Төркия илкүләм авиаташучы идарәсе рәисе Билал Экщи ике ил: Бөекбритания һәм Дания белән авиаочышларның яңадан башлануы турында сөйләде, дип хәбәр итә News-Turk.
РИА Новости хәбәр итүенчә, «Безнең хакимиятләрнең кабул ителгән карары нигезендә, Бөекбритания һәм Дания пассажирларына, очу алдыннан соңгы 72 сәгать эчендә ясалган тискәре ПЦР-тест булганда, Төркиягә очарга рөхсәт ителәчәк», — дип язган ул үзенең Твиттерында.
Төркия бу илләр белән һава юлын 2020 елның декабрь ахырында япкан иде. Төркия сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджа, бу илләрдә коронавирус мутацияләре табылу сәбәпле, Бөекбритания, Дания, Нидерланд һәм Көньяк Африка Республикасыннан рейсларның вакытлыча туктатылуы турында хәбәр итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat