Тәрбиягә алган балалар авылны, мәктәпне саклый

Кечкенә авылларда балаларны уллыкка мәктәпләрне саклап калу өчен алалар. Мәктәп ябылган очракта гаиләләр читкә күченеп китә. “Хамовники” социаль фонды уздырган тикшеренүләр әнә шуны күрсәткән.

«Кече авылларны исән калу стратегиясе буларак уллыкка алу икътисады» дигән проект авторлары – Россия Фәннәр академиясенең Социология институты фәнни хезмәткәрләре Вера Галиндабаева, Николай Карбаинов.

Алар тәрбиягә алган балаларның әти-әниләре, ятимнәр, опека органнары хезмәткәрләре, мәктәп һәм интернат директорлары белән очрашып сөйләшкән. Тикшеренүләр балаларны тәрбиягә алганда әти-әниләр, авылны саклау, укытучыларны эшсез калдырмау, изгелекне күздә тоткан. 2008 елда балаларны гаиләгә алучылар саны кискен арткан. Бу “Гаилә һәм балалар” проектын тормышка ашыру белән дә бәйле. 2007 елда 5 меңгә якын баланы чит гаиләгә сыендырсалар, 2012 елда бу сан 160 меңгә җиткән.
Авылларда 35-45 укучысы булган мәктәпләрне кыскарту куркыныч яный. Бу төркемгә авыл мәктәпләренең 60 проценты керә. Анда 500гә якын кеше яши.
Республиканың Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында да уллыкка алган балаларның күбесенең авылда яшәвен әйткәннәр иде. Асрамага күбрәк үсмерләрне, сәламәтлеге чикләнгән балаларны алалар. Хәзерге вакытта республикада 7380 гаиләдә 9486 бала тәрбияләнә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү