Бал кортлары белән дәвалый торган апийорт ясаган Искәндәр Насретдинов: «Анда 1 сәгать яту җитә, файдасы бик күп»   

Кошман авылы халкы умартачылык, бакчачылык, кирпеч сугу осталары белән данлыклы. Хәзер инде сөннәткә утыртучы, кирпеч ясаучы осталар булмаса да, умарта тоткан хуҗалыклар җитәрлек. Авылда 20 хуҗалыкта 440 оя тоталар.

Искәндәр Насретдинов умартачылык белән 15 еллап мавыга. Нәселдән килгән мавыгуы түгел икән, үзлегеннән кереп киткән. Әле менә бал кортларының безелдәвеннән дә шифа тапкан: берничә еллап апитерапия белән шөгыльләнә.

– Махсус йорт – апийорт ясадым. Шуның эчендә алты умарталык, эскәмия, шунда менеп ятасың да, бал корты безелдәп, вибрация бирүеннән тынычланып, ял итәсең. Организмга бик файдалы. Былтыр кешеләр күп килде. Сезонлы эш ул: якынча 1 майдан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә, – дип сөйләде ул. – Кызыксынып килүчеләр бар, гадәттә «сарафан радиосы» аша белеп киләләр. Бу йортта 1 сәгать яту җитә. Тәртип, чисталык булсын өчен, бераз бәясен дә куям. Әлеге дәвалау ысулы бик борынгыдан килә. Ул чит илдә популяр.

Апитерапиясе – бер хәл, дару-мазьларын да ясый әле Искәндәр Насретдинов. «Мазьны ясап карадым да, бушлай тараттым. Кемнең нәрсәсе сызлый бит: кулланып карагыз әле, дидем. Мин үземә сөртәм, минеке төзәлә. Авырган кешеләрне махсус эзләп йөреп, таратып та йөрдем», – ди ул. Мазьны Казанда да, район җирендә дә теләп алалар. Мазь составында – зәйтүн мае, прополис, балавыз. Хатын-кызлар маска, крем буларак та куллана икән. Кыскасы, әңгәмәдәшебез мазьны мең дә бер авырудан дәва дип ышандырды.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 


Фикер өстәү