Россия курортларында ял итүчеләрнең чираттагы ялларын бер атнага озайту тәкъдиме белән чыкканнар

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хамзаев Премьер-министр Михаил Мишустинга Россия курортларында ял итәргә теләүчеләргә еллык чираттагы ялны 28 көннән 35 көнгә җиткерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Российская газета”  RT хәбәренә таянып яза.

Иҗтимагый палата әгъзасы үзенең мөрәҗәгатен Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасына таянып язган (анда ил эчендә ял итүчеләрнең чыгымнарының бер өлешенә компенсация түләү вакытын озайту тәкъдим ителде). Хамзаев фикеренчә, Россиядә ял итүчеләрнең чираттагы ялын озайту бу мәсьәләне хәл кылуга тагын бер этәргеч бирергә мөмкин. Аның Премьер-министрга хатында билгеләп үтелгәнчә, Россиядә яшәүче миллионнарча кеше һәр ел саен чит ил курортларына бара. Шул рәвешле алар чит дәүләтләрнең туристлык өлкәсенә дистәләрчә миллиард сум акча калдыра. Бу акчалар ил эчендә калган очракта, илебез курортлары бик зур үсеш кичерер иде.

“Моңа бәйле рәвештә Россия курортларының берсенә туристлык юлламасы сатып алган яки кунакханә өчен түләгән кешеләр өчен чираттагы ялны (түләнелүле) 28 көннән 35 көнгә җиткерү мөмкинлеген бәяләвегезне сорыйм”, – диелгән Хөкүмәт башлыгы исеменә юлланган хатта. Ялга китүчегә өстәмә ял көннәре өчен кемнең түләргә тиешлеге хатта күрсәтелмәгән.

 


Фикер өстәү