Төзекләндерү кирәк булган ишегалларын халык үзе сайлаячак

26 апрельдән Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында, “Услуги РТ” мобиль кушымтасында һәм күп функцияле үзәкләрдә тавыш бирү башлана. Республикада 2022 елда төзекләндереләчәк ишегалларының 200 ен әнә шул рәвешле сайлап алачаклар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “Татарстанның шәһәрләрне үстерү институты” фондының стратегик проектлар белән идарә итү Департаменты җитәкчесе Венера Камалова җиткерде.

– Халыкның сайлау мөмкинлеге булачак. Алар үзләре матур, яңартылган итеп күрергә теләгән ишегалдын сайлый. Республиканың 4 мең 758 ишегалды арасыннан 200ен сайлап алачаклар. Барлык төзекләндерү эшләре 2022- 2024 елларда тәмамланачак, – диде ул.
Дәүләт хезмәтләре порталында ишегалларын гына түгел, Казансу буенда барлыкка киләчәк биш парк белән дә танышып, күңелегезгә хуш килгәнен билгеләргә була. Быел Казансу буенда “Казансу буендагы бакчалар”, “Манзара”, “Рус-Немец Швецариясе”, “Спорт паркы”, “Савиново паркы” дигәннәре сафка басачак. Казансу яр буйларны төзекләндерелеп бетергәндә биредә барлыгы 12 парк булачак, ди белгечләр.
Тавыш бирүдә бөтен республика халкы катнаша. Дәүләт хезмәтләре порталы белән дус булмаган кешеләргә волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан күп функцияле үзәкләрдә 200 дән артык волонтер эшлиячәк.
Тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр уза. Исегезгә төшерәбез, “Безнең ишегалды” программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2019 елдан тормышка ашырыла. 202 елда – 1091, 2021 елда – 1074 ишегалды төзекләндереләчәк. Биш ел эчендә 2014 елга кадәр төзелгән 6923 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр. Татарстанда соңгы 6 елда “Җәмәгать киңлекләре үсеше” программасы ярдәме белән 443 объект яңартылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү