Владимир Алекно: «Җиңелергә өйрәнә алмадым»

«Зенит-Казан» клубы баш тренер Владимир Алекно белән саубуллашты. Татарстан башкаласында ул 13 сезон дәвамында эшләде, аның җитәкчелегендә команда 9 мәртәбә Россия чемпионатын отты, Россия Кубогына – 7, Суперкубокка 8 тапкыр ия булды. Чемпионнар Лигасында – 5, клублар арасында Дөнья чемпионатында 1 мәртәбә җиңү яулады.  Танылган остаз хәзер Иран җыелма командасын Олимпия Уеннарына әзерли, аннары тренерлык эшеннән китеп торачак. «Зенит-Казан» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Владимир Алекно Казандагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаган.

 

Казанга килүе турында

Пекин Олимпиадасына бер ел кала Илһам Рәхмәтуллин белән Әсгат Сәфәров миңа тәкъдим ясаган иде инде. Россия җыелма командасының баш тренеры булып эшләгәндә Казанга «Динамо-ТТГ» белән Мәскәү «Динамо»сы арасындагы очрашуны карарга килгән идем. Ул вакытта аларның тәкъдимен кабул итмәдем. Пекиндагы Олимпиададан соң мине вазыйфамнан алдылар һәм теге сөйләшүгә әйләнеп кайттык. Казанның нинди зур максатлар белән янып йөргәнен белгәнгә бик теләп ризалаштым. Ул вакытта мәсьәләнең матди ягы бөтенләй кызык түгел иде. Иң мөһиме спорт юнәлеше иде.

 

Китү сәбәбе турында

Миңа бәхет елмаядыр, күрәсең. Һәрвакыт зур бурычлары, теләге һәм мөмкинлеге булган командалар белән эшләдем. Әмма кайда гына эшләсәм дә, барысында да икенче урын зур фаҗига буларак кабул ителде. Мәскәүдә дә шулай булды, Казанда да, Россия җыелма командасында да. Үзебездә узган Европа чемпионатының финалында оттыру минем гомеремне 20 елга кыскарткандыр, мөгаен. Җыелма командадан Пекиндагы Олимпиадада өченче урында калу түгел, әнә шул финалда оттыру аркасында киткәнмендер дип уйлыйм. Җиңүләрем күп җыелды, әмма җиңелүләр дә аз булмады. Җиңелергә өйрәнә алмадым. Барысын дә үзем аша кичереп, бөтенләй янып беттем.

Исем өчен генә, акча булсынга гына эшләп йөрүче кеше түгел мин. Теләсәм, килешүне тагын ике елга озайта алыр идем. Тик ул вакытта үзем дә, янымдагы кешеләр дә җәфаланыр иде. Волейболдан туймадым. Барысына да спортның әнә шул төре, янәшәмдәге кешеләр ярдәмендә ирештем. Әмма юлда йөрү, кунакханәдә яшәү ардырды. Барысының да ресторанга барасы килә, ә мин өйдә утырырга телим. Бер елдан ни буласын әйтә алмыйм. Тормыш алып бару өчен эшләргә дә кирәк булачак. Кайда һәм ничек булыр – әлегә әйтә алмыйм. Әмма мич өстендә ятмаячакмын. Казанга исә җиңүләр яулар өчен яңа юлбашчы кирәк.

 

Казан турында

Ничектер  уйлап утырдым: вафат булгач, кайда җирләрләр мине? Белоруссиядә әнием белән абыем гына калды. Башка бер якын кешем дә юк. Мәскәүдә яшәп алдым, анда дусларым да күп, тик ул миңа барыбер чит шәһәр. Ә менә Казан туган калама әверелде, монда тамыр җибәрдем. Бу шәһәрне яратам: сулый, үсә, киңәя ул. Мин монда яшәячәкмендер, мөгаен, соңгы көннәрем дә биредә узар. Биредә дусларым бик күп. Бу – минем шәһәр.

 

Илнар Хөснуллин
Фото: https://zenit-kazan.com


Фикер өстәү