Зилә Гыйльманова: “Сыйныфта шигырь яза белмәгән бала юк

Туган тел форумы кысасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында хезмәттәшебез Гөлгенә Гыйльманованың кызы Зилә дә бар. Без Зиләнең, бик матур итеп, баянда уйнаганын да беләбез.

– Башта бакчада рус төркеменә йөрдем. Татар телен начар белә идем. Әниемнең эшенә килгәч тә: “Син бит марҗа түгел, татарча сөйләш”, – дип әйтәләр иде. Өйдә татарча сөйләшсәк тә, бакчаның тәэсире зур булган, димәк. Аннан мине әнием татар теле түгәрәгенә бирде. Бүген мин 20 нче татар гимназиясенең 7 нче сыйныфында укыйм. Сыйныф җитәкчебез – милли җанлы.Төрле бәйгеләрдә катнаша башладык. Гөлшат Фәхретдинова һәр балага шигырь яздырта. Бездә шигырь язмаган укучы бөтенләй юк. Чәй эчеп утырганда илһам килә миңа. Тиз генә уйларымны кәгазьгә төшерәм. Укытучыбыз ел саен иң яхшы шигырьләрне “Илһам” бәйгесенә тәкъдим итә. 5–6 сыйныфта укыганда җиңсәм, быел лауреат булдым. Киләчәктә балаларны баянда уйнарга өйртәсем, күңелләренә татар моңнарын сеңдерәсем килә, – ди Зилә Гыйльманова.


Фикер өстәү