Владимир Путин кушуы буенча водород белән йөрүче автобуслар пәйда булачак

Водородта эшләүче тәүге автобуслар 2024 елда Россия шәһәрләре урамнарында күренә башлаячак. “Россия Президенты Владимир Путин куйган бурыч нигезендә, инде 2021 ел азагына водородта эшләүче шәһәр автобусларын булдыру һәм 2024 елда алардан файдалана башлау планлаштырыла”, – дип хәбәр иткән РИА Новости хәбәрчесенә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, министрлыктан искәртелгәнчә, мондый ягулык  белән тәэмин итү инфраструктурасы булдырылганда гына водородта эшләүче транспортны массакүләм төстә гамәлгә кертергә мөмкин.

Министрлык белгечләре фикеренчә, ягулык сыйфатында водородтан файдаланучы транспорт чараларын булдыру илнең климат үзенчәлекләрен, башка үзенчәлекләрен исәпкә алырдай бик өметле юнәлеш булып тора.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин илдә 2023 елга водород ягулыгында эшләүче шәһәр автобусын булдыру бурычын куйды. КАМАЗ бу җәһәттән тиешле эшләр башлап җибәрүе турында белдерде дә инде. Чаллы заводы инде быел ук водородта эшләүче автобус булдырып, аңа тест тикшеренүләре үткәрә башлауны планлаштыра.

 


Фикер өстәү