Иртәгә Гагарин Кубогының быелгы җиңүчесе ачыкланырга мөмкин. Финалның биш матчыннан соң 3:2 исәбе белән «Авангард» алда бара. Алтынчы очрашу Балашихада уза. Әлегә кадәр «Авангард»ның Гагарин Кубогын отканы булмады. Моннан ике ел элек бу команда финалда ЦСКАга 0:4 исәбе белән оттырды. Шуңа күрә теләк тә зуррак.
Быелгы финал сериясенең дүртенче һәм бишенче очрашулары «Авангард» файдасына тәмамланды һәм бу уеннарның икесендә дә сакчы Дамир Шәрипҗанов алка кертте. Түбән Кама егете ул. «Нефтехимик» белән килешүе узган җәйдә тәмамланды. 24 яшьлек егетне зур клублар үзләренә алырга теләде. Татар хоккейчысын чакыручылар арасында «Ак барс» та бар иде. Әйтүләренә караганда, Дамирны алу өчен «Нефтехимик»ка 70 миллион сум акча түләргә кирәк булган. Бу шартка «Авангард» ризалашты. Шулай итеп, быелгы плэй-оффта Шәрипҗанов Омск-Балашиха командасының төп сакчыларыннан берсенә әверелде. Бозда иң күп вакыт уздыручы хоккейчы да ул.
Көнчыгыш конференциясе финалында «Авангард»ка оттырып, ярыштан төшеп калган «Ак барс» исә яңа сезонга әзерлекне башлады. Хоккейчылар әлегә ялда, клуб җитәкчеләре яңа уенчылар эзләү белән мәшгуль. Дөрес, урын бушату өчен башта кемнедер җибәрергә кирәк. Аңлашылганча, ишекнең кай якта икәнен иң элек чит ил уенчыларына әйтәчәкләр. Һөҗүмдә төп өмет булган легионерлар Найджел Доус белән Стефан да Коста ышанычны акламады. Китү ихтималы зур булган уенчылар арасында һөҗүмче Харри Песонен, сакчылар Тревор Мерфи, Микаэль Викстрандны телгә алалар. Россия хоккейчыларына килгәндә, Виктор Тихонов Уфага китәргә мөмкин. Кызганыч, Станислав Галиевнең Мәскәү «Динамо»сына күчү мәсьәләсе инде хәл ителгән дип әйтәләр. Сакчы Андрей Педан белән һөҗүмчеләр Михаил Фисенко һәм Александр Бурмистров турында да хәбәрләр ишетелә. Дөрес, хоккейчыларның килешүләре рәсми рәвештә 30 апрельдә тәмамлана. Бу вакытка кадәр бернәрсәне дә кистереп әйтеп булмый. Хәзергә исә сөйләшүләр бара, хоккейчыларның агентлары исә үзләренә игътибар җәлеп итү өчен имеш-мимешне махсус таратырга да мөмкин.
Ай ахырында килешүе тәмамланачак уенчылар исемлегендә «Ак барс» капитаны Данис Зарипов та бар. Аңлашыла инде, Даниска – аерым мөнәсәбәт. Татарстанда ул хоккейчы гына түгел, соңгы вакытта җәмәгать эшлеклесенә дә әверелеп бара. Дөрес, узган сезонда бозда үзен күрсәтә алмады. Әмма лидер буларак команда эчендәге урыны бәхәс уятмый. Алга таба ни эшлисен ул үзе хәл итәчәк. Шулай буласын фаразлаган идек, Казан клубының генераль менеджеры Рәфыйк Якубов та бу фикерне раслады. Баш тренер Дмитрий Квартальнов әйтүенчә, аңа уенчының тулысынча сау-сәламәт булуы мөһим.
Данис үзе исә алга таба да уйнарга җыена. «Карьерамны туктатырга җыенмыйм. Тагын бер сезон уйнар өчен дәрт тә, дәрман да җитәрлек. Гагарин Кубогын тагын бер мәртәбә отасым килә. Командага файда китерә алырмын дип уйлыйм», – дигән ул «Спорт-Экспресс» басмасы хәбәрчесенә. Казан клубы җитәкчелеге бу сүзләрне ишетми калмагандыр, әлбәттә. «Ул имгәнгән иде. Шуңа күрә теләгән кадәр уйный алмады. Ул бозда да ярдәм итә. Уйнамаган вакытта да киңәшләрен бирә. Һәркемдә андый кеше булсын иде әле ул! Киләсе елда да бергә уйный алырбыз дип өметләнәм. Сихәтләнеп беткәч, ул соңгы 2–3 елдагыдан яхшырак уйный алачак», – ди һөҗүмче Кирилл Петров.
Зарипов димәктән, сезон нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында капкачы Эмиль Гариповны да искә алдылар. Узган сезонда «Авангард»та, аннары «Динамо»да уйнаган Казан егете, дөрес булса, яңасын «Трактор»да башлаячак. «Аның үзе белән дә, агенты белән дә сөйләшү булды. Әмма алар башка команданы сайлады», – диде Рәфыйк Якубов. «Кайтарасылары килсә, тәкъдим ясарлар иде. Ул вакытта башкалар белән килешү төземәс идем. «Ак барс»ны яратам. Бу шәһәрдә тудым, үстем, гаиләм дә шунда яши. Миңа беркем дә тәкъдим ясамады. Хәлләремне белештеләр дә шуның белән шул», – дип җавап бирде Эмиль Гарипов.
Казанга киләчәк уенчылар турында хәбәрләр күп. Әмма килешү төзү ихтималы зур булган хоккейчылар арасында әлегә сакчы Крис Уайдманны гына телгә алалар. НХЛда 180 очрашуда чыгыш ясарга өлгергән хоккейчы узган сезонда «Торпедо»да уйнады. Даими чемпионат барышында 41 (9+32) очко туплап, КХЛның иң нәтиҗәле сакчысы булып танылды.
Илнар ХӨСНУЛЛИН
фото: ak-bars.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat