«Бездә Шәкүр карак сыйфатлары бар»

Кайбыч районы үзәгеннән 30 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан бердәнбер мишәр авылына юнәлгәч: «Безнең як мишәрләре башка!» – дип кызыктырып бардылар. Үзенчәлекләре нәрсәдә икән соң дигән сорауга җавап табарга иде исәбебез.

Төп аерма сөйләмнәрендә чагыла икән. Ул күбрәк әдәби татар теленә тартым. Гадилекләре белән җәлеп итәләр. Сүз уңаеннан, Чүти авылы – бик борынгы, аңа нигез 1752 елда ук салынган. Йөздән артык бала мәктәпкә йөри, балалар бакчасы эшли. Музейлы, 5 кибетле сала бу. «Шәһәрдәге кебек яшибез. Район үзәгеннән еракта дип зарланмыйбыз!» – ди авыл халкы.

Данлыклы ат карагы, риваятьләр герое Шәкүр каракның (Шәкүр Рәхимов) да Чүтигә кагылышы булуын күпләр беләдер. Аның турында аеруча яратып, горурланып сөйлиләр биредә. «Бездә Шәкүр бабай сыйфатлары бар» диләр.

Чүтинең атаклы гармунчысы Ринат абый Исламов Шәкүр каракның тормыш-көнкүреше турында әбисеннән ишетеп белә. Бер вакыйга турында безгә дә сөйләде.

– Берсендә Шәкүр абзый атлар урлап кайткан да икән, моның артыннан полиция килгән. Бу вакытта ул өендә чәй эчеп утыра икән инде. «Поступила жалоба, вы украли лошадей?» дип сорыйлар моннан. Бабай берни белмим дип кенә җибәргән, чәй эчеп утыруын дәвам иткән. Полиция исә тентү уздырырга тели. Шәкүр абзый моны чәй эчәргә утырта, намаз вакытым җитте, шуннан соң тикшерерсең, ди. Үзе намазга баса, азан әйтә башлый. Бабайның Галиәкбәр исемле улы була. Азанны исә менә болайрак әйтә Шәкүр бабай: «Аллаһу-әкбәр. Улым, тыңла, Галиәкбәр! Югары абзарда атлар бар. Түбән абзарга алып бар. Түбән очта ярлылар, шуларга таратсыннар». Теге бит татарча аңламый! Намаз төгәлләнгәнче, улы Галиәкбәр атларны таратып бетерә инде. Тикшерергә чыккач, сарайда атлар юклыгы ачыклана, – дип сөйләде Ринат абый.

Чүтидә аны һич кенә дә «бандит» дип атамыйлар. «Ул байлардан урлаган, ярлыларга тараткан. Яз көне чәчәр игене булмаганнарга, орлык бирәм, чәч, үстер, дип булышкан. Кире сорамаган», – ди Ринат абый.

Көнбагыш ашап, зекер тыңлап…

Чүти авылында, башка авыллардан аермалы буларак, бер гадәт әле дә яшәп килә икән. Ул да булса, дини бәйрәмнәрдә зекер әйтү. Авыл халкы сөйләвенә караганда, уразаның 30 көне узгач, бәйрәм-кич алдыннан (гаеткә кадәр), мәчеттә зекер әйтү каралган. Аны ир-атлар әйтә. Авыз ачканнан соң, авыл халкы моны бигрәк тә көтеп ала. Азан тавышын исә халык көнбагыш ашап тыңлый. «Авыз «буш» тормаска, гайбәт, сүз сөйләмәскә бу. Корбаннан соң да кич зекер әйтелә.


Фикер өстәү