Аучы Самат Гыйниятуллин: “Шәһәр күлләрендәге үрдәкләр куркыныч авырулар белән авырый”

Халыкның үрдәкләргә ипи, ярма ашатуы – зыянлы. Аучы Самат Гыйниятуллин әнә шулай ди. Хикмәт нидә? Бу хакта без аучының үзеннән белештек.

Аның сүзләренә караганда, үрдәк кешеләргә тиз ияләшә, тик бу кошлар өчен бер дә яхшыга түгел.
– Соңгы елларда Казанның кыш көне катмый торган нинди суы бар, шунда үрдәк тулды. Матур үзе, сүз дә юк. Шәһәр халкына да күңелле. Гаиләләре белән үрдәк ашатырга махсус килүчеләр дә, очраклы гына ашатучылар да, сокланып торучылар да бар. Әмма таяк ике башлы шул. Киек кошлар шәһәр уртасында кешеләр һәм күгәрченнәр арасында яшәргә тиеш түгел! Алар басу-кырларда үзләре тапкан бөртек һәм чирәм ашап, елга һәм күл буйларында яшәргә тиеш. Казан уртасында кыр үрдәкләренә кесәдән ипи чыгарып ашатып утыру ул һич кенә дә горурлык та, мактаулы хезмәт тә түгел. Бу табигатебезгә бик зур зыян китерү. Кыргый үрдәкләрнең дә бүген таралган саркоцистоз авыруына күпчелек очракта үзебез гаепле. Бу авыру бары тик үрдәкләрнең кеше белән тыгыз элемтәдә булуыннан гына, – ди ул.


Күптән түгел Самат Гыйниятуллин ата үрдәк атып алган. Тик аның итен күргәч, кәефе бөтенләй кырылган.
– Үрдәкнең ите тулы… корт, – ди ул. – Кем гаепле икән инде моңа? Табигатьме? Әллә шушы үрдәкне атканнан соң фотога төшеп, мактанып инстаграмга куйган аучымы? Самат Гыйниятуллин сүзләре буенча, шәһәр күлләрендә үрдәкләрнең күгәрченнәр белән йөрүе бер дә яхшыга түгел.
– Кабан күлен генә карагыз, әй андагы үрдәкләр! Безнең киң күңелле кошларны яратучыларыбыз да тырыша. Атна буе кухнядагы чиләкләрендә җыелган тәмлүшкәләрен илтеп сибә. Эх, белсәләр иде алар үзләренең табигатькә ничек зыян салганнарын! Әйе, үрдәкләр дә тук, 600 төрле авырулары булган күгәрченкәйләре дә яннарында. Кошларның көзен җылы якларга очмаулары бик начар, чөнки алар монда чүплектә казынучы күгәрченнәр белән дуслаша. Көчемнән килсә, мин бу үрдәкләрне таш атып булса да куар идем. Казанга, гомумән, кеше яшәгән пунктларга якын да китермәс идем. Алар табигатьтә, кешедән читтә яшәгәндә генә сау-сәламәт булачаклар. Үзләрен чын кыргый һәм көчле кош итеп сизәчәкләр. Болай булсалар, алар тиздән Кызыл китапка да кермәгәе.. Әле ярый кыр казлары үрдәк кебек түгел. Аларны ипи белән генә алдап китерә алмыйлар. Алар чыннан да акыллы, сизгер кошлар шул. Шуңа күрә яратам да инде кыр казларын. 10-15 метр якыныма китереп, күзләрен күреп калудан да рәхәтлек юктыр…

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү