалар язуын. Ә менә мин бирештем, миңа  акча юклык бер дә килешмәде, җитмәүчелек  мине  рухландырмады, үстермәде. Егет кеше кыз каршында кесә такырлыгы белән мактана алмый шул!  Гаеп миндә түгел иде югыйсә, эшемне беләм, яратам, заводта да гел мактап, үсендереп торалар. Тик эш туктагач, хезмәт хакын ничә айлар түләмәгәч, нишләргә? Тулай торак бүлмәсенә бикләнеп, әти-әни җибәргән бәрәңгене ашап кына күпме яшәп була? Әйе, такырайса кесәләр, сүреләдер күңелләр, төшәдер дәрәҗәләр. Син моны миңа әйтми идең, әмма кыяфәтеңнән сизелеп тора иде.  Бауман урамыннан икәү бергә узган чакларда, муеннарына бозау муенчагыдай  калын алтын чылбыр таккан егетләр каршыга очрап, сиңа тасыраеп караганда, бөтенләй бөрешеп китә идең,  гүяки минем  кыршылган чалбарым өчен ояласың, карашыңны аяк очыннан  алмый идең. Инде соңгы вакытта без шәһәр үзәгенә бармый башладык. Сөйгән кызыңны кафега алып кереп кофе белән сыйларлык та  рәтең булмагач, нигә инде якты лампалар астында йөз кызартып йөрергә! Шуңа  да бит инде мин сине больница  ишеге төбендә каршы ала идем дә, трамвайга утырып, туры сезнең өй янына кайта идек. Аннары ишегалды тирәләрендә  әйләнгәләп  йөри торган булдык.  Элегрәк без кино, театр турында, укыган китаплар турында  сөйләшә идек. Хәзер сүзне нидән генә башласак та, салулаган чана кебек, һаман бер якка – кемнәрнеңдер бик тиз һәм күп итеп акча  табуына  килеп төшә идек.  Ул акча дигән нәрсә  кесәңдә бар чакта гына онытылып тора икән дә, кесәдән юкка чыкса, башка кереп оялый, телгә менеп урала икән.

Эшләмәү теш сызлау кебек икән ул, билләһи. Ач кеше ничек гел ашау  турында гына уйласа, син дә акча табу турында гына  хыялланып йөрисең.  Алып-сатыпмы, хөкүмәттән кредит каерыпмы акчалы булган  кешеләр турында ишетсәң, эчкә ут каба. Алар тапкан, мин ник бер җай таба алмыйм соң? Гарьлеге ни тора!

Мин бу гарьлек хисен теге чакта, сезнең ишегалдында Сялим белән очрашкач та бик нык тойдым. Мин инде бу шәп «девятка»дан чыккан базык адәмнең муенындагы алтын кыршауга эчтән  бик кызыгып карап тора идем, ул авызын ерып, ике кулын сузып  сиңа юнәлде. Шунда таныштырдың бит инде  син безне. «Ике туган апам ягыннан кодабыз Сялим», –  дидең. «Именно  Сялим, – дип өстәде ул. – Пенза якларында  паспортка безнең исемнәрне шулай язалар». Минем өчен иң гарьлеге шул: ул мине кысыграк күзләре белән бер генә үлчәп алды, мескен хәлемне  шундук аңлады. Сез  кода-кодачалар турында аны-моны сөйләшкәч, тагын мине баштанаяк күздән кичерде дә, кайда эшләвемне сорады. Соңыннан  визиткасын биреп: «Слушай, бер оядан  очкан кошлар бит без, мин дә КАИда укыдым, – диде. –  Вакыт табып, минем офиска сугылып чык әле син! «Совет» гостиницасында утырам мин», – диде.

Иң үзәккә үткәне шул булды:  син аның машинасы артыннан  уйчан  көрсенеп:

– Уңганнар, тәвәккәлләр заманы шул хәзер!.. – дип калдың.

Синең шулай уфтануың, шул сүзләрең булмаса, мин икенче көнне үк ул Сялимгә барыр идеммени? Бу хәлләргә тарыр идеммени? Юк-юк, мин сиңа үпкәләмим,  син гаепле түгел, үзем, үзем генә …  Хәер, гаебем нидә соң минем?

… Мин гостиницаның кечерәк бүлмәсенә барып кергәндә, Сялим ялгыз түгел,  стена буендагы урындыкта аксыл плащ кигән чандыр гәүдәле, егерме бишләр тирәсендәге берәү утыра иде.

Мине генә көткәннәр диярсең, ишектән керүемә, Сялим өстәл артыннан сикереп торды да, кочагын җәеп, каршыма атылды:

– Ба-а! Бигрәк вакытлы  килдең!

Мин аптырабрак калдым. Ләкин мәсьәлә тиз  аңлашылды.  Сялим янындагы егет, Кярим исемле  мишәр малае, Пенза  өлкәсеннән, Сялимнең  якташы икән. Ул да   киңәш сорап килгән, әлеге дә баягы шул эш мәсьәләсендә.

– Менә икегез берләшегез дә, бераз акча эшләп алыгыз әле, – диде  хуҗа. Ул кысан бүлмәсенең яртысын диярлек  биләп торган өстәле артына кереп урнашты һәм компьютеры артыннан миңа сынап карады. Мин аптырашта идем: ничек, ни рәвешле  берләшә алабыз икән без  бу Кярим белән?

– Сез – иң мөһим профессия кешеләре, – диде  Сялим.– Урак белән чүкеч! Инженер белән авыл хуҗалыгы белгече!

– Урак үк түгел бит инде! – дип башын чайкады  Кярим. – Ветврач мин.

Кярим ветеринария  институтын тәмамлап, берничә ел  колхозда эшләгән икән.

– Әйтәм бит, җир кешесе!  – диде Сялим рухланып. – Рабочий белән  крестьян бергә булсамы? Алармы? Алар  бергәләшеп революция ясый да дөньяның астын өскә  әйләндереп ташлый! Берләшегез! Хәзер менә самый вакыты. Бәрәңге алган чак.

Сентябрь уртасы иде бу, чыннан да,  бөтен авыл халкы  бәрәңге алу белән, ә шәһәрдәгеләр  аны кышка  әзерләү белән мәшгуль иде. Барыннан да бигрәк көньяктан килгән кара халык ыгы-зыгы килә – бәрәңгене машиналарга төяп,  көньякка озаталар.  Безне дә җитәкләшеп шул агымга  керергә үгетли башлады  Сялим.

Машинага күпме сыя, шыплап төя дә  дуй көньякка!

– Ун тонна төясәгез, монда өчәр сумнан,  Сарытауда ким дигәндә  биш тәңкәдән, Волгоградта килосы… күпме тора дидең әле?

Ул Кяримгә текәлде.

– Волгоградта килосын ун сумнан кулга да тигезмиләр,  – диде Кярим шартлатып.

– Ну, ярар, сез анда ук барып та җитмәссез, бәлки. Нәфесне зурга сузарга ярамый. Алыйк Сарытауны гына. Син анда обстановканы яхшырак беләсең…

Сялим калькулятор өстендә бармакларын оста пианист кебек уйнатырга кереште. Аннары калькуляторын күтәреп, миңа таба сузды. Анда, аның ак тәрәзәчегендә,  адәм ышанмас, 20000 дигән сан каралып ята иде. Егерме мең! Ничә ай бөтенләй акча алмаган,  эшләгән чагында да  сигез йөздән артык  эш хакы күрмәгән инженерның  йөрәге ничек түзә дип уйлыйсың? Шәфкать туташларының да эш хакы күпме генә, аны да ничә айлар бирми тилмертәләр… Син мине аңларсың, Иззи.  Бер талпынуда шул хәтле акчалар белән эш итү –  әкият бит бу! Әкият, әлбәттә… Ул хәтле бәрәңгене каян алыйм мин!

– Син авылдан бит? – диде Сялим.

– Узган  ялда  авылга кайтып, бәрәңгене алып килдем, – дидем мин. – Әтиләрнең үзләреннән артырлык түгел.

Ул миңа миңгерәүгә караган кебек карады.

– Мин сиңа атаң-анаңны таларга кушмыйм, – диде. – Бурычка алып торырга була. Әйтик, акчасын ун көннән  түләү шарты белән. Әти-әниеңнең  абруе ничек соң авылда?

– Әти гомере буе  механизатор  булып эшләде. Колхозның арка терәге иде. Хәзер эшли алмый, биле авырта. Пенсиягә чыкты.

– Вот-вот! Мораль капитал бит бу! Шундый капиталны файдаланмый яткыралар  димени! Бәрәңгене  бурычка туган-тумачадан җыясың! Колхоздан  берьюлы алсаң,  кулайрак булыр иде дә бит, колхоз бәрәңгесенең  сыйфаты начар. Частниклардан алсаң яхшырак.

«Ә чыннан да, ни авырлыгы бар моның? – дип уйлап алдым мин.– Авылда туган-тумача җитәрлек.  Әти сорап торса, акчасын бер ун көн генә  көтәләр инде, сүз дә юк…»

Эчемдә учак кабындымыни, сулышым авызны өткән кебек булды. Тамагым карлыкты, сүземне әйтә алмадым. Ә күз алдымда  һаман  теге кара саннар бөтерелә: егерме мең, егерме мең…

Ул арада Сялим  тагын кулына калькуляторын алды:

– Ә анда бәрәңге акчасына суган сатып аласың. Суган анда  бер сум илле тиен, монда иң арзаны базарда дүрт сум. Капчыклап сатканда. Ун тонна суганга, килосыннан ике сум илле тиеншәр калса, егерме биш мең! Икесен бергә кушсаң… Сялим тагын калькуляторны минем йөземә таба сузды. Ә анда, ап-ак тәрәзәчектә кап-кара булып  45000  дигән  сан акаеп тора иде. Кырык биш мең! Котырган акчалар! Бер атна эчендә!  Кая куеп бетерәләр икән ул кадәр акчаларны?!

– Ике рейс ясасаң, туксан мең  була, – диде  Сялим уйчан тавыш белән. – Аны инде киметеп алырга кирәк,  усушка-утруска дигән нәрсә бар. Кайда коела, кайда үлчәү бозык була, димәк,  сиксән меңгә  исәп тотарга ярый.

Минем күз алдымда Сялимнең йөзе чайкала башлады, сүзләре томан аша гына килеп җитә иде. Ә  ул  уйлап та бирми, исе дә китми,  калькуляторын кире  өстәлгә куйды да тагын санарга тотынды.

– Хәзер расходларын карыйк. Машина арендасына ярты айга бер мең. Соляркага  дүрт  мең.  Анда бер иптәш кирәк,  аңа, ну, ике мең җитәр.  Менә сиңа җиде мең.  Рульгә алмашка үзең утырсаң…

– Минем грузовойга правам юк шул, – дидем мин. – Легковойга гына.

Җиңеләеп киткәндәй булдым. Әлбәттә,  бу инде шаярып кына сөйләшү,  бу икәү, мөгаен, очрашу хөрмәтенә бераз салып та алганнардыр, андый чакта  хыялларга бирелеп кую, юкны-барны сөйләшү – гадәти күренеш.

– Алайса ике водитель ялларга кирәк, – дип дәвам итте ул арада Сялим. –  Димәк, ике рейска дүрт мең  тәңкә.  Унбер мең була.  Тагын  непредвиденные расходы, ягъни  юлда төрле чыгымнар… Штрафлар, водительләргә  ашарга, гостиницага. Анда базар урынына. Җәмгысы егерме мең. Бәрәңге хуҗасына алтмыш процент, оештырган кешегә  утыз процент, консультация өчен миңа ун процент…

Ул клавишларга  шытыр-шытыр басып саный, ә минем башыма керми… Миңа калганы җитә… Кырык бишнең бише генә эләксә дә ни бәхет! Кара,  бу бизнес дигән нәрсә бер дә авыр түгел икән ләбаса! Ничек моңарчы баш  җитмәгән!  Дөрес, анда-монда чабарга, авылга кайтып,  әтигә баш ияргә туры килә инде, ләкин  әти ташламас, әти  үземнеке!

Ә шулай да күңел ышанып җитми, күңелнең бер читен шик  корты кимерә: шундый  ансат, керемле эшкә нишләп Сялим үзе генә алынмый?  Шул хәтле  җиңел киләсе акчаны нигә үз кесәсенә генә генә  салмый? Ә ул шунда  минем уйларымны бүлеп:

– Сиңа, бәрәңге иясенә, чип-чиста утыз алты мең кала, – диде.  – Их, үзем дә бер  җилләнеп кайтыр идем, машиналар икесе дә рейста шул. Аннары эш тә күп, аның артыннан йөрергә вакыт юк.

Мин  аның сөйләгәннәреннән бер генә нәрсәне эләктереп алдым: машиналар рейста. Димәк, машина юк.  Булмады болай булгач… Ә мин, тиле, ышанып утырам тагын. Бу ике мишәр миннән кызык  ясап маташалар, ахры. Мин, бу сөйләшүне мәзәккә сабыштырып, алардан алда шаркылдап көлә башларга ниятләп, сүз эзләп маташканда,  Сялим  тагын дәвам итте…

Сине искә төшерде ул, Иззи. Сезнең больницаның «КамАЗ»ы  тик торганын әйтте. Баш врач  аны инде сатаргамы әллә дип тә уйлый,  тик хәл итеп бетерми  икән әле.

– Бервакыт мине дә чакырып  киңәшкәннәр иде, күпмегә сатып булыр икән дип сорашканнар иде, – диде Сялим.

Билгеле инде, баш врач чит кеше белән эш йөртмәячәк. Ә менә  син сорасаң…

– Луизага күңеле  йомшак  абзаңның, –  дип өстәде Сялим миңа  күз кысып. – Луиза  арендага сораса, машинасын гына да түгел, больницаның үзен бирәчәк. Бераз аренда белән йөреп торырсың да, аннары  бөтенләйгә үзеңә сатып алырсың. Андый форсат гомердә бер генә була. Аны файдаланырга кирәк.

Мин  битемнең  ут капкандай кызарганын тойдым. Артыккарак китә башлады боларның шаярулары, дип уйладым. Миннән көлсәләр көлерләр, ләкин сиңа тел тигерми торсыннар әле!

– Мин  Луизаны бу эшкә катыштырмыйм, – дидем нык итеп.

– Аңлашыла, – диде. – Мәхәббәт белән  акчаны бергә бутарга ярамый. Ярый, Луиза белән үзем сөйләшермен. Ә син миңа арадашчылык иткән өчен комиссионный  түләрсең. Биш процент.

– Нигә процент кына? Бөтенесен үзегезгә алыгыз! – дидем.

– Ну,  как хочешь.  Әйттем ич, миндә бәрәңге юк,  сатып алырга  буш акчам да,  артыннан  йөрергә  вакытым да юк. – Ул Кяримгә таба борылды. – Күрәсең, туган, барып чыкмады.

– Ну, минем мәсьәлә катлаулы,  – диде  юка иреннәрен кысып Кярим.–  Авылда специалистка  бер перспектива да  юк хәзер. Колхозлар таралырга тора. Хатынның авылда  яшисе килми, шәһәр кызы чөнки. Хәзер дә әнә Чаллыда, әнисендә тора. Миңа министрлыкта эш тәкъдим итәләр, берәр айдан. Шуңарчы вакытым бар…

Мин башымны идем… Туктале, нигә әтәчләнәм мин? Сялим белән Луиза  кодалар ич! Монда нинди кимсетү яисә көлү булырга мөмкин?

– Ну, Луизага үзегез әйтсәгез генә инде… – дип мыгырдандым… Шулай итеп, чигендем…  Бирелдем… Ләкин, ант итәм, Лиззи, бу эш сиңа мәшәкать тудырыр яисә  авырлык китерер, дигән уй  башыма да  килмәде!  Синең эш урыныңнан файдалану турында уйламадым да мин, Иззи! Чыннан да, больницаның машинасын арендага кемгә бирсәләр дә  барыбер түгелмени? Больница өчен акчасы  гына килсен. Ә мин акчаны икеләтә-өчләтә түләргә әзер идем…  Нәрсә күп сөйләп торырга, Сялим  санап чыгарган меңнәрнең яртысын больница файдасына биргән булыр идек без! Ул чакта  синең йөзең ак, башың  югары булыр иде.  Их, әгәр  минем планнар тормышка ашкан булса! Син мине иң уңган,  иң тәвәккәл егет дип санар идең, шулай бит? Хәзерге минутларда  мин  салкын алачыкта бу хатны язып утырмас идем, без икәүләп Бауман урамының уртасыннан барыр идек,  кәттә егетләрне җилкәм белән  этеп кенә  узар идем. Шулай түгелмени, Иззи-гүзәлкәем?

Кыскасы,  Сялим шунда ук синең эшеңә шалтыратты, чыгып, машинага  утырдык та өчәү больницага юнәлдек. Сялим эшне кызу тота торган кеше икән, баш врачның күңеле сиңа чыннан да  йомшак икән… Аренда  кәгазьләрен бик тиз рәтләп бирделәр. Акчасын мин түләү шарты белән, билгеле.  Машинаны шундук  алып та китеп  була иде.

Ләкин… шофер юк иде бит әле.

– Анысын тиз табарбыз, эшсез йөрүче  шоферлар эт көтүе кебек, – диде миңа Сялим.

… Икенче  көнне иртән  машина  Сялимнең офисы янында, урамда тора,  аның тирәсендә  урта  яшьләрдәге ике ир кеше әйләнеп йөри иде.  Бу икәү шоферлар булып чыкты.

– Безнең танышлар, – диде Кярим.

Олы юлга чыгар алдыннан машинага бераз ремонт кирәклеге беленде. Монысына ис китмәде: машинага  яңа кеше утырса, гаебен таба. Ләкин  мәсьәлә  җитдирәк булып чыкты – делитель эшләми, диделәр шоферлар, аны төзәтү өчен моторны салдырасы иде. Мин инде, йөри бит әле, шул килеш кенә барып кайтырга  тырышыйк, дип тә караган идем, юк,  ансыз  юлга чыгу хәвефле,  диделәр.

Берсенең әтисе Суконный бистәсендә үз йорты белән яши икән, иркен генә  ишек алды да бар. Машинаны шунда керттеләр дә сүтеп тә ташладылар. Ике көннән  эшләп бетерергә  вәгъдә иттеләр, тик менә запчастьләр өчен акча кирәк иде… Бу эш менә шунда туктап калса да була иде. Машинаны гына кире җыясы да больницага илтеп куясы.  Безнең янга килеп туктаган Сялимгә мин шуны әйтмәкче идем. Сез теләсә нишләгез, мин  киттем, дияргә иде исәп. Ләкин Сялим эшне тагын көйләп  җибәрде…

– Әйдә, расписка яз да, акча биреп торам мин сиңа, – диде. – Ун процент өстәп түләрсең. Меңне бирәм, мең бер йөзне кайтарырсың.

Кыскасы, без  пыр тузып эшкә тотындык. Ике шофер машина актара, Кярим Самарага, Пензага шалтырата – анда, табигый, аның танышлары, туганнары. Кая ничек  барырга, кем белән сөйләшергә. Шәмәшәйдәге  әнисен дә кисәтеп куйды, анда кунып, хәл  алып чыгарга була икән. Мин  тиз генә авылга кайтып килдем. Бәрәңгене алып кына бетереп яталар, колхозныкы исә  яртылаш  җирдә,  бер машинаны тутыру авыр булмаячак иде.

Эшне тиз тотарга кирәк иде.  Бигрәк тә  ике рейс ясыйм дисәң. Хәзер минем ышаныч ныгыган иде инде. Ә нишләп ныгымасын? Базарга барып белештем:  Сарытау суганын капчыклап кына  саталар.  Кярим әйтә,  бәрәңгене Сарытауда тулаем гына тапшырырга килештем,  суган сатучылар белән дә сөйләшеп куйдым, ди. «Анда минем дус-иш буа буарлык. Барып кына  җитик! Мине алдый алмыйлар, – диде ул юка иреннәре белән астыртын көлемсерәп. – Авыл хуҗалыгы продукциясенең рәтен беләбез!»

Итәккә  ут капкандай көн-төн чабабыз. Тик  син ашыкканда, ул пошыга, дигәндәй, мәшәкать чыгып кына тора. Әле  моторны салдырырга кран таба алмадык, әле синхронизаторны арзанракка алу җаен эзләп йөрдек. Билгеле инде,   майны да алыштырмый булмады. Миңа акча распискасын  яңадан язарга туры килде, бу юлы инде ике меңгә – Сялимгә ике мең дә ике йөз тәңкә бурычлы булып калдым. Ул акчалар бик матур гына итеп «КамАЗ»ның тимер карынына кереп утырды.

Ә бу вакытта бәрәңгенең сатасын  сатып бетереп киләләр,  безгә  калмавы да ихтимал; салкыннар бәрсә,  юлда бәрәңгенең өшүе бар; көньякта да  суган сезоны  үтеп барадыр, дигән  шикләр күңелне борчый иде.  Ике рейс ясау мөмкинлеге  кулдан ычкына бара, теге вакытта Сәлим калькуляторында каралып яткан,  миңа тиешле утыз  алты меңнең  яртысы гүяки минем бармак араларыннан  саркып коела,  аны саклап кала алмау хәсрәтеннән бөтен эчем яна иде. Шунда, вакыт – акча, дигән гыйбарәнең ачы мәгънәсен аңлый башладым. Вакытны югалту акчаңны югалту белән бер икән.

Ниһаять, октябрь башында машинаны җыеп бетерделәр. Соңарганыбыз авылга кайтып керүгә сизелде:  хуҗалыклардан бәрәңгене көньяк кешеләре бер генә түгел, ике тапкыр  җыеп киткәннәр иде инде.  Әти  белән бергә өй буенча барча туган-тумачаны, кардәш-ыруны  йөреп чыктык, нибары өч тонна бәрәңге җыя  алдык.   Сырланып торырлык түгел, колхоз бәрәңгесенә  дә бик риза идек инде, тик анысы да аз, басудан соңгысын  алганнарын көтәргә туры килде.

Кыскасы, авылда өч көн яттык без. Шул арада  әти белән  әни  минем юлдашларым белән танышып, дуслашып беттеләр. Бигрәк тә  әни белән Кяримнең  серләре килеште. Сыерның җилене шешкән, үгез бозау сөзешеп, ботын  җәрәхәтләгән, ә казлар ындыр табагында  орлык голкынып, күбенеп кайтканнар иде. Әти күрше авылдагы  ветврачка алып барам, дигән иде дә, Кярим кул гына селтәде. Хәзер иң яхшы  ветврач та  әллә ни кыра алмый, чөнки  авылларда рәтле дару юк, диде. Ул үзе колхозда эшләгәндә, җәй буе  мәктәп балаларыннан  дару үләннәре җыйдырып, колхоз малын  шулар белән дәвалый торган булган икән. Сыер белән бозауны  карады,  үләннәр кайнатып эчерде, яраларына сөртте.  Казларны абзарга ябып, сусыз тотты, аларны  аз ашатып, нык симертү серләрен аңлатты. Әнине тәмам биһуш итте Кярим. Алынган бәрәңгебез  лапаста ята иде, аны  чүпләп базга салды. Берзаман Кяримгә  үзем дә шаккатып карап тордым: пластмас чиләк белән бәрәңгене капчыкка сыдырып кына тутыра, транспортермыни!

– Җир эшенә кулың  ятып тора, авылда яшәү килешәдер сиңа, – дидем мин.

– Анда колхозларны талап бетереп киләләр инде, – диде ул.

– Гел талау белән генә шөгыльләнмиләр, эшләүчеләре дә бар лабаса.

– Эшләгәне талый да. Гел эшләп кенә мантып булмый, гел талап кына да әллә кая китеп булмый – бер барып кабасың.

Бер уйласаң, шаккаткыч бит бу, Иззи: эшләгән кеше урларга да тиеш, шунсыз рәтләп көн күрә алмый. Гүяки, хезмәт кешесе белән каракның икесен бергә кушып әвәләгәннәр дә, шул камырдан яңа бер бәндә ясап куйганнар. Мондый мутантлар безнең  илдән башка тагын кайда бар икән? Югыйсә, болай караганда, һәркемнең үз шөгыле кебек: эш кешесе кул көче белән мал таба, карак шуннан урлап туена. Төрмәдән чыгып торган арада, билгеле. Бу тәртип бозылгач, без кая барып чыгарбыз икән? Андый коточкыч мутантлар арасында ничек яшәрбез икән?

Син иде, Иззи, ник боларны  миңа  язды икән бу тиле, диярсең, бәлки. Мин бары тик үземнең күзәтүләремне, уйлануларымны  кәгазьгә салам. Безнең буынның фаҗигасен аңларга тырышам. Кич белән бергәләп сөйләшеп утырганда, әти дә аптырашка калып әйтеп куйды бу хакта:

– Барыгыз үз эшегезнең  остасы, барыгыз да уңганнар. Дөньяның дилбегәсен кулыгызда тотар чагыгыз. Нишләп соң сез  кая барып бәрелергә белми йөдәп, җил куып  йөрисез? Суган сату сезнең эшме?

– Урак-чүкеч бергәлеге  бу, әти, – дидем мин, Сялим әйткәнне искә төшереп.

– Урак та юк монда, чүкеч тә, – диде  ул. – Үз  коралларыгызны  ташлап качкансыз да, өелешеп, ничә кеше бер сату бизмәненә ябышырга  маташып  йөрисез.

– Шоферлар баранкасын ташламаган бит әнә… –  дидем мин ни әйтергә белмәгәч.

Хәер, шоферларның да хәле хөрти икән шул.  Нык бәдәнле, шадра битле  Артур,  татарча сөйләшми генә түгел, аңламый да, һәр сүзгә ягымлы елмаеп карап кына тора иде.  Буйга аннан калкурак, тупас чырайлы Илгиз татарча  яхшы белә, тик ике сүзнең берендә  теш арасыннан ярым сызгырып,  «на фик» дип кыстырып куя иде.

– Без бер частникта, на фик, эшли идек, на фик, бер бәйрәмдә, на фик, өч көн  ял булды да, на фик, дүртенче көнне, на фик, килсәк, машинаны, на фик, сатып җибәргән теге. Чаллыга, на фик. Безнең бөтен кирәк-ярак, на фик, шуның кабинасында  киткән, на фик. Ике кулсыз калдык, на фик…

Ике  шоферның да икешәр баласы бар.  Артурның хатыны кайсыдыр конторда  гардеробщик булып эшли икән дә, шуннан  кемнеңдер затлы тунын урлаганнар. Шуңа егерме мең түләтергә чыгарганнар икән.

Хәзер менә ике шофер бер машина алып, алмаш-тилмәш  йөрмәкчеләр. Бер  фирма, декабрьдан даими эш була, дип ышандырган икән.

Күрәсең, Иззи,  ил тоткасы булган ирләргә эшләп ашарга ни салада, ни калада мөмкинлек юк. Ни белем алганына, ни шофер кебек гади хезмәттәгесенә. Син әйткән теге ике шартның беренчесе үтәлсә дә – барыбыз да уңганнар булсак та.     Язмышлар уртак иде безнең. Ә уртак язмыш кешеләрне  якынайта. Өстәвенә  алар безнең  өебездә кунак булдылар, сый-хөрмәт күрделәр. Аларга  ышанмаска, шикләнергә ни нигезем бар иде  минем?

Кыскасы, сигез тонна бәрәңгене төягәч (ун тонна ук җыеп булмады), юлга акча   табу  мәсьәләсе алга килеп басты. Монда әти шактый сыкранды сыкрануын. Һәммәсен син генә  үз өстеңә алгансың, юлдашларың берни өчен дә җавап бирми, диде.

Ышан, Иззи, мин беркайчан да, берни өчен дә әти белән әнинең үлемтеккә  дип саклап торган акчаларын  сорамас идем.

Мин  андый түгел, Лиззи!

Ләкин тегеләрнең акча таба алмаячагы көн кебек ачык иде! Димәк, мин акча бирмәсәм, бөтен эшне  кире сүтәргә кирәк булачак иде. Төялгән бәрәңгене, оят булса да, кире өләшеп тә чыгар идең анысы. Ә менә машина арендасына, шоферларның ремонтта  ятканына  һәм авылда вакыт  үткәргәненә акчаны каян алып түлисең?  Ә Сялимгә бурыч?  Аны да машина  эченнән актарып алып булмый бит!  Фәкать шушы бәрәңге операциясен  очлап чыккач кына түләп була.

Бизнеска тотынып  бөлгән, хәтта квартирын сатып, гаиләсе белән урамда калган  кешеләр турында ишеткән бар иде минем, ничек  шул хәтле аңгыра булдылар икән, ник эшләре  барып чыкмасын сизүгә туктамадылар икән, дип уйлый идем. Бизнесның шундый бер хикмәте бар икән шул аның, Лиззи: башта акчаны аз гына сорый, аннары бер эләктереп алгач, бармагыңны каптырган барабан шикелле, үзеңне бөтенләй суырып ала икән ул.

Әни кулыннан өч мең акчаны  алганда, җир тишегенә керердәй булдым. Ун көннән  кайтарып бирәсемә иманым камил буганга  күрә генә алдым мин аны.

Син беләсеңдер инде, Иззи, «КамАЗ»ның кабинасына  өч кенә кеше сыя. Авылга кайтканда да, кире Казанга килгәндә дә Кярим кузовта булды.  Ләкин олы юлга кузовта кеше йөртергә  ярамый. ГАИ тыя. Йөкле машиналарны чат саен  туктатып тикшерәләр, штрафны мул салалар. Кыскасы, бер кеше  артык булып чыкты һәм ул артык  мин идем. Ике шофер алмаш-тилмәш рульгә утыра, Кярим  телефон аша бәрәңгене сату, суганны алу, базарда  урын табу, үз өендә туктап ял итү мәсьәләләрен хәл кылып куйган иде бит инде.  Мин  анда барып нишлим?  Юк, алар миңа, акчаңны безгә бир дә, үзең кал, димәделәр. Бергә утырып сөйләшә торгач, шуннан да  җайлырагын тапмадык. Тәвәккәлләдем мин шулай итеп, Иззи. Инде  моннан соң да мине  тәвәккәл димәсәң…

Әмма син мине ачык авыз дип уйлама. Акчаны Кяримгә мин болай гына бирмәдем, әлбәттә. Ул миңа расписка язды, мин Сялимгә  язган төсле итеп.  Аннары  миңа бер кочак  документ калдырды. Паспортсыз юлга чыгып булмый бит инде,  аның урынына дипломын, Алабуга районының бер колхозында  биш гектар җиргә  ия булуы турындагы шәһадәтнамәне һәм тагын бер-ике катыргы. Уйлап кара, биш  ел буе укып алган дипломы кешегә кадерле түгелмени?

Октябрьнең җидесендә  киттеләр алар. Без ул көнне синең белән  очраштык…  Син миңа үпкәләгән идең: баш врач машинаны ун көннән кайта дип белгән икән, чөнки Сарытау юлында  шуннан да артык булмыйлар. Октябрь уртасына кадәр  больницага  кәбестә, кишер, чөгендер кайтарырга кирәк икән. Без авылда булгач,  син мине таба алмагансың,  ә мин синең янга машинаны озаткач кына бардым… Шулай итеп, минем аркада  больницаның кышка яшелчәсез калу куркынычы туган. Мин йөгереп китеп, юлдагы машинаны куып җитеп туктатырдай булдым… Ләкин… Ләкин…

Мин  фәкать сине, алар ай уртасында кайтып җитәргә тиеш,  кәбестә белән чөгендер өчен  соң булмый әле, дип юата гына ала идем шул…

Бу  – синең белән соңгы очрашуыбыз  булыр, дигән уй башыма да килмәгән иде… Ә мин менә хәзергәчә синең яныңа барырга батырчылык итә алмыйм.

…Әйе, кайтмады машина. Бер атнадан да,  ун көннән дә, унбиш көннән дә кайтмады.  Минем ниләр кичергәннәрем сиңа кызык түгелдер, чөнки үз хәлең хәл булгандыр. Кичер мине, Иззи, гафу ит. Дөньяда төрле хәлләр булып кына тора бит! Бигрәк тә юлларда,  бигрәк тә машиналар белән…  Сялим дә очрашкан саен шулай дип торды.  Ә бәлки, ватылып яталардыр…  Ә бәлки, Волгоградка ук киткәннәрдер… Анда ук барсалар, көт тә тор, кереме яхшы булачак, диде. Шулай булгач, сабырлык белән  көтәргә кирәк. Син дә  Сялим белән хәбәрләшеп торгансыңдыр, сиңа да сабыр итәргә кушкандыр…

…Унҗиде көн узгач, мин машинаны  Суконный бистәсеннән барып таптым. Ул буш иде. Ниһаять, телефоннан Илгиз дә  җавап бирде.

– Юл уңмады, на фик, –  диде ул иренеп кенә. – Хәзер машина  янына,  на фик, киләм, шунда, на фик, сөйләшербез.

Килделәр  болар, ике шофер. Сөйләштек. Егетләр чыннан да Волгоградка ук барганнар. Андагы базарда машинаны милиция тикшергән дә, документларда  тәртипсезлек табып, Кяримне үзләре белән алып киткәннәр.  Анда бөтен акчасын алганнар.  Кярим әле һаман  шунда,  Волгоград төрмәсендә икән.

– Казанга да,  на фик, хәбәр итәчәкбез, диделәр, на фик, – диде Илгиз  карашы белән мине  сөзгәндәй итеп. – Ну, милиция белән, на фик, арагызны үзегез,  на фик, җайларсыз, ә безнең белән,  на фик,  араны бүгенме, иртәгәме, на фик,  өзеп куярга кирәк булыр. Шунсыз машинаны, на фик, бирмибез.

Син мине куркак дип уйлама, Иззи. Ләкин караңгы ишегалдында алар үз оясындагы ике аю кебек, ә мин берүзем идем. Кыйнап ташланган  көчек тә  үзен болай хис итмәс – хәлем шундый иде.

Хәер,  нигә боларны сиңа  язам соң әле мин? Егет кеше мескенлеген  сөйгән ярына  сиздерерме?.. Бу хатымны да  җибәрә алмамдыр, ахрысы.

Әйе,  мин, урамда борынын  җимертеп, акырып елап,  әнисе  итәгенә ябышкан маңка  малай кебек, Сялимгә барып егылдым.

– Ватылып  яттык, димәделәрме? – дип сорады ул бер дә исе китмичә.

– Юк.

Ул калькуляторын алып, нидер санарга тотынды. Аннары карашын түшәмгә төбәде дә, үзалдына:

– Аңлашылды, – диде. Тик нәрсә санаганын, ни аңлаганын әйтмәде. Миннән  Илгизнең телефонын  сорап алды да, тегеңә шалтыратты. Бик  якын иткәндәй,  дустанә тавыш белән исәнләште, тегене озак тыңлап торды, көрсенде, уфтанды.  Аннары:

– Мин иртәгә эш белән Нижгарга китеп барам, тугызларда  килсәгез,  сөйләшеп бетерер идек, – диде. – Әйе инде, әйе,  ул ачык авыз бирә алганын биреп  бетергән бит инде. Аннан алыр нәрсә калмаган, – дип миңа күз кысты. «Ачык авыз»ы мин идем, билгеле. – Егетләрчә үзара хәл итәрбез без аны. Иртәгә сәгать тугызга машина белән килсәгез,  бар да окей булыр. Гуд бай!

Аннары  миңа борылып:

– Ишеттеңме? – диде. – Иртәгә тугызга кил.  Пока.

Иртәгәсен   мин килгәндә, Сялим баһадирдай өч егет белән гәп сатып утыра иде. Минем арттан ук  Илгиз белән Артур да килеп керделәр. Сялим аларны бик ачык каршы  алды. Волгоград хәлләрен тагын бер тапкыр  сөйләтте, елмаеп, башын чайкап, хәлләренә кереп тыңлады.  Аннары аларга ике бит кәгазь сузды:

– Егетләр, зур  сумалар  турында сүз бара, –диде.

– Уговор  дороже денег, – диде Артур.

– Икешәр мең дип, на фик,  килештек бит, на фик, – диде Илгиз.

– Кто бы спорил,  но мин түгел, – диде Сялим елмаеп. – Ләкин мин сезне талаганнарын үз күзем белән күрмәдем бит. Сез күргәнсез. Менә шуларны  язып бирегез дә,  полный расчет ясыйбыз. Утырыгыз  өстәл янына.

Шофер кулына ручка түгел, монтажка  килешәрәк төшә. Бу икәү мышный-мышный яртышар бит кәгазьне майлы бармаклары белән буяп, таракан йөргәндәй хәрефләр белән тутырганда, теге өчәү машина   алып сату, запчасть бәяләре, бартер тирәләрендә сүз куерттылар. Сялим  шоферларның  аңлатмаларына бер генә күз салды да:

??????????????????????????????

– Волгоградта ул, на фик, КПЗ да, – диде Илгиз ашыгып.

– Чаллыда хатынының кайнар кочагында ятмыймы?

– Сезнең кеше, на фик, үзегез, на фик, беләсездер. Без – ялланган кешеләр генә, на фик,  бардык, кайттык. Килешенгән акчаны, на фик, бирегез дә, на фик, бу рейска араны өзик, на фик.

– Ярый, килешү буенча хәл итәбез, – дип калькуляторын кулына  алды Сялим. – Волгоградка юл  бер тәүлек, кайту – тагын бер тәүлек…

– Без  Шәмәшәйгә, на фик, Кяримнең  әниләренә, на фик, кереп кундык, – диде  ашыгып  Илгиз.

– Ярый, юлга өч тәүлек булсын. Базарда өч көн, Кярим артыннан йөрдек дисез  өч көн… Җәмгысы  тугыз көн була.  Калган сигез көнен машина  кайда булды?

Ике шоферның асларында урындык шыгырдый башлады. Сялим өстәл аркылы аларга таба кулын сузды:

– Кая, солярка  чекларыгызны бирегез әле.  Моннан сигез көн элек Волгоград юлыннан алынган булса, ул чеклар өчен түлим!  Бармы чеклар?

Тегеләрнең өстенә кайнар су сиптеләрмени, шәбәрделәр дә төштеләр.

– Югалттык, на фик…  кемгә, на фик,  кирәк…

– Ташлагыз, ялланып юлга чыккан шофер ягулык чегын югалтамы! Саф  акча ич ул!  Юк шул ул сездә!  Чөнки сез безнең машина белән кемгәдер ялланып, йөк ташыгансыз.  Димәк, сез машина  арендасы өчен түләргә тиеш!   Ә менә бу язуларыгыз, – ул тегеләрнең аңлатмаларын  селкеде, – бик шәп документ.  Милиция өчен. Мин Волгоградка шалтыраттым, милиция белән сөйләштем.  Бу айда бер генә Казан кешесе дә, анда барып, милициягә эләкмәгән. Безне  Волгоград милициясе талады, дигән кәгазьләрегезне ходка җибәрсәмме? Милициягә яла яккан өчен, беләсезме, ни була?!  Сез бәрәңгене саткансыз да, акчаны бүлешкәнсез, Кярим  үз юлы белән  киткән, чөнки машинага  заказчикны утыртырга кирәк булган. Кабинага өчәү генә сыя шул.  Әллә дөрес түгелме?

Шоферлар,  урыннарыннан сикереп торып,  кулларын болгый-болгый, алай түгел, без гаепсез, дигән сыман сөйләнәләр, шул ук вакытта  каршыларында утырган таза егетләргә  шикләнеп караштырып алалар иде. Тегеләр исә таш сын кебек хәрәкәтсез, ләкин гәүдәләре пружинадай тартылган, кирәк мизгелдә сикереп торачаклары сизелеп тора иде.

Сялим тәрәзәгә карады да:

– Машина  монда икән, – диде. – Бирегез документларын да таегыз яхшы чакта.

Бер спектакльдән дә  бу хәтле тәэсир алганым юк иде әле минем. Менә ничек хәл итәләр икән бәхәсле мәсьәләләрне бу бизнес дигән илләрдә! Кирәк чакта, үзең белән бер кәсепкә кергән кешеләрне менә ни рәвешле төлке кебек хәйләләп, ятьмәгә кертергә дә,  бугазларына эт кебек  ырлап  ябышырга кирәк икән! Болай булгач,  Кяримгә дә бер чарасын табар, акчасын китертер,  дигән  ышаныч туды минем күңелдә. Үләм дигән  чиккә  җиткәндә, өстемә тере суы бөркеделәрмени!

– Булды, – диде ул, шоферлар чыгып киткәч. – Син дә тынычлан. Машинаны безнең егетләр илтеп тапшырыр. Грузовойга праваң юк бит синең. Луиза көн саен телефоннан елый, бәгырьгә төште инде…  Да, синең миңа бурыч бар бит әле. Кайчан түләмәкче буласың?

Мин шаккатып аңа текәлдем. Ә ул исе дә китми минем күземә  туры карап тора, гүяки акчам барын-югын  белми,  сүз белән әйткәнне  көтә. Ә мин телсез калдым, дәшми тик утырам.

– Аптырарсың синең белән, – диде ул хәлемне аңлагандай. – Син болгаткан кайнар боламыкны миңа ашарга калды тәки…

Таза егетләр хушлашып чыгып китүгә, Сялим телефонга  ябышты. Блокнотын актаргалап, Пензадагы бер танышының телефонын тапты, аның аша Шәмәшәйнең  телефонын белде, андагы  справочныйдан  Кяримнең  әнисе Фатыйманың  өй телефонын таптырды.  Ике-өч минуттан  ул «Фатыйма апа канәтем» дип аның белән  өзелеп  сөйләшә иде.  Хәл-әхвәлләрен белешкәч, Кяримнең Казанда берәүдән биш мең акча алып киткәнен, теге берәүнең милициягә  мөрәҗәгать итәчәген бик тәфсилләп тасвирлады. Әни кешенең  йөрәген ярып  үтеп керде инде менә! Фатыйма апа, шоферлар сүзен кабатлап,  улымны талаганнар, диде булса кирәк, Сялим:

– Талаучылары  билгеле икән бит, кайтартабыз  без ул акчаларны, – диде. – Әле монда, Казанда, таныш  милиционерлар белән киңәшкән идем, Волгоград милиционерларыннан кан костырып алабыз без аны, диләр. Кяримне дә таптырабыз, диләр!

Телефон чыбыгының теге башындагы апайның  хәле бик мөшкелләнде, булса кирәк. Ул акчаны иртәгә  үк китереп җиткеререргә ант итә,  Сялим исә милиция белән эш  йөртергә  өнди иде.

– Ничек инде җәй буе кадерләп үстергән дуңгыз баласын сатасыз! Ничек инде  бөтен Шәмәшәй буйлап бурычка акча теләнеп  йөрисез! – дип күгәрчендәй гөрләде ул телефон трубкасына. – Кайтарсын милиция акчаны, судить  итсеннәр ул сволочьларны!..  Сабак булсын!

Әмма әни кеше улының милиция белән булышып йөрүеннән уттан курыккандай курка иде, ул бик ялынып, ялварып, Сялимне бер-ике  көн көтәргә ризалатты.

Ләкин нишләп биш мең генә? Ә бәрәңге бәясе?

Мин моны  кычкырып  сорамадым,  Сялим  күз карашымнан аңлады.

– Бер дуңгыз баласыннан сыер хакы чыкмый, – диде ул. – Чирле хатын ул хәтле  әҗәт тә җыя алмый. Кешене кычкыртып таларга  ярамый!

– Ә Кяримгә мине таласа да ярыймы?  Минем акчалар анда лабаса!

– Кем әйтте?

– Бая үзең шулай дидең ич!

– Синең өчен әйтелгән сүз түгел, шоферлар өчен! Бәлки, чыннан да талаганнардыр!  Ә бәлки, бурычлары күп булгандыр да, шуларны түләгәндер. Мин монда кеше акчасын эзләүче шымчы түге. Үз эшем дә муеннан.

Ул кул кырые белән муен  турын сызып күрсәтте. Миннән гарык икәнлеге  күренеп тора иде

Мин  нәүмиз хәлдә чыгып киттем. Сялимгә ничек үпкәлисең бу очракта? Шоферлардан машинаны  йолып алды – ничек итеп кенә әле! –  миннән бурычны кычкыртып таламый. Пензадан акча китертү чарасын да тапты… Минем акчаларны  кайтарту җаен да тапмый калмас…

Шулай дип юанырга тырыштым.

Ул  көннәрдә мин сиңа барырга  батырчылык итмәдем, Иззи.  Инде машинаны кайтарып биргәч,  бераз тынычлансын, миңа үпкәсе кимесен, дидем.  Дөресен  әйткәндә, вакытым да юк иде, мин  бик хурлыклы  шөгыль белән мәшгуль  булдым: Сялимнең ишек төбен каравылладым. Минем Фатыйма  апаны  эләктереп каласым килә иде. Бар  өметем шунда иде бит! Таныдым  мин  аны, Иззи, ышанасыңмы, таныдым! Хәер, бу гаҗәп тә түгел. Ике кулына ике сумка тоткан  базык гәүдәле,  авыр адымлы, талчыккан авыл апасының кыйбатлы гостиницада ни  йомышы булсын соң!

Мин  аңа тагылып диярлек бүлмәгә кердем. Сялим миңа күз дә сирпемәде,  апаны кочагына алды. Китте ах-ух итүләр, хәл-әхвәл  сорашулар. Апа  күчтәнәчләр белән килгән иде:  тозлаган гөмбә, алмалар, пәрәмәчләр, хәтта бер шешә болганчык эчемлеге дә бар иде. Анысын урман  җиләгеннән  үзем ясадым, диде. Сялим  компьютерын бер читкәрәк шудырып,  ак кәгазь  җәйде,  рюмкалар, чынаяклар чыгарды. Бу икәүнең серләре бик килешә,  читтән карап утыручы мин генә табынны боза идем. Өстәл кырыенда миңа урын җитмәде, Сялим теге болганчык сыекчаны  чынаяк төбенә салып миңа да сузган иде,  тамактан үтмәде.  Апа сүзләренә караганда, Кярим  Чаллыдан, хатыны яныннан әйләнеп, бер тиенсез Шәмәшәйгә кайтып егылган, күңеле бик төшенке икән. Минем Кяримнән  сигез тонна  бәрәңге  өчен егерме  дүрт меңне  һәм юлга биргән  өч меңне – тиешле керемне түгел, үз акчаларымны гына! –  кайтарып алырга  өметләнеп  йөрүемне  ишеткәч, апакайның чырае  күгәреп чыкты. Ул  еларга ук тотынды. «Дөньяда бәхетсезлек булмый тора  димени? Юлда  әнә кешеләр  үлеп тә калалар. Алар  өчен кем кемгә түли!  Бирмәскә кирәк иде Кяримгә ул акчаны, ул бәрәңгене!  Кем кушты сиңа! Ул болай да  акылдан шашар  чиктә инде. Беркөнне сарайга кереп, муенына бау салган, күршеләр сизеп алып, кереп, бавын кисеп төшергәннәр. Кярим  үлсә, сезгә шуннан  җиңеллек буламы? Колхоз бәрәңгесе  өчен  кешенең  җанын кыярга кирәкме? Азмы чери аның  бәрәңгесе басуларда, базларда? Аны гына списать итәләрме колхозда?»

Сялим исә аның  һәр сүзенә  пичәт сугып утыра, дөрес, ди. Әгәр  Кяримне талаганнар икән,  хәзер үлсенмени инде?

Артык идем мин анда, чыгып китәргә кирәк иде миңа. Әмма акча бәйләп тота иде  мине  алар янында.

Ярый, апа озак утырмады,  китәсем бар, дип ашыга башлады. Урыныннан кузгалгач кына, читкәрәк борылып, түшеннән актарып, бер төргәк акча чыгарды. «Төгәл биш мең, – дип Сәлимгә сузды. –  Санап ал». – «Сезгә  ышанмасаң тагын!..» – дип, Сәлим төргәкне сүтеп тә тормыйча өстәл тартмасына ташлады.

Апаны озата чыккач, шактый торып керде ул.  Урынына утырды. Өстәл тартмасыннан…  кәгазь кисәге тартып чыгарды да миңа сузды.

– Менә сиңа распискаң, җаның тыныч булсын, миңа бурычың юк.

Шулай  диде дә сүзне беткәнгә санап, телефонга  ябышты. Мин, тасыраеп, аңа текәлдем. Минем бурыч ике мең дә ике йөз иде, ә аңа бишне бирделәр.  Калганы  миңа тиештер бит!  Минем телем аңкавыма  ябышып каткан иде. Сүз әйтә алмадым.

– Нәрсә? – дип сорады Сялим.

– Ә… миңа?

– Нәрсә сиңа? Ну, малай, даешь! Мин монда тирләп-пешеп синең эшеңне җайлап йөрим,  ә син әле тагын  акча да түләтмәкче! Рәхмәт әйтәсе урында!  Биреп куйганың бармы әллә! Шул инде, ит изгелек – көт явызлык, диләр.  Машина  арендасына да түләмәгән бит әле син!

– Ремонт, делитель… – дип мыгырдандым мин. Ремонтны аренда хакына санау тиеш, димәкче идем. Ул мине бүлдерде:

– Эшләми ул синең делителең! Аны ремонтладым дип авыз да ачып булмый!  Карарга кирәк иде! Инженер башың белән шуны да тикшермәгәнсең!

– Шоферлар сезнең танышлар иде бит!

– Нинди таныш булсын алар миңа? Кярим «Кулдан кулга» гәзитеннән игълан буенча табып китерде  бит аларны! Кешегә салына  торган гадәтне ташларга кирәк! Баш врач Луизага мөкиббән булгач та, машина өчен акча сорамас, дип уйлыйсыңдыр… Ну син даешь! – Ул, хәйран калгандай,  башын чайкады. – Бизнеснең төрлесен күргән бар, әмма сөйгән кызының чибәрлегеннән бизнес ясарга маташучы – син беренче!  Кая барып чыкты хәзерге яшьләр, ә?! – дип өстәде ул хәйран калгандай…

…Иззи! Иззикәй-йөземкәем! Әллә син дә  минем хакта  шулай уйладыңмы? Шундый уйлар килдеме әллә башыңа? Син минем хакта шулай уйлый алдыңмы? Ул кичне сибәләп торган  яңгыр астында  мин  бик озак сезнең  өй тирәсендә  йөрдем. Барыбер очратырмын, беренче сменада булсаң – кайтканда, икенче сменада булсаң –  барганда,  юлыңа каршы чыгармын дип уйладым. Тәрәзәгездә ут бар иде,  тик дүртенче каттагы пәрдәдәге шәүләләрне дә күреп булмый иде.

Яңгыр астында күп йөри торгач, азрак аңыма килдем. Сине  күрсәм дә, каршыңа чыга алмасымны аңладым. Сялим алдында мескенгә калу – бер хәл, әмма  синең каршыңда бичара булып басып тору… Бусы инде мөмкин түгел иде.

Шул ук кичне мин, поездга утырып, авылга кайтып киттем. Куанып каршы алдылар, ашарга утырттылар. Бераз хәл алгач, әти белән кара-каршы утырып сөйләштек. Бозауны, казларны  сатып, хуҗалыктан җыйган бәрәңге бурычын түләгәннәр, колхоз  көтәргә риза булсмаса, сыерны  илтеп тапшырырга уйлап торалар икән.

– Мин сиңа теге кайтуыңда  әйтә алмадым, әйтсәм дә, эш мине тыңлаудан узган иде, – диде әти. –  Болай килеп чыгуы би-ик әйбәт булган  әле. Олы сабак укытканнар сиңа. Кырыйдан кергән мал безнең нәселнең корсагына килешми, улым! Эшләп  ашарга өйрән!

Аның шул киңәшен күңелгә салып, Казанга килдем дә, «Кулдан кулга» гәзитәсе сатып алып, игъланнар укырга керештем. Квартир ремонтын ясаучылар кирәк икән, ял көннәрендә эшләргә анда ялландым. Төнге каравылчылар кирәк икән, анысына йөгереп бардым. Өч кеше урынына берүзем эшләргә, һәр төн саен сакта торырга ризалык бирдем. Бер бизнесменның бухгалтерия кәгазьләрен рәткә салырга алындым.  Һәммәсенә тәвәккәлләдем. Уңганлыгым җитә. Эш көннәрендә – заводка, ял  көннәрендә квартир ремонтларга чабам. Төннәрен каравылда утырам. Бинесменның акча документларын рәтлим, озын-озын итеп  сиңа хатлар язам. Бер-ике айдан баш врачка бурычымны түләрлек акча җыелыр, озак тоткан өчен процентларын да өстәп,  илтеп бирермен, дип хыялланам. Ул чакта мин, башымны югары күтәреп, синең каршыңа килеп басармын. Нинди күз белән карарсың, ни әйтерсең икән син миңа? Минем хакта бик начар уйлыйсың микән инде?

Әнә  Сялим мине һич тә юкка чыгарып ташламаган икән үзе. Бер көнне шалтыраткан идем, бик сөенде.

– Слушай, мин сине эзлим бит, – ди.  – Кяримнең дипломын әнисенә җибәрергә кирәк. Эшкә керсен. Бераздан сиңа бурычын да түли башлар.

– Үзе килеп алсын, – дидем.

– Юлга акча каян каян алсын ул? Аның бурычка батуыннан сиңа ни файда? Слушай, бер килеп чык әле. Идеялар күп миндә. Бераз акча эшләп  алырбыз.

Ни дип әйтергә моңа?!

Ул, бераз тынып торды да,  шат тавыш белән:

– Бизнес шулай инде ул, төрле хәл була, – диде. – Бер табасың, бер югалтасың. Уңганлык бар синдә, тәвәккәллек бар, калганына өйрәнәсең аны!

…Ә нәрсә соң ул – «калганы»? Этлек, ертмачлыкмы? Иззи,  син Сялимгә бик сокланып карый идең, мөгаен, минем дә шундый булуымны телисеңдер.  Әгәр бөтенләй үк аңа охшап бетә алмасам, бизнес ясап баер өчен  миңа этлек, ертмачлык җитмәсә, миннән йөз чөерерсеңме? Эшләп тапкан  акчага гына яшәргә  риза булырсыңмы  икән син, Иззи-гүзәлкәем?

Бу сорауларга җавапны бик беләсем килә, язмышым шуңа бәйле. Бу хатны язганда мин гүяки кырыс хөкемдар каршында басып торам,   бу аяныч  хәлләргә ни сәбәпләрдән дучар  булуымны аңлатырга  тырышам. Аңларсыңмы син мине? Акларсыңмы?

Нинди хөкем чыгарырсың син миңа?!

Акламасаң да  аңларсың дигән өметтә калучы Данил, синең Дилкәең-тилекәең».

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү