Эш бирүчеләр 10 көнлек май бәйрәмнәре турында фикерләрен белдерде

Эш бирүчеләрнең яртысыннан артыграгы (сораштыруда катнашучыларның 54 проценты) дүртесеннән җиденче майга кадәрге чорда эшкә чыгу яки ял итү мәсьәләсе буенча анык кына карарга килмәгән әле. Headhunter агентлыгының тикшеренү мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Тикшеренүдә катнашкан эш бирүчеләрнең 23 проценты компанияләренең эшлиячәге, тагын шуның ук кадәрлесе ял итәргә ниятләүләре турында белдергән. 23-25 апрельдә уздырылган тикшеренүдә Россия компанияләренең ике йөзгә якын вәкиле катнашкан, дип хәбәр итә РИА Новости.

Моңа кадәр Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәрен берләштерү турындагы тәкъдиме белән килеште. Шулай итеп, халык майның береннән унына кадәр ял итәчәк.


Фикер өстәү