Татарстанда нинди ял итү урыннары бар?

Эләкмәс быел төрек яры… Чит илгә йөрергә күнеккән турист халкы ялны икенче ел рәттән үзебездә эзли. Дөресен әйткәндә, Урта диңгез комлыкларында күп тапкырлар кызынып та, Идел буйларын бер мәртәбә күрмәгән кешеләр аз түгел. Кимчелекне төзәтергә беркайчан да соң түгел. Быел исә Ходай үзе кушкан. Ялның ниндие генә тәкъдим ителми бездә: кунакханәлесе, палаткада, бер көнлеге, атларда, боланнар хозурында, бөркетләрнең канат очыртканын карап, мунча кереп… Әйдәгез, бик үк таныш булмаган урыннарны барлыйк әле.

Урман ялы

Соңгы елларда урманда ял итәргә теләүчеләр арткан. Һәрхәлдә, туристлар арасында глэмпинг дигән юнәлеш популяр. Гади итеп аңлатканда палаткада яшәү инде ул. Глэм дигәне – гламур, ягъни уңайлыклы палатка (йорт). Гид Динара Сафиуллина әйтүенчә, алар арасында иң кызыксыну уятканы Urman camp икән.

– Глэмпинг Urman camp, узган ел гына оешса да, популяр. Ул – палатка лагере, ләкин чатырлары гади түгел. Анда бөтен уңайлыклар, душ, бәдрәфе каралган, кайбер палаткаларда себер чаннары да урнаштырылган. Ул Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылы янында урнашкан, – ди Диана.

Әлеге лагерь Раифа тыюлыгыннан ерак түгел, үзеннән биш чакрым ераклыкта карст күле бар. Балык тотарга яратучыларга менә дигән урын. Палатка дигәч тә, уңайлыклы кечкенә йортлар инде ул. Шуның дүрт кеше сыйдырышлысы эш көннәрендә – 12, ял көннәрендә 16 мең сум тора. Бу йортлар душлы, бәдрәфле, мичле.

Башка кэмпинглар:

– «Шторм», палаткалар өчен махсус корылган урын. Учак урыны, кайнар сулы юынгычлары бар. Теләгәндә, түләп, кайнар ризык пешерттерергә була. Биектау районының Колсәет авылы янында, Казансу буенда урнашкан.

– Аракчино бистәсендәге Идел яры. Биредә уңайлыклар каралмаган, кыргый табигатьтә ял итәргә яратучыларга.

– Лаеш районының Орел бистәсе янындагы Идел буе. Табигатьнең иң матур урыны. Шулай ук махсус ял урыннары каралмаган.

– Биектау районының Каменка авылы янындагы елга. Кемпингистлар арасында бик популяр урын. Биредә музыкаль фестивальләр дә үтә. Машинада, автобуста, электричкада барып җитеп була.

Атлы, боланлы…

Романтик ялның атлысын да оештырырга була. Зәйнең Урта Пәнәче авылы тирәсендә атлы сәфәргә чыгып була. Оештыручылар әйтүенчә, атта йөри белмәсәң дә куркыныч түгел, инструкторлар өйрәтә. Биредә ике кеше бер сәгатькә атларда йөри ала. Бәясе эш көннәрендә – 2500, ял көннәрендә – 3500 сум. Төркем белән җыелышып килгәндә, атта йөрүнең сәгате 750 сумга төшә, ял көннәрендә – 1000 сум. Кояш баешын карарга барырга теләсәгез, 1,5 сәгатьлек экскурсиягә 1000 сум түлисе.

Татарстанда боланнар һәм Алтай маралларын үрчетүче экопарк «Дикая ферма» да бар. Биредә боланны сыйпарга, ашатырга, фотога төшәргә була. Бәясе «тешләми». 14 яшькә кадәрге балалар бушлай, өлкәннәр 500 сум түләп керә ала. Июнь аеннан биредә туристларны ашату да оештырылачак. Әлеге ферма Казаннан 123 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу – Лаеш районының Степановка авылы. Боланнарны туристларга күрсәтү өчен генә үстермиләр. Җитлеккәч, аларны иреккә чыгару планлаштырыла. Ике партия табигатькә чыгарылган инде.

Ни өчен Алтай боланнары нәкъ менә шушы биләмәдә үрчетелә? Чөнки әлеге авыл диңгез өсте биеклегеннән 194 метр югарылыкта урнашкан. Алтай мараллары шундый биеклектә генә яши ала, аларның үпкә-сулыш алу системасы башка шартларга җайлашмаган. Тагын бер кызыклы факт бар. Ул хакта парк хезмәткәре Индира Диярова менә ниләр сөйләде:

– Тимгелле боланнар «Кызыл китап»ка кертелгән. Россиядә алар нибары 3000 баш калган. Иң кызыгы: 200 ел элек нәкъ менә Балык Бистәсе районында шушы тимгелле боланнар яшәгән. Безнең ферма юкка чыкканны кире кайтарырга тырыша.

Ферма туристлар арасында популяр, шуңа күрә биредә дә глэмпинглар төзү ниятләнә. Ул чагында табигать хозурында кунып калып та булачак.

Кошлар яратучыларга да бер төр маршрут бар. Идел-Кама тыюлыгында диңгез бөркетләре (орланнар) яши. Биредә әлеге кошларның Идел буе округындагы иң зур колониясе урнашкан. Идел-Кама тыюлыгы үзе дә гадәти түгел. Ул ике участоктан: Раифа тыюлыгы һәм Саралы тыюлыгыннан тора. Соңгысы – бөркетләр биләмәсе. Тыюлык директоры урынбасары Елена Унковская әйтүенчә, диңгез бөркетләрен июль-август айларында гына күрсәтәләр. Бала чыгарганда кошларны борчырга ярамый. Өстәвенә экскурсиягә килүчеләр дә күп түгел, ник дигәндә, ул туристка 15 мең сумга төшә. Бөркетле тыюлык Лаеш районының Атабай авылы тирәсендә урнашкан.

Яшел Үзән районына караган Раифа тыюлыгындагы дендрарий да – менә дигән ял урыны. Билет бәясе – 200 сум. Бу бәягә сез Европа, Азия һәм Америкада үскән агачлар, куаклыклар белән таныша аласыз.

Веснянкин мунчасы

Блогерларның иң популяр ял итү урыныдыр, мөгаен. Аны оештыручы Николай Веснянкин, дөньядагы бөтен мунчаларның системасын өйрәнеп чыктым, дип ышандыра. Нәтиҗәдә менә шундый ял итү урыны барлыкка килгән. Программага тәнне кыздыру, массаж, тәнне чистарту, юыну, парлану кергән. Төркем белән барганда һәр кунакның акча янчыгы 12800 сумга бушаячак. Мунча хуҗасы әйтүенчә, программа һәр кешегә туры килерлек итеп төзелә.

Тарихи урыннар

Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабуганың Шайтан каласы, Сабаның Сатыш авылындагы мәдрәсәсе, Чистайның тарихи урыннары белән танышырга була. Бу маршрутлар өчен «Визит Татарстана» тәкъдим иткән «1001 ләззәт» турлары отышлы. Ике көнгә исәпләнгән сәфәр бер кешегә 2200 сумга төшәчәк.

Җиде серле урын

Туристлар арасында энергияле дип саналган урыннарга бару да популяр. Бездә Англиянең Стоунхенджы ук булмаса да, мондый төр туризмны үз итүчеләрне кызыксындырырлык җирләр бар.

– Буа районының Карлы авылы тирәсендәге метеорит кратеры. Күк җисеме 5 миллион ел элек төшкән, дип фаразлана. Ул урыннан хәзер ашлама чыгаралар. Диаметры 10 километрны тәшкил итә. Бу урын Буа театры директоры Раил Садриев тырышлыгы белән танылды, дисәк тә, ялгышмабыз.

– Алексеевск районы Биләр шәһәрлеге. Хуҗалар тавы белән чишмә төрле дин кешеләрен үзенә тарта. Бирегә килеп корбан чалучылар да күп. Махсус урыннар, өстәлләр, учак урыннары эшләнгән.

– Мамадыш районындагы Кирмән шәһәрлеге. Ханнар каберлеге, Изгеләр чишмәсен эзләп килүчеләр шактый.

– Мамадыш районының Дүсмәт авылы тирәсендәге урман. Адаштыра, сукмаклары әле барлыкка килә, әле югала дип санала.

– Азнакай районындагы Чатыр тау. Татарстанның иң биек ноктасы. Тау мәгарәләргә, штольняларга бай. Биредә Пугачев явы гаскәрләре качып яткан дигән риваять бар. Борынгы байлыклар күмелгән дигән ышану да яши.

– Тәтеш районының Татар Ашлысы авылы. Биредә Богдашкино шәһәрлеге калдыклары сакланып калган.

– Кама Тамагындагы Лобач тавы. Табигате белән аерылып тора. Энергиягә бай урын санала.

 

Экскурсовод Раушания Миңнуллинадан һәр татар булырга тиешле 7 урын:

– Казан мәчетләренең йөзек кашы булган Әҗем мәчете (Фәткуллин урамы, 15 нче йорт). Бу урында башта 1810 елда агач мәчет салына. Каюм Насыйри 1882 елда чыккан календаренда: «Әҗем мәхәлләсе яки забут мәхәлләсе һәм диерләр, монда хәзер дә икенче агач мәсҗидтер, әүвәлге мәсҗидне Мәҗит хаҗи дигән адәм салдырган иде, әүвәлге мәсҗид тузгач, моны Әҗемнәр салдырдылар, кадим монда мәхәллә юк иде», – дип яза. 1886 елда Мостафа Әҗемов бу урында таштан мавритан стилендә яңа мәчет торгыза.

– Бишбалта бистәсе. Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле татар бистәсе. Зур урамында ике уникаль агач мәчет булган. Алар 1980 елда гына җимерелгән. Бу бистәдә, Карельская урамы, 12 нче йортта Сара Садыйкованың бабасы Әхмәдишаһ яшәгән. Бишбалта – иске мөселман зираты да. Ул Казан ханлыгы чорындагы тарих белән бәйле. Аның күп өлеше югалган, ләкин зиратта XIX гасыр һәйкәлләре сакланган, суфи шәехләрнең каберлекләре турында мәгълүмат бар.

– Ханнар резиденциясе, Казанның Оренбург тракты, 48. Биредә сез XII гасырга караган тарих белән таныша алачаксыз.

– Яңа Татар бистәсе зираты. XVIII гасырның уртасында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килә. Яңа Татар бистәсе исә Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

– Тукай урамы белән Париж Коммунасы урамы кисешкән чатта урнашкан бертуган Кәримовлар типографиясе, беренче ачык китапханә. Китапханәи Исламиядә 150 кешелек урын, фондта гарәп, татар, рус, фарсы телләрендә Максудиның – 100, Кәримовларның 500 китабы була. 1922 елда китапханә Мулланур Вахитов исемендәге Шәрекъ китапханәсе дип атала башлый, Мирхәйдәр Фәйзи китапханәче булып эшли.

– Габдулла Тукай урамы, 34 А йортында урнашкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Җәдиди фикер учагы.

– Мәҗит Гафури урамы, 34А йортында урнашкан Иске таш мәчет. Риваятьләргә караганда, мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә.

Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү