Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көнендә шагыйрьнең Казандагы һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте. 

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар зыялылары һәм мәктәп укучылары да шагыйрьне искә алды.

«Бүген – Туган тел көне. Бу хакта сөйләгәндә без, беренче чиратта, Габдулла Тукайны искә алабыз. Әгәр яшьләрдә тел һәм мәдәнияткә карата мәхәббәт уятырга телибез икән, безгә шәхесләргә таянырга кирәк», — дип искәртте Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Аның әйтүенчә, Тукай танылган язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре арасында бердәнбер түгел, әмма ул татар халкы өчен һичшиксез беренче урында тора.

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән мәктәп укучылары да Габдулла Тукайның татар мәдәниятендәге төп фигураларның берсе булуын билгеләп үтте.

«Татар әдәбияты бездә һәрвакыт Габдулла Тукай белән күзаллана. Моннан тыш, бер генә шигырь бәйгесе дә аның әсәрләреннән башка узмый. Аның шигырьләрен бөтен кеше дә белә һәм укый», — диде чарага килгән яшьләрнең берсе.


Фикер өстәү