22 апрель тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара Җир-Ана көне

Боливия инициативасы белән БМО Генераль Асамблеясының 63нче сессиясендә 2009 елның 22 апрелендә гамәлгә куела. Бу көнне билгеләп үтү традициясе 1970 елда АКШ та барлыкка килә. Россиядә исә 1992 елдан бу көнне төрле экологик чаралар һәм акцияләр белән билгеләп үтәләр.

СCCР гражданины

90 ел элек (1931) СССР Халык Комиссарлары Советы совет гражданлыгы турында карар кабул итә. Советлар Союзы территориясендә яшәүче һәр кеше, әгәр дә чит ил гражданины булмаса, СССР гражданины булырга хокук ала.

Хәрби өйрәтүләр

103 ел элек (1918) “Хәрби сәнгатькә  мәҗбүри өйрәтү турында” декрет кабул ителә. 18 дән 40яшькә кадәр булган һәр ир-ат, эшләүдән өзелмичә, хәрби өйрәнүләр курсын үтәргә тиеш була. Хатын-кызлар һәм 16-17 яшьлек үсмерләр өчен бу ирекле куела. Хәрби өйрәнүләр 1923 елда туктатыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, гражданнарга хәрби әзерлек үтү буенча боерык чыгарыла. Ул 16 дан 50 яшькә кадәрге ир-атларга 110 сәгатьлек өйрәнүләрне күздә тота.

 Күз күчереп утырту

52 ел элек (1969) күзне күчереп утырту буенча АКШ та беренче операция ясала. Уңышлы чыкмаса да, бу оперцияне могҗизага тиңлиләр.


Фикер өстәү