Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына үтүче турнир старт алды (фоторепортаж)

Бүген Актаныш районында республиканың көрәш тарихындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе булган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасындагы татар-башкорт милли көрәш турниры старт алды, дип хәбәр итә район мәгълүмат үзәге.

Якташыбыз Минтимер Шәймиев кубогына оештырылып килүче турнир ике дистә ел эчендә көрәшчеләр арасында зур популярлык казануы белән дә дәрәҗәле.

Турнирны Актаныш районы югары әзерлектә, милли йөзебезне чагылдырган зур тантана белән башлап җибәрде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләп, әлеге турнирның Актаныш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын азсызыклады. Тантанада Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясап, келәм батырларына көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның тәбрик сүзләрен ирештерде.

Актаныш келәмендә бил алышыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән 45 команда –400гә якын көрәшче килгән. Алар ике көн дәвамында “Батыр” спорткомплексында җиңүчеләрне ачыклаячак.

Тантаналы чара күңелле мизгелләр белән баетылган иде. Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән остазлар һәм көрәшчеләр Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Ачылыш тантанасыннан фоторепортажны моннан карый аласыз.


Фикер өстәү