Риман Гыйлемханов: Тукайның Югары Масрада булганына ышанам мин

Тукайның туган көне якынлашканда шагыйрьгә кагылышлы хатирәләрнең тагын да яңарып китүе – табигый.

Арчада Тукай белән бәйле урыннарны санаганда, мин, гадәттә, Югары Масра авылын да кыстырып куям. Әмма сүзләремә артык игътибар итүче булмый. Тукайны өйрәнүчеләргә дә шагыйрьнең Югары Масрада булганлыгы турында сүз катканым бар. Алар, бу хакта бернинди дә язма истәлек юк, диләр. Мин үҗәтләнгән булам, Тукай үзе дә, аның тормыш юлын өйрәнүчеләр дә шагыйрьнең кайларда булуы турында көндәлек алып бармаганнар бит инде, дим.

Моннан шактый еллар элек, әни үтенече буенча, Югары Масрага барган идем. «Безнең нигез ни хәлдә икән, карап кайт әле, улым», – дигән иде ул. Әнинең әтисе Габдрахман мулла нигезе чылбыр белән әйләндереп алынып, уртада 1907 елда монда Тукайның килгәнлеге турында язылган таш тора иде. Әлеге факт турында беркайда да, бернинди дә рәсми мәгълүмат булмаган, бу язулы ташны кем куйдырган соң? Авыл кешеләре белән сөйләшеп тордым. Әйтүләренчә, Тукайның Югары Масрага, икетуганы – Габдрахман муллага килүе телдән-телгә сөйләнеп килгән икән. Кемгәдер әбисе, кемгәдер бабасы сөйләгән. Әле Тукайның бер өйгә кич утырырга барганы, шунда бер кызның киез катасы мичтә януы, шул уңайдан Тукайның «Киез ката кыйссасы» дигән шаян шигырь язуы турында бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләгәннәр иде миңа. Хәтта яшьләр кич утырган йортның нигезен дә күрсәттеләр. Инде исемен оныттым, бер әби киез ката турында шигырьне яттан сөйләп тә күрсәткән иде. Махсус ятлаган. «Чөнки безнең авылда язылган шигырь ул, аны миннән башка да күп кеше белә», – дигән иде ул.

Тукайның Югары Масрада булганына ышанам мин. 1907 елда Җаектан Казанга кайтканда ул, бөтен туганнарны күреп чыгачакмын, дип үз-үзенә сүз биргән. Бибифаизәнең әтисе белән бертуган Габдрахманны ничек күрмәсен ди инде ул. Әни сөйләвенчә, Тукай Габдрахманга: «Мулла булма син, дөньялар үзгәрәчәк», – дип тә әйткән. Моны әнигә әтисе үзе сөйләгән. Шунысы кызык: 21 яшьлек егет ун елдан инкыйлаб буласын, җәмгыятьнең, дингә мөнәсәбәтнең үзгәрәсен алдан белгән булып чыга. Мондый уйлар ничек башында туган? Мөгаен, Җаекта алдынгы карашлы, революцион рухлы яшьләр белән аралашу үзенекен иткәндер. Бит әле ул типографиядә эшләгәндә хезмәт хакыннан канәгать булмыйча, халыкны эш ташларга да котыртып йөргән.

Шул ук әнием сөйләгәнчә, революциядән соң, дингә каршы көрәш башлангач, Тукай сүзенә колак салмыйча мулла булган бабайны Арчага йөртә башлыйлар. Берәр атна тоталар да кире авылга кайтаралар икән. Әллә биш, әллә алты тапкыр алып киткәннәр инде. Әни: «Бабаңны авыл халкы алып калды. Ул, сәдака бирсәләр, аны авылның иң ярлы кешеләренә өләшә иде», – дип сөйли иде.

Габдрахман бабай Себер китмәгән, әмма аның йортын тартып алып, ясле иткәннәр, үзен сигез баласы белән өйнең ярымподвалына куып төшергәннәр. Тәлинкә-кашыкларга хәтле алып бетергәннәр.

Мин бабайны бераз гына хәтерлим. Әти җәй көне чабылган печән җәелгән арбага утыртып туры юлдан, ягъни басу-урман юлларыннан Масрага алып барган иде. Ни гаҗәп: печән исе әле бүген дә борында кебек. Ә бабай түбәтәй кигән ябык кына карт булып истә калган. Әти белән сөйләшкәндә бабайның: «Эче тулы шигырь иде», – дигәнрәк сүзләре истә калган. Бу сүзләрнең Тукай турында булганын үсә төшкәч кенә аңладым. Бабайга җил-яңгыр тимәвенең тагын бер сәбәбе бардыр. Масраның бөтен бала-чагасы Габдрахман бабайлары өенә әкият тыңларга йөргән. Кайчак әкиятләр кабатлана башласа, балалар: «Бабай, син монысын сөйләдең», – дип кычкыра торган булганнар. Һәм бабай әкиятләрне йә үзе уйлап чыгара торган булган, йә әкиятләргә яңа сюжетлар өстәп сөйләгән.

Болары – әни истәлекләре. Тукайның Югары Масрада булуы хакында кайбер язмаларымда бер-ике җөмлә кыстыргалый идем, инде менә хәзер тулырак язарга уйладым, язмача рәсми мәгълүмат булсын, дидем. Укучым ни әйтер тагын, мин үз сүземне әйттем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү