«Балаларны саклыйм дип үзе һәлак булды»

Түбән Новгород-Мәскәү юлында автобус белән йөк машинасы бәрелешә. Автобуста карате ярышыннан кайтып килүче балалар белән аларның тренеры, берничә әти-әни була. Автобус йөртүче урында ук һәлак булган. Ул ярышка барган бер баланың әтисе дә була әле.

Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды. Ике баланың хәле аеруча авыр. Аларга катлаулы операция ясалган. Калган алты кешене табиблар тикшергәннән соң, өйләренә кайтарып җибәргән. Юл фаҗигасендә һәлак булган йөртүченең гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыялар.

Без балаларның тренеры Ринат Кутуев белән элемтәгә кердек.
– Әлеге фаҗига вакытында мин дә анда идем. Машина өстебезгә килә башлагач, йөртүчебез безне саклап калырга тырышты. Бәрелү аның ягында иде. Фәрвәз урында ук вафат булды. Ике малай хастаханәдә. 10 яшьлек Әмирнең хәле авыр. Башына зыян килгән. Хәзер без, Фәрвәзнең гаиләсенә һәм балларны тернәкләндерү өчен акча җыя башладык. Ярдәм итсәгез иде, – ди ул.

Булышырга теләүчеләр өчен Ринат Кутуевның карта номерлары 8 915 448 75 95 телефон номерына беркетелгән.


Фикер өстәү