Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: «Кайбычның Тукайның Тукай булуында үз өлеше бар»

Бу як имәннәре алдында чит ил кешеләре дә баш ия. Халкы – мактаулы, тарихы – данлы. Апушны бөек Тукай итүдә дә өлеше бар. Республиканың иң яшь районнарыннан саналган Кайбыч шушы көннәрдә 30 еллыгын билгеләп үтә. Район җитәкчесе Альберт РӘХМӘТУЛЛИН төбәкнең бүгенгесе, Кайбыч бренды, тау ягы халкы турында сөйләде.

– Альберт Илгизәрович, район өчен 30 ел – күп тә түгел кебек. Шулай да, бу дәвердә Кайбычның йөзе ни дәрәҗәдә үзгәрде?

– Район кайтты дип сөйләшәләр иде. Без инде: «Ничек кайткан? Нәрсә белән кайткан?» – диешә идек. Бу вакытта мин – 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 15 яшьлек егет. 1991 еллар белән чагыштырсак, Кайбыч бер беткән авыл кебек иде ул. Кеше сөйләүләре буенча да шулай, без дә ул чорны хәтерлибез әле. Исемдә: Кайбыч урамыннан резин итек кимичә генә үтеп булмый иде. Бүген инде район – матур бер төбәк. Район үзәге зур булмаса да, бөтен кирәкле инфраструктурабыз бар. 30 ел эчендә күп эшләр башкарылды. Район үзәгендә генә түгел, барлык авылларда да. Иң мөһиме: Апастан аерылып чыккан 57 авылның барысын да саклап кала алдык. Минемчә, монда халыкның хезмәт сөючән булуы да зур роль уйнагандыр. Халык беркая да китмәде. Төрле чорлар булды – күмәк хуҗалыклар, инвесторлар кергән вакытлар… Инвесторлар керсә дә, элеккегечә эшләү ысулларын калдырдык. 57 авылда да терлекчелек биналары сакланды. Аллаһка шөкер, бүгенгебез матур. Бөтен авылларда да диярлек юллар бар. 30 ел эчендә район хәзерге дәрәҗәгә җиткән икән – бу да уңыш. Зур рәхмәтебез – беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә. Район аның карары белән оешты бит. Күпләр күтәрелеп, аерылып чыгырга теләсә дә, аларга мондый мөмкинлек эләкмәде. Безнең халык гомере буе аңа рәхмәтле булып калачак. Хәзер дә хакимият безгә һәрдаим ярдәм итеп тора.

– Кукмараның – итеге, Арчаның – Тукае, Зәйнең – шикәре бар, дигәндәй. Ә Кайбычның үзенчәлеге – бренды нәрсә?

– Беләсезме, Арчаның Тукае бар, диләр дә… Тукайның остазы кем булган соң? Аның укытучысы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин – Кече Кайбычтан чыккан шәхес. «Тукай Тукай булмас иде, Мотыйгулла булмаса», диләр бездә. Димәк,р. Башка шәхесләребез дә күп. Бренд дигәндә, горурлыгыбыз, мактанырлык нәрсәбез – урманнарыбыз. Имән безнең гербта да сурәтләнгән. Петр I заманнарында бу имәннәр кораблар төзүдә дә кулланылган. Тарихы зур, данлы. Имән нык, көчле икәнлегебезне аңлата. 1200 гектарга якын имәнлек җирләребез бар. Ел саен Германиядән белгечләр килә безгә. Алар безнең имәннәр алдында тезләнеп: «Мондый имәннәр башка беркайда юк!» – дип соклана. Туфрагыбыз да имәннәр үсү өчен уңай икән. Анда имән үстерү өчен туры килгән матдәләр бар.

– Кайбыч кешесе нинди ул, Альберт Илгизәрович?

– Иң зур байлыгыбыз – халкыбыз. Кайбычта халык бик гади, үзара дус, хезмәт сөючән, берсен берсе хөрмәт итә, тыйнак, төрле милләтләр бергә яши. Әмма кирәк җирдә, кирәк вакытта үз сүзен әйтерлек кешеләр яши бездә. Безнең кебек халык тагын кайда бар икән ул?!

– Коронавируслы вазгыять нинди сабак бирде?

– Яшермим, башта бу авыруга мин дә ышанмадым һәм ни өчен икәнен әле дә аңлый алмыйм. Белемем буенча ветеринар табиб та югыйсә! Тик Аллаһы Тәгалә миңа шуның өчен сынау бирде – үзем дә чирләдем, хатыным, әнием дә авырды. Монда – Кайбычтагы коронавируслы госпитальдә дәваландык. Табибларыбыз алдында баш иям. Алар үз эшләрен намуслы башкара, бик әйбәт карыйлар бездә. Бу чор безне аралашырга да, аралашмаска да өйрәтте. Бер-беребезгә кирәк икәнебезне аңладык. Хәзер инде саклану өчен ни кушалар, шуны үтәргә кирәк. Элеккеге тормышка кайтасыбыз килсә, иң дөресе шул. Хәзер инде вакциналар да бар. Котылу юлы да шул гына.

– Узган ел зур яңалык та алып килде: М12 трассасының күп өлеше Кайбыч аша узачак. Бу проектка карата фикерегез нинди? Ул районга нәрсә бирәчәк?

– Иң башта ул проектны аңларга тырышмадык та кебек. Нәрсә була? Каян үтә? М12 трассасының төп өлеше безнең район аша узачак. Халык белән аңлаштык, күп кенә очрашулар үткәрдек. Иң мөһиме: юл авыллардагы бакчаларга, торак җирләргә, изге урыннарга кермәсен. Тәкъдимнәр белән үзгәрешләр керде. Район өчен нәрсәсе яхшы? Юл булгач, күп кенә инвесторлар килер, Кайбычның җәлеп итүчәнлеге артыр. Районның исемен дә ешрак ишетәчәкләр, күбрәк беләчәкләр, кызыксыначаклар. Без Мәскәүгә дә, Казанга да якынаябыз. Бу юл белән бәйле тагын хыялыбыз да бар: Кайбычта М12 трассасыннан чыгу һәм керү өчен урыны булсын иде.

ШӘХЕСЛӘР

Язучылар: Зариф Бәшири, Әбрар Сәгыйди, Әбрар Шамин

Шагыйрь: Шәүкәт Галиев

Җырчылар, композиторлар, артистлар: Камил Мотыйги, Галия Кайбицкая, Вәли Галкин, Михаил Спирин, Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина, Латыйф Хәмиди, Фоат Таһиров

Галимнәр: Федор Сундуров, Рәфыйк Гарәфетдинов, Абруй Хәмидуллина, Назыйм Ханзаффаров, бертуган Микусевлар, Мәхмүт Ганиев, Рәис Борһанов

Советлар Союзы геройлары: А.Кошкин, М.Кузьмин, И.Федоров

Дан ордены тулы кавалерлары: В.Платонов, Т.Нәҗметдинов, И.Субботин,

Социалистик хезмәт геройлары: Рифкать Кәлимулин, Барый Гарифуллин, Антонина Евдокимова, Мария Турунтаева, Аграфена Сергеева, Әбрар Борханов, Рәис Заһидуллин, Герман Ионов

Дин әһелләре: Мөхәммәтҗан Хөсәенов Әль-Борындыкый – Россия империясенең Әби патша указы белән куелган беренче мөфтие. Аның бабасы –  Мансур хәзрәт Бохарага барып чыккан беренче татар кешесе дип фаразлана. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин – дөньяның иң олы мәдрәсәсе Әль-Әзһәргә барып укыган беренче татар кешесе дип фаразлана. Габдулла Тукайның укытучысы да ул.

КАЙБЫЧ РАЙОНЫ – САННАРДА

Кайбыч муниципаль районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Кайбыч төбәге тарихта XII–XIII гасырлардан ук билгеле. 1991 елның 19 апреленнән 29 ел буена Апас составында булган Кайбыч яңадан мөстәкыйль район булып яши башлый.

Мәйданы – 995,4 кв. км. Районда барлыгы 13415 кеше яши.

Халыкның 68 процентын – татарлар, 26 процентын – урыслар, 6 процентын чуваш һәм бүтән милләт вәкилләре тәшкил итә.

Район территориясе 57 торак пунктны һәм 17 авыл җирлеген үз эченә ала. Урта белем бирүче – 6, төп гомуми белем бирүче 10 мәктәп эшли, аларда 1341 бала белем ала. 19 балалар бакчасы бар.

Бөек Ватан сугышына Кайбыч районыннан 10 меңнән артык кеше китә.

 

 

 

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 

 


Фикер өстәү