«Юлламадан зур үзгәрешләр көтүчеләр нәүмиз дә калганнардыр»

Владимир Путинның Федераль җыенга Юлламасын россиялеләр быел зур өметләр белән көтте. Аңлашыла инде: ел катлаулы килде, дөньяның барлык почмакларында да пандемия кризисы халыкларны авыр хәлгә куйды, байлар-ярлылар каршылыгы үсте. Андый чакта кешеләр проблемаларның бер кул селтәү белән алып ташлануын көтә башлый, могҗизалы рецептлар табылуын тели. 2021 ел Юлламасының тарихи вакыйга булачагына өметләнү шуннан килде.

Юлламаның кичектерелүе, башта гыйнварда, аннан соң февральдә, мартта вәгъдә ителүе, соңрак датаның билгесезгә әйләнүе дә интрига өстәми калмады. Югары җитәкчелек, министрлар һәм аларның ярдәмчелләре, җиң сызганып, «Юллама»ны эшли, ил тоткан сәяси курс үзгәрәчәк, бөтенләй яңа чынбарлык туачак дигән сәхнә арты хәбәрләре дә ишетелеп торды. Федерация Советы Рәисе Матвиенко ханым да апрель башында журналистларга: «Бу яңа координаталар системасы формалаштырачак «яңа заман» Юлламасы булачак», – дип рәсми рәвештә игълан итеп, ниндидер бөек үзгәрешләргә ымсындырды.

Гади халык арасында, пенсия яше кире кайтарылачак икән, дигән сүзләр дә таратылды. Эшләүче пенсионерлар картлык акчасы индексацияләнә башлануын көтте. Владимир Владимирович үзе дә бу мәсьәләнең хәл ителешен 1 февральгә дип «дедлайн» куйган иде. Менә болар барысы да «Юллама»га булган зур өметләр тавын үстерде. Әмма Президент сүзенең ничек яңгыраячагын беркем дә, хәтта аның иң якын даирәләре дә алдан әйтә алмыйлар иде. Путин – сюрпризлар кешесе, соңгы сәгатьтә генә карарларны үзгәртергә, көтелмәгән тәкъдимнәр ясарга һәвәс шәхес. Аның реалист булуын да искәртергә кирәк, һавадан кош тоту, буш хыяллар белән мавыгу яшеннән күптән чыккан, хәтта идарәсендәге беренче чор романтикасыннан да тулысынча айныган. Дөресен генә әйткәндә, «көтелмәгән сүз» үткән ел Юлламасында әйтелде, «яңа координаталар яссылыгы»на 2020 ел гыйнварында ук күчелде, быелгы Юллама  элгәренең дәвамы гына булырга тиеш иде. Вакыйгаларның мантыйгы шуны таләп итә.

2021 ел Юлламасының башында ук Президент вазгыятькә аек бәя бирде. Пандемия кризисы китереп чыгарган кыенлыклар, кешеләрнең матди хәле катлаулануын искә алды. Әмма: «Социаль тигезсезлек, фәкыйрьлек, хәтта хәерчелек безнең гражданнарның өйләрендә инде күптән», – дип ассызыклап үтте. Игътибар итик: Россиядә гаиләләргә ярдәм итү чаралары коронакризиска кадәр үк оештырылды. Гыйнвар Юлламасында Президент балалы гаиләләргә матди ярдәм чараларын игълан иткәндә, беркем дә масштаблы пандемия башланыр, кешеләр авыр хәлдә калыр дип белми иде. Социаль ярдәмнең алдан игълан ителүе Хөкүмәтне үзизоляция шартларында интеккән кешеләр өчен өстәмә бюджет ярдәме оештыру мәшәкатеннән коткарды. Балалы гаиләргә ярдәм итү быелгы Юлламаның да төп эчтәлеген тәшкил итә: элек билгеләнгән чаралар кала, аларга яңалары өстәлә. Президентның матди ярдәм чараларын яшь буынга юнәлтүе үзен аклый, чөнки илдә, Путин сүзләре белән әйткәндә, «үткән гасырның 40 нчы, 90 нчы елларындагы демографик упкыннар берсе өстенә икенчесе яту» нәтиҗәсендә килеп туган һәм пандемия белән кискенләштерелгән гадәттән тыш демографик вазгыять формалашты. Юлламаның социаль юнәлеше балалы гаиләргә ярдәм күрсәтүдән тормаса, һәм бу эш үткән ел ук башланмаса, без «40 нчы, 90 нчы еллар һөҗүме»нең тагын да аянычлырак нәтиҗәләрен күрер идек.

Президентның аек акыл белән фикер йөртүе, популизмнан ерак торуы аның торак төзелеше юнәлешендә куйган максатларында да ачык күренә. Илдә үткән ел 80 миллион кв. м мәйданда торак йортлар файдалануга тапшырылган. Бу 2014–2015 еллар күрсәткеченнән дә түбән. 2007 елгы «Юллама»да ук Президент бер елга 100–130 миллион кв. м торак төзү максатын куйган булган, хәтта бер кешегә ел саен бер кв. м турында да сүз алып барган, ягъни 142 миллион кв. м торак йорт төзүне югары максат итеп санаган. «2010 елга 80 миллион кв. м гына торак йорт хәзерге Россия җәмгыятенең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый», – дип әйткән. Дөрес, 2010 елда барысы 58,4 миллион кв. м гына төзелгән. Быелгы Юлламада Путин куйган зур максат – бер елга 120 миллион кв. м торак төзүгә чыгу. Бу максатның өчтән ике өлешеннән артыгына ирешелгән инде.

Бәяләр мәсьәләсендә дә Юллама күпләрне борчыган сорауга ачыклык кертте: бәяләрне административ ысуллар белән тотып тору, ягъни совет чорының буш киштәләренә кайту булмаячак. Аның урынына базар механизмнарын кулланып сыйфатлы һәм арзанлы товар җитештерүгә йөз тотылачак. Моңа илтәчәк бер юлны лидер атады да инде: предприятиеләр үз табышларын дивидендлар түләүгә түгел, ә инвестицияләргә юнәлтергә тиеш. Инвестициядән баш тартучы бизнеска яңа салымнар вәгъдә ителә, җитештерүне кайгыртучыларга – өстенлекләр. Шушы күрсәтмә төгәл үтәлсә генә дә, базарда шактый җанлану туар иде.

Президентның төбәкләр муеннан кереп баткан коммерцияле кредитларны аз процентлы һәм озак сроклы бюджет кредитлары белән алыштыру тәкъдиме дә төбәк икътисадлары өчен зур әһәмияткә ия. Кремль лидеры җәмгыятьнең барлык тармакларына кагылышлы мөһим тәкъдимнәр белән чыкты. Аның игътибарыннан мәктәп дәреслекләре дә (тарих дәреслегендә икенче фронт турында әйтелгән, Сталинград сугышы турында берни дә юк, мәсәлән), экология һәм климат үзгәрешләренә караган проблемалар да читтә калмады.

Иң зур һәм мөһим мәсьәлә тышкы сәясәт белән бәйле тема иде. Көнбатыш чиктә зур хәрби көчләр тупланды һәм гадәттән тыш киеренкелек пәйда булды бит. Хәтта Путин Юлламада Федерация Советына гаскәрләр кулланырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәр дип тә юраганнар иде. Президент сүзләре тынычлык игълан итүгә тиң булып яңгырады. «Россия кызыл чикне үзе билгеләячәк», – дигән сүзләрне «сез кагылмасагыз, без тимибез» дип әйтүгә тиң дип саныйм мин үзем.

Әйе, 2021 ел Юлламасы – гадәти эш документы. Яңа яссылыкка күчү дә, курсны үгәртү дә, кискен борылыш та юк. Зур үзгәрешләр көтүчеләр, бәлки, нәүмиз дә калганнардыр. Иң мөһиме: конкрет саннары аталган социаль ярдәм чаралары тормышка ашырылачак. Үткән ел тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Ә инде Президент куйган башка максатларның тормышка ашуы-ашмавы бер аннан гына тормый. Кайвакыт хөкүмәт тиешенчә эшләп бетерә алмый, кайвакыт объектив шартлар аяк чала. Әйтик, 2007 елгы без искә алган Юлламада ул пенсия яшен күтәрергә сәбәп юк дип сөйләгән: «Ышанам: әгәр вакытында тиешле чаралар күрелсә, пенсия системасының бернинди кризислары да булмаячак», – дип әйткән булган. Тормыш шулай китереп терәде: 11 елдан соң халык алдына чыгып: «Аңлавыгызны сорыйм», – дип әйтергә туры килде. Абруйны төшерә торган андый сүз әйтергә дә зур кыюлык кирәк бит.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү