Эт рәнҗетүчеләрне төрмәгә озата башлыйлар

Этнең уенда ни икәнен берничек тә белеп булмый. Аңа бәйле мисаллар көн саен очрап тора.

Күптән түгел Башкортстанда уйнарга дип урамга чыккан 4 яшьлек малайны этләр талап үтерделәр. Питрәч районының Шигали авылында исә, бер ир-атның кул-аякларына эт тешләп зыян килгән.

Элек этләрне аучылар атып йөри иде. Ә хәзер ату түгел, рәнҗетү дә ярамый.
Архангель өлкәсендә яшәүче бер ир-ат гаиләдә чыккан тавыш аркасында, сөйгәненә үч итеп ике этен балконнан ташлаган. Моның өчен үзен өч елга төрмәгә утыртып куйганнар.

Тиздән бурычлары булган кешеләрдән йорт хайваннарын алмый башлаячаклар. Бу хакта Дәүләт Думасында закон проекты тәкъдим ителгән. Элек суд приставлары бурычлы кешеләрнең йорт хайваннарын да алып чыгып китә торган булган. Бу әлбәттә, гади токымлы эт-песиләргә кагылмаган. Сукбай этләрдән ничек котылырга соң?
Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин исә, һәр этнең дә кайчандыр хуҗасы булган, ди.
– Үзеңә дус итеп алгансың икән, аны карап тору, тәрбияләү синең өстә. Сукбай этләр күктән төшми алар. Башта алып, аннан чыгарып ташларга ярамый, – ди депутат.


Фикер өстәү