Татарстанда өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып үлгән

23 апрельдә Павлюхин урамындагы  бер йортта өч яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшкән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Баланың әти-әнисе эшкә киткәндә малайны әбисе белән калдырган булганнар.  Ә әби баланы 13 яшьлек улы белән калдырып,  туганына дару илтергә киткән булган. Яшүсмер малай  аш бүлмәсенә чыгып керергә уйлаган. Ә бала бу вакытта тәрәзә төбенә менгән һәм аны ачкан.  Сабый москит челтәренә таянган һәм  бишенче кат тәрәзәсеннән егылып, гомере өзелгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 


Фикер өстәү