Аккүл авылы халкы: Авылның рухы бетмәгән, тик халкы гына юк

Сукмаклар чуалмаган, адреслар югалмаган. Буа районының берничә хуҗалыклы Аккүл авылында яшәүче яңа танышларыбыз язма чыккач газетаны Дачная 19а адресы буенча юллавыбызны сорадылар. Димәк, хатлар югалмый, ияләренә барып җитә. Аккүллеләр әйтүенчә,  авылда яшәп кенә аны саклап була.

Күлнең агы да, карасы да бар

Ташландык авыллар турында язуыбызны дәвам итәбез. Күптән түгел Биектау районындагы Матмыр авылы язмышын чагылдырган «Тансыклау» дигән язмадан соң бер абзый мәкаләгә шундый башисем куйган өчен тәнкыйтьләгән иде. Авыл бетә, чаң кагарга кирәк, ә сез  оптимистик рухта исем кушкансыз, янәсе.  Дөрес, сүз пыскыган учакны хәтерләткән авылның ничек тә булса, көч табып яшәргә тырышуы хакында иде. Әмма көннәрдән бер көнне авылга кеше килү тансыкка әйләнгән. Һәм бу хисне сүзләр белән генә аңлатып  та бетереп булмый. Исемдә менә шул тансыклауны ачып бирергә теләгән идек. Безнең максат башкачарак. Әлбәттә, ярты гасыр эчендә югалган авылларда яшәүчеләрнең халкына: «Әби-бабайлар нигезенә кайтыгыз, тамырларыгызны онытмагыз», – дип акыл сата алмыйбыз. Бу мөмкин дә түгел, күбесе инде бакыйлыкка күчкән. Әмма соңгы могиканнарның җиргә, авылга карата хисләрен  башкаларга да гыйбрәт итеп җиткерә алабыз. Бу бит – үкенү генә түгел, җан авазы.

Бу юлы без кышларын ике генә хуҗалыкка калучы Буа районының Аккүл авылына юл тоттык. Авылда – бер урам, йортлар шактый төзек. Авыл 1920 нче елларда барлыкка килгән. Монда күлнең «Карасы» да, «Түгәрәге» дә бар. Ак төс татарның күңеленә күбрәк хуш килгәндер, күрәсең.  Авылда элек тә артык күп кеше яшәгән дип әйтеп булмый. 1938 елда – 127, 1979 елда – 60, 2000 елда унга якын кеше яшәгән. Быел кышны нибары ике хуҗалыкта дүрт кеше чыккан. Аның берсендә 19 ел элек Казаннан авылга күченеп кайткан шәһәр егете Алмаз  әтисе белән яшәсә, икенчесе – 15 ел элек  кайтып төпләнгән Зариповларныкы. Авыл кешеләре Аккүлне 24 йортлы булган дип хәтерли. Мәктәп, клуб, ферма… Заманасы өчен шартлары да булган. Бүген инде берсе дә калмаган. Атнага бер тапкыр автокибет килә. Җыр-моңнарны елга бер тапкыр Сабан туенда ишетәләр. Шунысына да риза.

Әби нигезе

Шәһәрдә яшәгән Алмаз Әхмәтҗанов авылга әбисенең нигезен саклар өчен кайткан. Кечкенә чакта каникулны авылда уздыра торган булган. Татарча аңласа да, сөйләшә алмый. Әнисе Казанда яши, соңгы елларда пенсиягә чыккан әтисе дә авылга кайткан.

– Күңелсезләнергә вакыт юк. Үгез асрыйм, тавыклар тотам. Менә шуларны ашатып көн үтә.  Вакыт булганда техника янында кайнашам. Кечкенә трактор ясадым.  Кыш буе кар көрәдем. Шәһәргә барсам, тизрәк кайтасы килә. Авылда рәхәт, тыныч. Моны бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. Казан танымаслык булып үзгәргән, хәтта адашып та  йөрдем, – ди 43 яшьлек буйдак  егет.

Өйләнергә әле җай чыкмаган. Алмаз әйтүенчә, аңа авылны, эшне яраткан кәләш кирәк. Теләсә кемгә өйләнәсем килми, ди.  Син теләгәнчә, насыйп ярыңны табарга язсын, Алмаз!

Рух әле бетмәгән

Алмазның күршесендә  Зариповлар яши.  Ансар абыйның энесе белән абыйсы җәй көне авылга кайтып йөри икән. Үзе башта – Казанда, аннан Тәтештә яшәгән. Төзүче булып эшләгән. 15 ел элек авылга кайтып төпләнеп, өр-яңа йорт салганнар. Тормыш иптәше Мәсхүдә апа да  – Буа якларыннан. Мәсхүдә апа, авылда яшәп кенә авылны саклап була, ди.

– Авыллар бетү ил өчен дә начар бит ул. Элек бәла-каза килгәндә, авыл ярдәм иткән. Авылларны, зурмы ул, кечкенәме, бернигә карамыйча, күтәрергә кирәк. Авылның рухы бетмәгән,  тик халкы гына юк. Җәй көне яңара да ул кышын кабат йокыга тала, – ди Ансар абый. – Минем яшьләрнең авылга кайтмавына исем китә. Телевизоры күрсәтә, компьютеры, телефоны бар. Шәһәрдә дә шуны ук карыйсың. Авылга су, газ кертелгән. Эшлиселәре килмидер инде. Кыш көне юл булмый, сукмак ясарга туры килә. Авылга кайтканга  бер дә үкенмибез. Балалар кайтып йөри. Берсенең өе күршедә генә. Умарта тотабыз, терлек тә асрадык. Икесен бергә эшләп булмый. Шуңа күрә берсен киметтек. Балыгыз тәмле дип, кабат сорап киләләр. Кыш көне – үзе бер манзара. Куян эзләрен күзәтәсең. Матурлыкны бит аны һәркем үзенчә күрә һәм аңлый.

Аккүл читтәгеләргә дә тансык. Ринат абый – бу авылның кияве. Җәй көне рәхәтләнеп көч җыеп шәһәргә китә икән.  Калада тын кысыла, мондагы саф һаваны сулап туя алмыйсың, ди.

Гомәр Шәрипов Чаллы якларыннан булса да, авылның табигатен үз иткән. Заманында  гаиләсе  белән күрше авылга күченеп килеп, терлекчелектә эшләгән. Аккүл  авылына дусларына килеп йөргән. Менә шунда табигате гашыйк иткән аны. Монда аның ике йорт урыны бар. Берсен ат бәясенә сатып алса, икенчесен танышлары юк кына акчага саткан. Сагынганда, кайткалап йөрербез, дигәннәр. Шәриповлар да умарта тота. Буадан улы белән көн саен килеп йөриләр икән.

– Авыл шундый матур. Елгасы мөлдерәп  ага, кошлар сайрый. Тиздән шомыртлар чәчәк атар. Бу җирләр күңелемә бер дә ят түгел. Пенсиягә чыккач, йорт та салырга исәбем бар, – ди Гомәр абый.

Кипмәс кое

Авылда безне капка төбенә чыгучылар: «Сез туристлармы әллә?» – дип  каршы алды. Бәлкем, кое янында тукталып, борынгылыкка исебез киткәнгә шулай дип кабул иткәннәрдер.

Иске коедан су да алып карадык. Җайлы булсын өчен чиләк махсус баганага беркетелгән. Сез аны фотода күрерсез.

Елның яртысын – авылда, яртысын шәһәрдә уздыручы Сәгыйть Хаттапов белән кое турында сөйләшеп тордык.  Аны Харис, Габдулла абыйлар казыган, ди.  Коедан су алуны җиңеләйтү өчен  физика законын  истә тотып ясаганнар. Тәме чишмәнеке кебек, чәй эчәргә шуннан алалар. Ишегалдындагы колонкадан бакчага су сибәләр. Сәгыйть абый  хуҗалыгындагы тәртип әллә кайдан күренә. Бакчасында яшелчәсе, җиләк-җимеше – барысын да уйлап, яратып утырткан. Җирдә казыну – аның өчен үзе бер ял.

– Авылның бетүенә борчылам. Эш кирәк шул. Эш булмагач, яшьләр китә. Яшьләр киткәч, кеше калмый. Юл әйбәт, зарланмыйбыз, су бар, газ кергән. Авыл халкы кайларга гына таралмаган… Узган ел  Петербург, Казахстан, Карагандада яшәүчеләр, коронавирус сәбәпле, авылга кайта алмады, – ди Сәгыйть әфәнде. – Авыл халкы белән «ватсап»тагы авыл төркемендә аралашып торабыз. Туган авылны онытып бетермиләр. Бергә уйнап үскән малайлар белән дә очрашкалыйбыз. Ел саен Сабантуйлар үткәрәбез. Оныклар җәй буе авылда яши. Иң авыры: «Бабай, нигә авыл беткән?» – дип сораулары. Без үзебезчә, әби-бабай, туган нигез дигән төшенчәләрне аңлатырга тырышабыз. Зиратка барып, бергәләп  каберләрне чистартабыз. Күңел авылга тарта икән, бу – табигый хәл. Коеның суы әле кипмәгән, димәк, авылның тамырлары да корымаган.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


2 фикер

  1. Мегаполисларның күпкатлы йортларында яшәү, ай-һай, бер дә күңелле түгел. Бер генә кичкә, бала-чаганы күреп кайтырга дип барып, кунсаң да, тизрәк кайтасы килә башлый. Олыгайган оныкларның күбесе, безне күрергә дип кайтсалар да, гаджетларын сүндереп куймасалар, күбрәге калаларда яшәгән дус-ишләре белән «аралаша»лар. «Атакай»ларыбызга авылда яшәп, якын-тирәдәге үзәкләргә көн саен эшкә йөрүче затларга өстенлекләр булдыру турында уйларга кирәктер,
    Сәрия сеңлем! Бу хакта каләм осталарын да куҗытсаң, уңай юнәлештәге эшләрнең дә башланып китүе ихтимал.

Җавап Отменить ответ