Татарстанда барлык районнар да язгы кыр эшләренә кереште

Барлык районнар да язгы кыр эшләренә кереште. Чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Игенчеләр бер минутны да бушка уздырмаска тырыша. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүген Буа, Чүпрәле һәм Зәй районнары игенчеләре шикәр чөгендере чәчүгә керешкән.

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә, чөгендер өчен билгеләнгән җирләрне көздән үк әзерли башлыйлар.

– Яз көне, чәчү алдыннан, тырмалаганчыга кадәр аммиак селитрасы кертелә. Бүген чәчү мәйданы 105 мең га тәшкил итә. Эшкә 38 чәчкеч җәлеп ителәчәк. Чәчү технологиясе бөтен нечкәлекләренә кадәр эшләнгән. Хәзер кырда шикәр чөгендере гибридын чәчү бара. 1 майга бу культура белән эшләрне бетерү планлаштырыла, – диде ул.

Сабан культураларын республиканың 27 районы (Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы) чәчүгә керешкән. Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре борчак һәм нут чәчә башлаган.

Горчица чәчү буенча Түбән Кама, Зәй, Аксубай һәм Нурлат районнарында яхшы темп күзәтелә. Азнакай, Нурлат һәм Чирмешән районнары аграрийлары көнбагыш чәчүгә керештеләр. Республикада сабан чәчүе 1 млн 766 мең га мәйданда планлаштырыла.

Бөртекле көзге культуралар – 64,8 мең га мәйданда (планлаштырылганның 11,6 проценты), күпьеллык үләннәр – 176,2 мең га (39,6 процент) мәйданда һәм 455,7 мең гектар туңга сөрелгән һәм пар (21,6 процент) җирләре  тырмаланган.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Салават Камалетдинов


Фикер өстәү