Татарстанда тугызынчы тапкыр үткәрелә торган республика ифтары “Казань Экспо” халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында берьюлы 5 меңнән артыграк кешене: җитәкчеләр, бизнесменнар, аз керемлеләр, башка төбәкләрдән килгән кунакларны бер өстәл артына җыячак. Оештыручылар шулай ук “Ак барс Арена” стадионында ризык өләшергә ниятли. Тегесендә дә, монысында да ковидка каршы иминлек чаралары күреләчәк. Барысы да уңайлы, көйле булып чыксын өчен 500 волонтер ярдәм итәчәк.
Авыз ачуга акча җыю бара. Теләгендә булган барча кеше, мөмкинлегенә карап, үзе теләгән күләмдә акча күчерергә мөмкин. Акчаны, “Ифтар” дигән сүзне җыеп, 7715 номерына смс-хәбәр юллау нигезендә күчерергә була. Хәбәр юллау бәясе – кәрәзле элемтә операторына бәйле рәвештә, 50 сум чамасы. Ифтар дигән сүздән соң ара калдырып, күчерелә торган акча күләмен күрсәтергә кирәк. Мәсәлән: Ифтар 500 яки Ифтар 1000.
Акчаны күчерергә мөмкин:
1) СБ 5469 6200 1751 2813 картасына (Булат Раифович М.);
2) “Зәкят” фондының расчет счётына
Генераль директоры – Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адресы: 420111, ТР, Казан ш., Лобачевский ур., 6 й.
Факттагы адресы: 420021, ТР, Казан ш., Тукай ур., 89 й..
Телефоны 89872253322