Владимир Путинның тәнкыйтеннән соң тарих дәреслекләрен тикшерәчәкләр

Бу хакта Россия мәгърифәт министры белдергән.

Россия Мәгърифәт министрлыгы Президент Владимир Путинның тәнкыйтенә бәйле рәвештә тарих буенча мәктәп дәреслекләрен тикшерәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез: Президент 21 апрель көнне Федераль Җыенга еллык Юлламасы барышында, мәктәп дәреслекләрен ачкач, аларда язылганнарга гаҗәпсенүен әйтте. Владимир Путин, аерым алганда, кайбер дәреслекләрдә Бөек Ватан сугышының иң төп вакыйгалары турында мәгълүматларның бөтенләй булмавын искәртте.

“Без барлык дәреслекләрне тулысынча анализлаячакбыз”, – дигән Кравцов “Россия 1” телеканалында “Москва. Кремль. Путин” программасы эфирында.


Фикер өстәү