20дән артык бала бассейнда хлор белән агуланган, аларның икесе авыр хәлдә

Пенза өлкәсенең Түбән Ломов шәһәрендәге бассейнда 20дән артык бала бассейнда хлор белән агуланган. Аларның икесенең хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта җирле прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт мәктәбе бассейнында төркем белән дәресләр алып барган вакытта тренер хлор исе килгәнне сизеп ала һәм һәм ашыгыч рәвештә балаларны хастаханәгә илтергә карар кыла. Әлеге мәктәпнең директор урынбасары кулга алынган. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү