Белгечләр май ялларын ничек үткәрергә икәнен аңлатты: вакцина ясатып, бакчада эшләп…

«Барысы да үзебездән тора» дигәннең буш сүз түгеллегенә инаныр вакыт. Татарстанда коронавирусның өченче дулкынны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белгечләр дә, Президент та һәрдаим искәртеп тора.

10 меңгә җиткерәсе

Дәүләт Советы утырышында да коронавируслы вазгыятьне телгә алмыйча калмадылар. Вакцинациянең никадәр әһәмиятле булуын да искә төшерделәр. Җитәкчелек тә бер-бер артлы прививка ясата. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә коронавируска каршы вакцина ясатканы билгеле булды. Исегездә булса, Россия Президенты да, Татарстан Президенты да прививка кадатты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коронавирус әле беркая да китмәде, шуңа күрә уяулыкны югалтырга ярамый.

– «Йомшарырга» теләсәк тә, вазгыятьне кулдан ычкындыруыбыз ихтимал. Өченче дулкынның булу-булмавы да бездән тора. Коронавирустан прививканы көненә 5500–5700 кеше кадата. Бу күрсәткечне 10 меңгә җиткерәсе иде. Антитәнчекләр мәңгелек түгел, дарулар, саклану чаралары гына булышмый, вакцина ясату кирәк. Әлбәттә, бу – һәркемнең үз эше, әмма кеше авырып китте икән, янәшәдәгеләренә дә куркыныч тудырганын аңласын иде, – диде Президент.

Узган елның декабрендә коллектив иммунитетка тикшерү проекты тәмамланды һәм республикада әлеге күрсәткечнең 51 процентны тәшкил итүе билгеле булган иде. Рөстәм Миңнеханов хәзер әлеге санның 38гә калуын әйтте.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов залда утыручы кайбер депутатларга шелтә дә белдерде. Аныңча, депутатлар санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүдә үрнәк күрсәтергә тиеш.

– Мөслимә Хәбриевна, битлегегез дә юк. Һич югы, яныгызга куясыгыз бар иде инде, – диде ул «Бәхетле» супермаркетлар челтәре җитәкчесе Мөслимә Латыйповага.

Утырыш вакытында Премьер-министр вакцинация буенча Татарстанның илнең 87 төбәге арасында – 85 нче, округ буенча 14 нче урында булуын әйтте.

– «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 97 проценттан артык. Европада нинди чиратлар икәнен беләсезме? Без исә халыкны ясатыгыз дип өндәп йөрибез. Мин оешма-предприятие җитәкчеләренә дә әйтәм: авырган кешеләрдән сорагыз – ниләр кичергән? Аллаһ сакласын диячәк. Вакцина – дәүләт өчен бик кыйммәтле ләззәт ул, ә безгә аны бушлай бирәләр. Сатып ала башласак, бик кыйммәткә чыгар иде, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Белгечләр ни ди?

Татарстандагы коронавируслы вазгыять турында Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре сөйләде.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр иткәнчә, республикада соңгы тәүлектә 5708 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Гомумән алганда, Татарстанда 220 814 кеше прививка алган, икенче дозаны 129 728 кеше кадаткан.

– Татарстанда вакцина җитәрлек күләмдә. Нигездә – «Спутник V». «ЭпиВакКорона» берничә дистә генә калды, – диде белгеч.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина исә май бәйрәмнәренә бәйле киңәшләрен җиткерде.

– 10 көнлек ялны дача, бакчага баруга багышларга мөмкин. Шул рәвешле үзегезне җәмәгать урыннарында, транспортта йөрүдән тыячаксыз. Шулай ук дистанция саклау, битлек кию, кулларны эшкәртеп тору да мөһим. Вакцина турында да онытмаска кирәк, – диде ул. Иң мөһиме: уяулыкны югалтмаска, узган елгы хәлләргә кире кайтудан куркырга кирәк дип саный белгеч.

Туристлар өчен дә яңалык бар. Хәзер чит илдән кайтучыларга 2 тест тапшыру кирәк булачак.

– 1 майга кадәр Төркия һәм Танзаниядә ял иткән Россия гражданнарына, кайтканнан соң өч көн эчендә ПЦР-тест узу белән беррәттән, өстәмә тест та тапшырырга кирәк булачак. Анысын кайтканнан соң 5 көн эчендә эшләтергә туры киләчәк, – диде Любовь Авдонина.


Фикер өстәү