95 яшьлек сугыш ветераны: «Юл салганнарын көтәм әле мин»

Редакциягә Балтач районының Алан авылы халкы мөрәҗәгать итте. Авылга керә торган юллары бик начар хәлдә икән. Вазгыятьне үз күзебез белән күрү өчен, юлга кузгалдык. 

Үзәккә үткән проблема

Бөрбаш авылы чатыннан Аланга кадәр 11 чакрым ара узасы. Машиналар батып ята торган ук булмаса да, шактый таушалган, чокыр-чакырлы юл булып чыкты ул. Без килер алдыннан гына вак таш җәйгәннәр иде. Шунлыктан, акрын гына хәрәкәт иткәндә, һәм атлаган саен йомышың төшеп, күрше авылларга, район үзәгенә барып йөрмәгәндә, түзмәслек түгел анысы. Тик авыл халкы йөрми тормый һәм вак ташның машиналарга зыян салуы аларның тәмам җелегенә үткән.

– Сез бераз уңай вакытка туры килдегез әле, – дип каршы алды безне шушы авылда яшәүче Хәлим Кәримов. – Дүрт көн элек таш түшәп киттеләр. Иртә язда килгән булсагыз, күреп шаккатыр идегез. Бик начар юллар. Язын-көзен пычрак вакытта аеруча уңайсыз. Көн саен эшкә йөрүчегә дә, Балтачка йомышы төшеп, машинасы белән урап кайткан кешегә дә авыр. Бик акрын, сак кына йөрергә туры килә. Алай булганда да машиналар, тәгәрмәчләр чыдамый. Ташлар тишеп-тишеп керә.

Хәлим Кәримов әйтүенчә, өч ел элек юлның 5 чакрымга сузылган бер өлешен сүтеп, яңадан җыйганнар. Тик бу гына вазгыятьне әллә ни үзгәртмәгән. Ком-таш бүртеп, өскә чыгып, хәлне тагын катлауландырган. Кыскасы, ямау салу гына җитми, яхшы асфальт юл кирәк.

– Быелга өметләндергәннәр иде, тик тагын көтәргә туры килә ахры, – ди ул. – Җиде-сигез ел шулай азапланабыз инде. Әле җитмәсә, көн саен шушы юлдан ике автобус Бөрбаш авылы мәктәбенә балаларны йөртә.

Авылда кем белән генә аралашсак та, юлларның начар булуыннан зарланды.

– Юл – безнең үзәккә үткән проблема инде. Анда машинаның өзелеп торганы юк, гел хәрәкәттә. Хуҗалык саен икешәр-өчәр транспорт. Безнең ул юлдан көненә өчәр тапкыр узган чаклар була. Машиналарны туздырып бетерәбез. Тәгәрмәч тә җиткереп булмый. Бигрәк чокыр-чакырлы бит. Ел саен «менә була, менә була» дип көтү дә арытты, – диде Илһам Әхмәдиев.

Әнә авыл агрономы Нәсыйх Гыймадиевның машина тәгәрмәче берьюлы 17 җирдән тишелгән булган хәтта.

– Махсус рәвештә юлга кадаклы такта чыгарып ташлаганнармыни? Вак таш шулай тишкәли икән. Узган җәйдә тагын да начарланды. Асфальт булганда яхшырак та иде әле. Ком-таш җәеп, киресенчә, бозылды гына, – ди ул.

Авыл халкы сүзләре буенча, асфальт юл монда 1997 елларда салынган. Шуннан соң ком-таш кушылмалары түшәп, төзекләндереп торганнар.

Ветеран хаты Президент игътибарында

Алан – төзек, матур, мул тормышлы авыл. Биредә яшь гаиләләр дә күп. Җирлеккә Бөрбаш, Алан һәм Сәрдегән авыллары керә. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин әйтүенчә, биредә 1600 кеше яши. Шуның 546сы Алан авылында гомер итә.

– Башкалар белән чагыштырып караганда, Аланда бик тырыш халык яши. Алар бер елга 20 баш сыер гына арттырдылар. Бу, беренчедән, авылда хезмәткә яраклы яшьтәге кеше яши дигәнне аңлата. Икенчедән, узган ел 3 авылда 25 бала туды. Шуларның унбере – Аланда. Димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз. Өченчедән, анда үлем-китем азрак. Узган ел пандемия вакытында Аланда биш кеше үлде, – ди Равил Галимуллин.

Әлеге авылда сугыш ветераны, 95 яшьлек Габделгани Нәҗипов та яши. Ул да узган елның апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллар проблемасы буенча хат язган булган.

– Сугыштан да кайттым, эш тә эшләмичә тормадым. Колхоз төзегәнне дә, таратканнарын да күрдем. 107 хуҗалыктан 92гә калып, яңадан 150 булып оешкан авыл бу. Юлның кирәк булмаган чагы юк. Авылдашлар, балалар бик тилмерә инде. Үземә авырып китәргә язмасын. Балалар: «Син чыгып йөри торган юл юк анда», – гына диләр. Әле ярый килен барын да белә. Карап, тәрбияләп торалар, – ди ветеран.

Ни кызганыч, никадәрле генә көтсә дә, Габделгани бабай җавап хаты ала алмаган. Шуңа бигрәк тә хәтере калган.

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан язылган хатыма ни телдән, ни язмача җавап бирүче булмады. Менә шунысы бигрәк кызганыч. Шушы көнгә кадәр хат көтәм. Аллаһы Тәгалә гомерне биргәч, көтми хәл дә юк. Юлны да күреп китәргә язсын иде, дип телим. Быел сала башларлар, дип бик өметләнгән идем югыйсә, – ди Габделгани бабай.

«ВТ» хәбәрчесе бу хатның язмышын белеште. Тиешле урынга барып ирешкән ул. Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, сугыш ветеранының хатын Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе укыган. Һәм шуннан соң юлны ремонтлау проектын әзерләргә дип, күрсәтмә биргән.

– Әлегә төзекләндерү эшләре алып барылмый, тик киләчәктә булачак, дигән өмет бар. Габделгани Нәҗиповка җавап хаты язуга килгәндә, аны ветеранга Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җибәрергә тиеш булган. Тик ни сәбәпледер, хат язылмый калган. Әлеге юлны ясау шактый зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә, билгеле сәбәпләр аркасында, быелга зур проектлар чигерелә. Тик бу очракта район да җаваплылыкны үз өстеннән төшермәсен иде. Район башлыгы тагын да үҗәтрәк булган булса, эшне ахырга кадәр җиткерү мөмкинлеге табылыр иде. Рөстәм Миңнеханов ветеран хатларына аерым игътибар бирә. Җитмәсә, Габделгани Нәҗипов – сугышта зур батырлык кылган кеше дә ул. Авылның да киләчәге бар, – диделәр безгә.

Аның сүзләрен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та куәтләде.

– Габделгани абый Рөстәм Миңнехановка турыдан-туры мөрәҗәгать иткәннән соң, Президент кушуы буенча, проект эшләнде. 2021 елда булыр инде, дип өметләр баглап торган идек тә, насыйп булмады. Пандемия булу сәбәпле, керемнәр кимегәч, быел программага керми калды. Кертергә тырышып, җаваплы министрлыкларга да мөрәҗәгать итеп караган идек, ләкин бүлеп бирелгән акча, нигездә, узган ел башланган эшләргә һәм чокыр-чакырларны төзекләндерүгә каралды, диделәр, – дип аңлатты җитәкче.

Айдар Хәйретдинов әйтүенә, Бөрбаш – Алан юлы «Главтатдортранс» ГКУ балансында тора. Төзекләндерү эше дә – бу оешма җилкәсендә.

Мәктәп тә кирәк

Аланга баргач, авылга юл гына түгел, мәктәп һәм балалар бакчасы да кирәклеге билгеле булды. 11 еллык мәктәпне башта – тугызъеллыкка, аннары башлангычка калдырганнар. Әлеге вакытта балалар бакчасына 26 бала йөри, башлангыч сыйныфларда 18 укучы укый. Мәктәпкә дә кереп чыктык. Чыннан да, бина искергән. Агач идәннәр, тәрәзә рамнары да мактанырлык түгел. Бина эче, әллә төнлә җылылык бирүдән туктатылганга да, салкын иде.

Җирлек башлыгы Равил Галимуллин әйтүенчә, ике мәсьәлә буенча да эш алып барыла.

– Мин үзем эшләгән өч елда документлар белән бәйле эшләр башкарылды. Дөрес, мин быел юлны эшләп, халыкны сөендерербез, җыелышта горурланып хисап тотармын, дип өметләнгән идем. Юлы да, мәктәбе дә авылга бик кирәк. Алар булыр да, тик моның өчен вакыт кирәк, – ди авыл башлыгы.

Айдар Хәйретдинов та мәктәп бинасы буенча Президентка мөрәҗәгать булганлыгын раслады. Балалар бакчасы да, мәктәп тә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Алар икесе бер түбә астында булачак икән һәм бүген аның проекты эшләнә.

– Бөрбаш – уңышлы эшләп килүче хуҗалык.  Халык эш белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә Аланның киләчәге бар. Авыл эчендә үзара салым акчасына да күп эшләр эшләнде. Сүз дә юк, Гани абыйның хыялын тормышка ашырасыбыз килә. Тик вазгыять әлегә менә шулайрак, – дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе.

Равил Галимуллин да бары тик яхшыга гына өметләнә.

– Юл белән мәктәбе дә булса, яшәр, тормыш итәр өчен безнең җирлектә иң рәхәт авыл ул – Алан. Аның краннан аккан суы да чишмәнеке төсле тәмле. Бакчалар, ишегаллары иркен. Урманы да бар, – ди ул.

Димәк, авыл советы, район администрациясе тарафыннан тиешле эшләр эшләнгән. Юл һәм белем бирү учреждениеләре дә кирәк, дигән карар кабул ителгән. Бары тик казнадан акча бүлеп бирелгәнне генә көтәсе кала. Инде хәзер безнең дә, халыкның да иң зур теләге: ул көннәрне Габделгани бабайга да күрергә насыйп булса иде.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте:

– Балтач – Әтнә – Бөрбаш – Алан юлы – төбәк карамагында. Ул ике өлештән тора. Берсе – 4,345 чакрымлы Балтач – Әтнә – Бөрбаш – Алан юлы. Анда ком-таш кушылмасы түшәлгән. Юлның торышы канәгатьләнерлек. Икенчесе – Балтач – Әтнә – Бөрбаш юлының Алан авылы чатыннан Балтач – Шәмәрдән чатына кадәрге өлеше начар хәлдә. Монда шулай ук ком-таш кушылмасы түшәлгән. 2021 елда әлеге юл төзекләндерү программасына кертелмәгән.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү