«Үзе өй салып керә алмас инде..»

Узган шимбәдә Апас районының Чирмешән авылында коточкыч янгын була. Илдар Афзаловның бөтен мал-мөлкәте янып бетә. Йорттан да, мунча, сарайлардан да көл генә кала.

— Илдар өйләнмәгән иде. Ялгызы гына яшәп, 65 яшенә җитте. Йорт-җире бик яхшы иде аның. Үзе дә бик тырыш, акыллы кеше. Элек тракторда эшләде. Әле дә җәйге чорда амбарга чыга иде. Эчеп йөргәне юк. Соңгы 4 айда тәмәкесен дә тартмый иде. Кызганыч, бернәрсәсез калды, – ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин. – Шунысы сөендерә – йорты иминиятләштерелгән булган. Үзе аннан бераз акча килер дип көтә. Авылдашлар ярдәм итә башлады. Илдар үзе өй салып керә алмас инде, берәр буш йорт сатып алырга дип уйлап тора. Әмма акчасы җитеп бетми. Авылдашыбызны авыр чагында ялгызын калдырасыбыз килми. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илдар Галимҗан улы Афзаловның Ак Барс банкы картасы номеры:

5209 3512 3017 7300

Бертуган апасы Миләүшә Галимҗан кызы Миңнуллинаның Саклык банкы картасы номеры:

5469 6200 2011 0373

Рамазан аенда ярдәм итүегез, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү