Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан чаралар кайларда һәм ничек узачак?

Татар җәмәгатьчелеген дулкынландырган сорауларга «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда ачыклык керттеләр.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белдерүенчә, Шигърият бәйрәме башта ук ике урында: Казанда һәм Кырлайда үткәрергә планлаштырылган булган. Әлеге фикерне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да куәтләде:

– Без, ничегрәк үткәрергә шигырь бәйрәмен дип, төрле формалар уйладык. Әле төпле карарга килгәнче, матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә татар шигъриятен саклаучылар, Тукайны, татар телен Казаннан куасыз, дип нәгърә ордылар. Әлбәттә, рәсми белдерү булганчы тавыш куптарырга, паровоздан алдан йөгерергә ярамый да инде ул. Ләкин кайбер кешеләргә үзләренең исемнәрен гауга аркылы халыкка җиткерү кирәктер.

Язучылар берлеге рәисе 26 апрель иртәсенең Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачагын, шуннан соң бер төркем татар зыялыларының Кырлайга китәчәген әйтте. Кырлайда татар зыялыларының Президент белән очрашуы каралган. Анда Тукай яшәгән урыннарны төзекләндерү турында да фикер алышачаклар.

Казанда Шигырь бәйрәме көндезге сәгать бердә башланып китә. Татар әдәбияты вәкилләренең барысына да шигырь сөйләргә мөмкинлек биреләчәк. Кичке сәгать алтыда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Тукай премиясе лауреатларына дәүләт бүләкләре тапшырылачак.

Матбугат очрашуында Тукайга багышланган чарада: «Тукайга багышланган саллы эш буламы?» – дип тә сорадылар. Әйтик, Тукай турында фильм төшереләчәкме?

– Андый фикер бар. Илдар Ягъфәров белән дә бу хакта сөйләшкән бар, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та бу хакта уйлана. Әмма кино төшерер өчен үзебезнең кимәлебез дә булырга тиеш бит. Алынасың икән, ул шәп булырга тиеш. Икенче яктан, татар әдәбиятында Тукай кебек өйрәнелгән, популярлаштырылган башка шагыйрь юк та. Мәсәлән, китап нәшрияты аның әсәрләрен өч телдә бастырып чыгарды. Тиздән Тукай үзе әзерләп калдырган 30 табаклык китап дөнья күрәчәк. Мөхәммәт Мәһдиевнең  Тукай турында язмалары китап булып чыгачак. Шагыйрь турында пьесалар да шактый язылган. Аларны берәр театрда сәхнәләштереп була иде бит инде. Ләкин театрларга репертуар җәһәтеннән тулы ирек бирелгән. Бу мәсьәлә буенча без Дәүләт Советы комитетында «түгәрәк өстәл» үткәрергә җыенабыз – дип җавап бирде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү