Җиңүче кыз: “100 меңне тотмыйм”

Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Аминә Җәләлова “Милли мультfest” кинофестивалендә катнашып 100 мең сум акча алган!

– Фестивальнең нигезләмәсе ноябрь аенда ук килде. Нигезләмә белән танышкач, гимназиядә туган телне, компьютер графикасын камил белгән укучылар белән сөйләшү булды. 9 нчы сыйныф укучысы Әминә Җәләлова әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде, – ди гимназия укытучысы Мәсгүдә Юнысова. – Әминә “Сак-Сок бәете”нә нигезләнеп, мультфильм ясарга уйлавын әйтте. “Биби һәм Сак-Сок бәете” дип исем кушып, эшкә кереште.

Кызның эшен югары бәялиләр. “Татарча анимацион фильмнар” дигән номинациядә җиңүче дип табыла һәм 100 мең күләмендә акча бирәләр.
– Акчамны тотмыйм. Гимназияне тәмамлагач, югары белем аласым килә. Бу акча шул вакытта кирәк булыр дип уйлыйм, – ди Әминә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү