Рөстәм Миңнеханов 50 район һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләренә машина ачкычы тапшырды

Җирле үзидарә көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы «Корстон» күңел ачу үзәгендә үтте.

– Бу юлы бәйрәмне җыелып үткәрүебез сөендерә. Монда ветераннарыбыз да бар. Коронавирус беркая да китмәде, әмма без шушы шартларда да эшләргә өйрәндек. Хәзерге көндә муниципаль хакимият ул – идарәчеләрнең зур командасы. Алар арасында депутатлар, район башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр һәм иҗтимагый үзидарә активистлары бар. Республикада 6782 муниципаль хезмәткәр эшли. Бу – без һәрвакыт таянган команда. Сез – халык белән эшләүчеләр, алгы сафта баручылар, – дип котлады аларны Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе әгъзаларына да теләкләрен җиткерде. Аларның оешуына 15 ел тулган.

Хезмәттә үрнәк күрсәткәннәр Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәүләт бүләкләре алды, ә 50 район һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләренә «Hyundai Sonata» автомобиле ачкычлары тапшырылды.


Фикер өстәү