«Вузга керә алмаса, көллияткә кабул итмиләрме?»

Быел хезмәттәшемнең улы 11 сыйныфны тәмамлый. Укытучысы шалтыратып, күңелсез яңалык әйткән. Янәсе, БДИ тапшырып институтка укырга керә алмаган укучыларны көллияткә дә алмаячаклар. Чөнки быел икенче төрле аттестат бирелә икән. Бу яңалык дөресме?

А. Абдуллина, Түбән Кама районы.

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыраттык.

– 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатлар бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелми. Әгәр вузга керү өчен тиешле баллары җитмәсә, андыйлар көллиятләргә укырга керә ала. БДИны тапшыра алмаганнарны исә урта һөнәри уку йортларына 9 нчы сыйныф аттестаты белән кабул итәләр, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Сәрия Мифтахова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү