124 штрафын түләмәгән ике  машиналы хатын өенә җәяү кайтып киткән

Чаллының суд приставлары  штрафларын түләмичә йөргән бер хатын-кызның эзләүдәге автомобилен табып, сак астына алган. 37 яшьлек бу хатынның 124 түләнмәгән штрафы булган. Суд приставлары хезмәткәрләре ачыклаганча, ул Renault Arkana һәм Toyota RAV4 кроссоверларына ия. Автоледи теркәлү урыны буенча яшәмәгән.

Суд приставлары автомобильләрне теркәүне һәм шулай ук Россиядән читкә чыгуны тыю турында карар чыгарган. Әмма шуннан соң да ханым элемтәгә чыкмаган, бурычын түләмәгән. Машиналарының кайда булуын яшерүе сәбәпле, приставлар аның күчемле мөлкәтенә эзләү игълан иткән.

Озакламый Toyota RAV4 табылган, әмма аның рулендә башка кеше – машинаны лизингка рәсмиләштергән кеше булып чыккан. Ул шундук автомобиль хуҗасы белән элемтәгә кергән. Бер сәгатьтән соң ханым Renault Arkana машинасына утырып, суд приставлары бүлегенә килеп җиткән. Шунда автолединың кроссоверы алынган һәм махсус стоянкага куелган.

Шуннан соң ул, машинасын югалтудан куркып, ике көн узуга ук бурычын тулысынча түләгән. Аның барлыгы 200 мең сум күләмендә штрафы җыелган булган.


Фикер өстәү