Рөстәм Асаев: «Талант белән генә тормыш алып барып булмый»

Җырчының популярлыгы ротациягә бәйлеме? Проблеманы сәясәтләштерү нәрсәгә китерә? Бас тавышлы җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Әңгәмәне игътибар мәсьәләсеннән башлыйк әле. Сезнеңчә ничек, профессионал җырчыларга игътибар җитәрлекме? Халыкның чын сәнгатькә карашы нинди?

– Кызганыч, профессионалларга, классик әсәрләргә кызыксыну көннән-көн кими бара. Халык күбрәк җиңел эстраданы үз итә. Әмма вазгыять шундый дип кул кушырып утырган юк, эшлибез, иҗат итәбез. Зур сәнгатьнең, күп

санлы булмаса да, үз тамашачысы бар. Тәрбияне балалар бакчасыннан, мәктәптән башлаганда, радио-телевидениедә аерым сәгатьләрдә затлы җырлардан концертлар биргәндә,   арттырып булыр иде.

Сезнең җырлар радио-телевидениедә ротациядә бармы?

– Юк. Дөресен әйтәм, теләк тә юк. Чөнки минем репертуар да, тавыш та ротациягә куелган җырлардан аерыла һәм аларны киң катлау сайлар, тавыш бирер дип уйламыйм. Гомумән, ротациягә эләгүне иҗатка санамыйм, коммерциягә корылган юнәлешкә күңел дә ятмый. Икенче яктан, «Инстаграм»да туры эфир вакытында башкарган җырларны халык ярата. Пандемия вакытында кызым белән дә туры эфир оештырган идек. Әле дә, хәтта чит илләрдән дә кайтавазлары килеп тора. Менә бусы инде акча түләп «раскручивать» иткән җырлар түгел. Халык арзанлы җырларга күчеп бетте дип әйтеп булмый, күрә, аңлый торганнары да җитәрлек, шөкер.

Эстрадада талантлы егет-кызлар бик күп. Яхшы аранжировкалар ясыйлар, «модный» җырлар башкаралар. Мин аларга һич кенә дә каршы түгел. Ул юл минеке түгел, хикмәт бары тик шунда гына.

– Кызыгыз Гөлназ иҗатта уңышлы юл тапкан. Җырлары мәгънәле, шул ук вакытта сез әйткәнчә, «модный».

– Мин аңа: «Кызым, нишләп озын җырлар җырламыйсың, синең тавыш мөмкинлекләрең җиңел җырларда ачылып бетми бит», – дип тә әйтәм. «Әти, яшьләрне дә уйларга кирәк бит», – ди. Аңа эстрада җырлары да килешә. Чөнки ул –  җиренә җиткереп эшли торган кеше. Һәрбер җырны аңлап җырлый, моңы бар. Без аның белән бергә концертлар да куя идек. Гөлназның энергетикасы көчле, аның янында үзеңне зур шәхесләр белән чыгыш ясаган кебек хис итәсең. Бу сыйфат бөтен җырчыда да булмый. Әлбәттә, аннан яхшырак җырлаучылар да бар. Әмма Гөлназ Асаеваның үзенең юлы, йөзе бар. Кызым булганга мактау түгел, җырчының җырчыга биргән бәясе бу. Гомумән, үз алдында беркайчан да мактаганым юк аны. Күбрәк тәнкыйтьлим. Үсмер вакытларында үпкәли иде, хәзер аңлый инде.

– Кызыгызны башкалар тәнкыйтьләүгә  ничек карыйсыз?

– Гөлназ – көчле шәхес. Көчлеләр тирәсендә сүзнең төрлесе була. Гадел тәнкыйть икән, тыныч карыйм. Ләкин юк кына нәрсәне дә күпертүгә, нахак сүзләргә йөрәк әрни.

Улыгыз да матур җырлый бит. Ул да сәнгать юлын сайлармы икән?

– Дөресен әйтим, җырлаганын да белмәдем. Мәктәптә укытучысы күреп калып, җыр бүлегендә дә шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Ул гитарада уйнарга өйрәнә, анысы инде минем балачакта тормышка ашмаган хыялым иде. Болар барысы да әлегә тәрбия өчен. Киләчәктә, таланты бар икән, сәнгатьне сайласа да, бернинди тыю юк. Су үз юлын таба диләр бит, аңа үз юлын табарга тулы иркенлек. Җырла дип җитәкләп йөрмим, барысы да – үз кулында. Бәлки әле яхшы инженер булыр, күз күрер.

– Әңгәмә башында, балаларга чын әкиятләрне яраттырасы иде, дигән идегез.

– Казан шәһәре филармониясе «Чулпан» мәдәният сараена күченде. Һәм без, күчтәнәч итеп, балалар өчен «Золушка» спектаклен әзерләдек. Премьераларның төрлесе булыр, тик безнең нәкъ шушы әсәрдән башлыйсыбыз килде. Чөнки телевизордан кайсы гына каналны ачма, коточкыч мультфильмнар күрсәтелә. Аларны карасаң, үтереш табигый булып тоелырга мөмкин. Совет заманындагы мультфильмнардагы матурлык кая китте, дип аптырыйм кайчак.

– Булачак спектакльдә нинди роль башкарасыз?

– Патшаны. Миңа башкасы туры килми дә кебек…

– Быел халык исәбен алу көтелә. Әлеге чарага бәйле ямьсез вакыйгалар башланды да инде. Әйтик, җырчылар Башкортстанга барып чыгыш ясый алмады. Маршрут кәгазьләре гамәлгә керде. Сезнеңчә, бу – ике халыкны махсус каршы куюмы, әллә башка сәбәпләре дә бармы?

– Җырчыга концерт куярга чикләүләр булырга тиеш түгел, сүз дә юк. Ләкин бу хәлне шул дәрәҗәдә күпертү дә әйбәт түгел. Башкортстан тулы татар артистлары концерт куеп йөри, солянкалар оештырыла. Йөриләр бит. Миңа калса, артистның эше – җырлау, халыкларны бер-берсеннән ерагайту түгел, якынайту. Музыка  ул –  беренче чиратта тәрбия. Килеп чыккан хәлләр бер якны да бизәмәде.

Ә бит ике халыкны бутаучылар бездән башка да күп. Бу очракта мин социаль челтәрләрдә «разборка» оештырган артистларга теләктәшлек итә алмыйм. «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит» дигән әйтем дә бар бит. Бүген булмый икән инде, сабыр итәргә кирәк.

Соңгы елларда социаль челтәрләрдә тавыш чыгару гадәткә әйләнеп китте. Бу – эчке тәрбиягә бәйле күренеш. Халык алдына чыккансың икән инде, беренче чиратта үзеңне тәрбияләргә кирәк. Бер генә милләтне дә бизәми бит бу күренеш. Шул ук вакытта бер кешенең халык исеменнән сөйләргә хакы бармы икән? Татар артистларын кертмиләр дию – бер генә артист да чыгыш ясый алмый дигән сүз бит. Ә бу дөреслеккә туры килми.

Маршрут кәгазенә килгәндә, Башкортстанда ул күптән гамәлдә инде. Башкортстан опера театрында эшләгәндә, миңа да аның артыннан йөрергә туры килде. Начарлыгын күрмәдем. Чөнки бу республикада сәнгать дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә.

– Башкортлаштыру сәясәте сезгә кагылдымы?

– Мин Башкортстанның Благовар районында Балышлы авылында тудым. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыдым. Башкорт телен сәнгать училищесында укыганда өйрәндем. Минем бу сәясәткә керәсем килми. Ә ике халыкны бутаучылар бездән башка да җитәрлек. Гади халык арасында бернинди каршылык юк бит. Сәясәтчеләргә кирәк ул су болгату, халыкларга түгел.

– Җырчыларның челтәрле бизнеска кереп китүенә ничек карыйсыз?

– Яшерен-батырын түгел, талант белән генә тормыш алып барып булмый. Сәхнә киеме, репертуар, җырны яздыру, аранжировка эшләтү – боларның берсе генә дә бушка эшләнми. Эш урыныңнан алган хезмәт хакы гаиләңне туендырырга да җитми. Кемнең бизнесы бар – алар иркенлектә. Өстәмә финанс чыганагың булу –  иҗатка стимул гына. Иҗат итү – шактый чыгымлы эш ул.

Блиц-сораулар

– Тукай  ул – …

– кечкенәдән күңелне кузгаткан шагыйрь. Мин нәнәй (әби) тәрбиясендә үстем. Ул «Күбәләк»не көйләгәндә, күбәләкнең кыска гомерле булуын аңлап, апа белән елый идек. Нәнәй Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен кечкенәдән күңелгә сеңдерде. Яраткан әсәрем – «Кисекбаш». Укыган саен яңа яктан ачыла.

– Күңел тулганда көйли торган җыр?

– «Уфтанма». Гаиләбезнең яраткан җыры ул.

Иң шатлыклы көн?

– Балалар туган көн. Исән-сау каршы алган һәрбер көн шатлыклы.

– Үкенечләр бармы?

– Бар, ләкин үкенеп яшәргә ярамый, шөкер итәргә кирәк.

– Холкыгызда булмаган сыйфат?

– Мин әрсез түгел. Сәхнәдә әрсезлек кирәктер ул. Икенче яктан, халык әрсез булмаганга ярата кебек. Алдан чабарга яратмыйм. Максатыма акрын гына барам. Һавадагы салютка караганда, урамны яктырткан багана утының файдасы зуррак бит.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү