26 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Нурланыш һәлакәтләрен һәм фаҗигаләрен юк итүчеләр һәм шушы һәлакәтләрдә һәм фаҗигаләрдә һәлак булган корбаннарны искә алу көне

Бу истәлекле дата 2012 елның 4 апрелендә Федераль закон  белән гамәлгә куела.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә XX гасырның иң зур техноген авариясе булды. Турбогенераторны сынаганда килеп чыккан шартлау нәтиҗәсендә реактор һәм 4нче энергоблокның бинасы тулысынча җимерелә. Атмосферага 190 тонна радиоактив матдә тарала. Европаның 17 иле нурланыш белән зарарлана. Аварияне юк итүдә 600 меңнән артык кеше катнаша. Россия регистрында бу авария нәтиҗәсендә 700 меңнән артык кеше нурланыш алган дип санала. Шуларның 200 меңе – фаҗигане юк итүчеләр, 340 меңнән артыгы Брянск, Калуга, Орел, Тула өлкәләрендә яшәүчеләр. \

Халыкара Чернобыль фаҗигасен искә алу көне

Бу көн 2016 елның 8 декабрендә БМО ның генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела.

Нотариат көне

2016 елның 26 апрелендә Россия Президенты указы белән гамәлгә куела. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1866 елның 26 апрелендә император АлександрII «Нотариаль өлеш турындагы нигезләмә»гә кул куя. Бу документ нигезендә  нотариатка  мөстәкыйль хокукый институты статусы бирелә.

Бөтендөнья иммунитетлаштыру атналыгы башлана

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 2012 елдан бирле үткәрелә. 2 майга кадәр дәвам итә. Мәгълүматларга караганда, иммунитетлаштыру нәтиҗәсендә 2 млн алып 3 млн га кадәр кешене үлемнән саклап калалар. Кызганыч,  бүген дөньяда вакцинаны бөтенләй яки җитәрлек ясатмаган 20 млн бала бар.

Аклану

30 ел элек (1991) РСФСР Югафы Советы «Репрессияләнгән халыкны аклау турында» закон кабул итте.  1920нче еллардан 1950нче елларга кадәр СССР да сәяси һәм дини инанулар өчен репрессияләнгән  халыкның саны – 4 млн нан артык, шуларның 800 меңнән артыгы атып үтерелгән.

1930 нчы елларда  СССР да  тулы бер халыкларны яшгән урыннарыннан күчерү башлана.  Казахстанга, Себергә 14 халык тулаем, 48е өлешчә күчерелә. Эксперт бәяләре буенча бу хәлгә 6 млн нан артык кеше дучар була.  Сәяси репрессия корбаннарын аклау 1956 елда башлана.

Мәскәү университеты

266 ел элек (1755) Мәскәү университетында  беренче дәресләр башлана.

  Спас манарасы

363 ел элек (1658) Мәскәү Кремлендәге Фролов манарасы Спас дип үзгәртелә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү