Минтимер Шәймиев: «Тукай туачак хәлиткеч сорауларга җавапларны алдан әзерләп куйган кебек тоела»

Татарстан Фәннәр академиясендә «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады. Әлеге чыгыштан  биш төп фикерне тәкъдим итәбез.

«Без әсәрле, эзле без»

Даһи Тукаебыз, үз язмышы бик ачы булгангамы, дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлаган. Шуңа күрә дә, киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга җавапларны да алдан әзерләп куйган кебек тоела. Сүз дә юк, моны аңлар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк!
XX гасырның 90 нчы еллар башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Ул чорда мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан  фикерләрен кыю җиткерә белгән, зирәк язучы-шагыйрьләребезгә, галимнәребезгә рәхмәтлебез. Алар, Тукайга ияреп:

«Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без», –
дип белдерделәр.

«Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…»

Милләтләр арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә төгәл җавапны Тукай бирде:
«Һич бетәрме бу тарихи бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…»

Беренче татар конгрессында, шыгрым тулы зур залда, аягүрә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә: «И туган тел, и матур тел», – дип җырлавыбыз хәзер дә күз алдымда… Җир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның «Туган тел»е әнә шулай яңадан берләштереп куйды!

«Монда тудык, монда үстек»

Ә инде «кара йөзләр» безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, Тукаебызның түбәндәге юллары искә төште:

«Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл)…
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
Если лучше вам,
Туда сами пожальте, господа!»

ХХI гасырга  Тукай белән күчтек

2010 елда Болгарны тергезү белән шөгыльләнә башлагач, Тукай томнарын актардык. Һәм өметебез акланды.

2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Ул чакта ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, сертификат тапшыру өчен, Татарстанга махсус килде. Бөек Тукаебыз, әлеге истәлекле вакыйганы алдан күргән шикелле, 110 ел элек болай дип язып калдырган:

«Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар;
Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен».

Бу шигъри юлларны үзебезгә фатиха дип тә, васыять дип тә, нәсыйхәт дип тә кабул итәргә тиешбез. Шунысы да бик мөһим: Габдулла Тукайның 100 еллыгы ЮНЕСКОның халыкара һәм бөтендөнья бәйрәмнәре календарена кертелгән. 1986 ел ЮНЕСКО карары белән Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.

Вакыт сынавын үтеп

Бөек шагыйребез иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый. Моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята.

Миңа бик күп илләрдә булырга, андагы халыкларның гореф-гадәтләрен, милли геройларын, әкияти сыннарын күрергә туры килде. Гадәтем шундый: күрәм дә уйлана-эзли башлыйм: бездә шуларга тиң көчле һәм тәэсирле образлар бармы? Ә ник булмасын? Шүрәлебез бар бит! Сәнгатьтә, әдәбиятта Шүрәле – бик популяр зат. Фәрит Яруллинның дөньялар гизгән «Шүрәле» балеты гына да ни тора! Бакый Урманче һәм башка күренекле рәссамнар әсәрләреннән дә Шүрәле безгә карап тора. Аны балалар да «сөйкемле Шүрәле» дип ясыйлар.

Җыеп әйткәндә, Тукай иҗаты – милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк.


Фикер өстәү