Май бәйрәмнәрен озайту мөмкинлеген карыйлар

Май бәйрәмнәре озайтылырга мөмкин. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бу тәкъдимне өйрәнә, дип яза РИА Новости, министр Антон Котяков сүзләренә таянып.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Мироновның һәр ел саен Яңа ел каникулын кыскарту хисабына май бәйрәмнәрен озайтырга тәкъдим иткән. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әлегә бу җәһәттән бернинди дә карар кабул ителмәвен белдергән.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү бәйрәме уңаеннан, майның беренче ике эш атнасы дүртәр көнлек (4-7 май һәм 11-14 май) кенә булачак. Шул рәвешле халык 1-3 май һәм 8-10 май көннәрендә ял итәчәк.

 


Фикер өстәү